VIII Бөтенросия авыл Сабан туеның программасы мәгълүм булды

10-4022 июль көнне Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылы Бөтенроссия авыл Сабан туен бәйрәм итәчәк. Авыл җирлеге башлыгы Рушан Гурдин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә билгеләп үткәнчә, милли бәйрәмне уздыру өчен, барысы да әзер, диярлек. Биредә Сабан туена 15 гектарлы территорияне җиһазлаганнар.

“Кунакларның күпме киләчәген төгәл генә әйтү кыен. Миңа калса, 25 меңнән башлап булачак. Аларны без үзебезнең Пензада яшәүче татарлар «Ишегалды» белән таныштырырга ниятлибез. Бу эштә өлкәнең 12 районы катнаша. Купшылык белән хәзер берәүне дә шаккаттырып булмый, шуңа да без борынгы йолаларга, предметларга басым ясарга булдык”, — ди Рушан Гурдин.

Сабан туеның тагын бер үзенчәлеге — Пенза татарларының никах туе йоласы. Бәйрәмгә килүчеләр бу якларда ни рәвешле туй итүләре белән таныша алачак.

“Берара бездә кәләшне урлау модада иде. Хәзер исә андый гадәтләр бетте”, — дип аңлатма бирде җирле үзидарә башлыгы.

Аның сүзләренчә, ел саен авылда 147-182 бала дөньяга килә. Бу яңа барлыкка килгән гаиләләр саны да күп, дигән сүз.

Милли бәйрәмнең рәсми сайтында күрсәтелгәнчә, чарада Татарстан һәм Пенза өлкәсе йорт ишегалларын иртәнге сәгать 10 нан кичке 5 кә кадәр карарга мөмкин булачак. Шулай ук Балалар Сабан туе өчен аерым мәйданчык эшләячәк. Көн дәвамында күргәзмәләрне карарга, кул эшләнмәләрен сатып алырга мөмкин.

11.00  сәгатькә Сабан туеның рәсми ачылышы  билгеләнгән. Ул бер сәгать дәвам итәчәк.

12 сәгатьтә көрәш, ат чабышы, гер күтәрү, армспорт буенча ярышлар башланачак.

12.00 сәгатьтән башлап бәйрәм тәмамланганчыга кадәр Сабан туй кунакларының күңелен Татарстан һәм Пенза артистлары күрәчәк.

12.00  сәгатьтә шулай ук капчык киеп йөгерү, капчык белән сугышу, чүлмәк вату, көянтә-чиләк белән йөгерү башланачак.

13.00 сәгатьтә - колгага менү.

13.40 сәгатьтә йомырка белән йөгерү, катыктан акча эзләү, аркан тарту кебек уеннарда катнашырга теләүчеләр мәйдан тирәсенә җыела ала.

16.40 сәгатьтә Бөтенроссия авыл Сабан туе символын бәйрәмне 2018 елда үткәрүчегә тапшырачаклар.

17.00 сәгатьтә көрәш батырлары бүләкләнәчәк.

“Татар-информ”.

Просмотров: 762

Комментирование запрещено