Мәчәләйнең Сабантуе гөрләп узды (ФОТОСУРӘТЛӘР) / Җырлап-биеп хезмәт кешесен зурлыйбыз

image415 июльдә Мәчәләй авылының олысы-кечесе, кайткан кунаклар Сабантуй мәйданына ашыкты. Ел саен гадәт буенча үткәрелүче бәйрәм быел да авылның күрке булды, биредә чыннан да тырыш, булдыклы, уңган кешеләр яшәвен тагын бер кат күрсәттте.

Сабантуй мәйданы гөрләп торды. Бер урында капчык киеп йөгерү булса, икенчесендә кул көрәше барды. Кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату, катыктан акча эзләү, чиләкләр белән су ташу, капчык сугышы кебек уеннарда һәрберсе катнашырга тырышты. Бәйрәм кысаларында хәтта балалар арасында Коръән уку буенча бәйге дә үтте. Сәхнә түрендә биюне җырлар алыштырды.

Сабан туе — хезмәт кешесен зурлау бәйрәме бит ул. Чараның оештыручылары, мөхтәрәм кунаклары һәм юмарт иганәчеләре Мәчәләй алдынгыларының фидакарь хезмәтен зурладылар, үзләрен бүләкләделәр.

Батырларның кечесеннән алып олысына кадәр бил алышты. Һәркем үз көрәшчесе өчен җан атты, кул чабып, дәртләндереп торды. Приз фонды да яхшы: һәр авырлык категориясендә беренче урынны яулаучыларга  — җидешәр мең сум, икенче урындагыларга — бишәр мең, өченче призерларга өчәр мең сум бирелде. Көрәш буенча генераль иганәче —  Ринат Ис­кән­дәров җитәкчелегендә «Вос­ток» күмәк хуҗалыгы.

Сабан туеның йөзек кашы булган татар көрәшендә беренче батыр исемен Камышлы районыннан килгән Илдус Нурутдинов яулады, икенче, өченче урыннарга Камышлыдан Руслан Латыпов  һәм мәчәләйле Радик Субеев чыктылар. Тәкәне үзенең авырлык категориясендә җиңү яулаган Мәчәләй авылы егете Радикка бирергә булдылар.

Ат чабышларының приз фонды 50 мең иде, аның иганәче - Самара өлкәсе “Дуслык” татар иҗади иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, “Алия” аптекалар челтәре хуҗасы Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев. Ярышларда юртаклар  һәм җирле токым чабышкылары өчен ике заезд оештырылган иде. Юртаклар арасындагы ярышта искеярмәкле Фәрит Гайфуллин Рекорд исемле айгырында беренче килде. Җирле токым чабышкылары арасында Ришат Бадамшинның Орлигы иң җитезе булып чыкты.

Сабан туенда ат чабышларыннан тыш, велосипедларда да ярыштылар. Гадәти булмаган бу бәйге балалар арасында 4 заездда узды. Ярышның иганәчесе — Турал Шәхретдин улы Үмәров.

Шулай ук бәйрәмнең иганәчеләре арасында авылның барлык мәхәлләләре, Газизов Рәфыйк Исхак улы, Рәхмәтуллин Рөстәм Сафиулла улы, Имангулов Фәрит Гайфетдин улы, «Элкон», «Юлдаш» кибетләре  һәм башкалар да бар.

image40image35 image36 image37 image38 image39 image34 image29 image30 image31 image32 image33 image28 image23 image24 image25 image26 image27 image22 image18 image19 image20 image20-1 image21 image17 image13 image13-1 image14 image15 image16 image12 image7 image8 image9 image10 image11 image image2 image3 image4 image5 image6Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

Автор фотосурәтләре.

Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.

samtatnews.ru

* * *

Халыкта: “Ат чабышыннан башка узган Сабан туе — гармунсыз туй кебек”, — дигән әйтем бар. Бу дөрестән дә шулай. Халыкның дәррәү килеп чабышкы атларын каршылавы, беренче килгәненең муенына сөлге бәйләп мәйдан әйләнүе искиткеч матур күренеш. Пох­вистнево районының Мә­чәләй авылы Сабан туйлары һәрвакыт шушы күркәм йолабыз — ат чабышлары белән башланып китә.

Быел да халык юртаклар ярышын дулкынланып күзәтте, финишка беренче килүче атларны алкышлап каршы алды. Беренче заездда җиңүне ярымтокымлы Рекорд кушаматлы айгырында искеярмәкле Фәрит Гайфуллин яулады. Җирле токым чабышкылары арасында Ришат Бадамшинның Орлигы иң җитезе булып чыкты. Аларны соңрак, бәйрәмнең төп өлешендә бүләкләделәр. Тумышы белән шушы авылдан булган милләтпәрвәр Самара өлкәсе “Дуслык” татар иҗади-иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, “Алия” аптекалар челтәре хуҗасы Фәхретдин Канюкаев ат чабышында катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү өчен 50 мең сум акча бүлеп биргән иде.

Ат чабышларыннан соң балалар үзләренең “тимер ат”­ларында — велосипедларда ярыштылар. Катнашырга те­ләүчеләр шул кадәр күп иде ки, аларны хәттә дүрт заездга бүләргә туры килде. Кызу һәм кызыклы үткән бәйгедән балалар да, өлкәннәр дә чын ләззәт алдылар. Ә җиңүчеләргә Турал абыйлары Үмәров әзерләгән бүләкләр тапшырылды.

Ул арада Сабан туен алып баручылар бәйрәмнең төп өлеше башлануын белдереп, халыкны мәйданга чакырдылар. Авылдашларны, кайткан кунакларны бәйрәм белән котлаганнан соң сүз Таһир хәзрәт Булатовка бирелде. Ул, догалар укып, изге теләкләр теләде һәм Сабан туен башларга хәер-фатихасын бирде.

Мәчәләй авылының жирлек башлыгы Фәрит Уразмәтов та кунакларны милли бәйрәм белән тәбрикләде. Аның котлау сүзләре, матур теләкләре Россия гимнына күмелде. Бу вакытта мәйданга бәйрәмчә киенгән кызлар чыгып, күккә һава шарла­ры очырды, ә Фәрит Равил улы бәйрәмне ачык дип белдерде.

Менә сәхнәгә кыр батырлары, авыл хуҗалыгы алдынгылары күтәрелә. Чараны оештыручылар, мөхтәрәм кунаклар һәм юмарт иганәчеләр аларга фидакәрь хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, бүләкләр тапшырдылар.

Сабан туе мәйданы көнозын гөрләп торды. Бер урында капчык киеп йөгерәләр, икенче мәйданчыкта кул кө­рәштерәләр… Кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату, катыктан акча эзләү, көянтә-чиләк белән су ташу, капчык сугышу кебек уеннарда һәркем катнашырга теләде. Хәтта балалар арасында Коръән уку буенча бәйге дә үткәрелде.

Көрәш мәйданында башта балалар, аннары батырлар бил алышты. Һәркем үз көрәшчесе өчен җан атты, кул чабып, дәртләндереп торды. Сабан туеның абсолют батыры исеменә Камышлы районы Иске Усман пәһлеваны Илдус Нуретдинов ия булды. Икенче урынга да Камышлы егете Руслан Латыпов чыкты. Ә мәчәләйле Радик Субеевка өченче урын белән килешергә туры килде. Бераз киңәшкәннән соң, хөкемдарлар Сабан туе батырына тиешле төп бүләкне – сарык тәкәсен Радикка бирергә булдылар. Егетнең үз авырлыгында җиңү яулаганын истә тотып, аларның карары белән халык та килеште.

Көрәш буенча генераль иганәче булган Ринат Ис­кәндәров җитәкчелегендәге “Восток” күмәк хуҗалыгы егет­ләргә акчалата бүләкләр дә әзерләгән иде. Һәр авырлыктагы җиңүчеләргә — җидешәр мең, икенче урынны алучыларга — бишәр мең, өченче урындагыларга өчәр мең сум акча бирелде.

Бәйрәм уен-көлке, Мәчәләй авылы һәм Подбельск шәһәре үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт программасы белән үрелеп барды.

Бу Сабан туен үткәрүгә өлеш керткән иганәчеләргә – “Восток” күмәк хуҗалыгы җитәкчелегенә, Фәхретдин Канюкаевка, Рәфыйк Газизовка, Рөстәм Рәхмәтуллинга, Фәрит Имангуловка, авылның барлык мәхәлләләренә, “Элкон”, “Юлдаш” кибетләре хуҗаларына халыктан рәхмәт сүзләре яңгырады.

 

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1580

2 комментариев

  1. На 29 июля планируется Праздник лета в с.Первомайске. Но как всегда, не достает финансирования. Всех, кто закончил школу в Первомайске, приглашаю присоединиться и спонсировать праздник на «Малой родине». Если соберем по 500-1000 руб, праздник будет! Звонить или прислать смс можно главе поселения Уразметову Равилю (8 9376484715) или мне (8 9991725093), пришлем номер карты. Пусть праздник состоится! Он — для нас. Встретимся на празднике!

  2. 3 урын булса да — сарык мэчэлэйнекегэ, дэрес, авыл кэрэшчелэрен поддержать итэргэ кирэк!