Дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре Валиулла хәзрәт Якуповны искә алачак / На Мусульманском кладбище почтут память Валиуллы хазрата Якупова

1500358995_1500358605_isx19 июльдә танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу була. Күренекле дин әһеленең каберен зиарат итүдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары, нәзарәт бүлекләре җитәкчеләре, шулай ук Казан Башкарма комитетының Телләр үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара эшләү бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров, галимнәр, рәсми затлар һәм Валиулла хәзрәтнең укучылары, дуслары катнашачак. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараны ТР Мөселманнары Диния нәзарәте һәм Апанай мәчете оештыра. Искә алу чарасы Татарста мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиның сүзләре белән башланып китәчәк. Килүчеләр Валиулла хәзрәтнең дин үсешенә һәм милли-дини мирасны өйрәнүгә керткән өлешенә бәйле фикерләре белән, истәлекләре белән бүлешәчәк.

Чыгышлардан соң Коръән аятьләре укылып, дога кылыначак.

Мәгълүм булганча, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов 2012 елның 19 июль көнне фаҗигале төстә вафат булды. Һәр елны бу көнне Вәлиулла хәзрәтнең чордашлары, укучылары, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашында аны искә алу чаралары уздырыла, догалар укыла.

«Татар-информ».

* * *

19 июля на Мусульманском кладбище состоится день памяти религиозного и общественного деятеля Валиуллы хазрата Якупова. Воздать дань памяти виднейшему мусульманскому богослову придет муфтий Республики Татарстан Камиль хазрат Самигуллин, а также его заместители, руководители отделов ДУМ РТ, начальник отдела по развитию языков и взаимодействию с общественными организациями исполкома мэрии Казани Ильнур Шакиров, ученые, официальные лица, соратники, друзья богослова, сообщает пресс-служба ДУМ РТ.

Организатором дня памяти выступает Духовное управление мусульман Республики Татарстан и Апанаевская мечеть.

Начнется акция памяти со вступительных слов муфтия РТ Камиля хазрата Самигуллина о вкладе видного богослова в развитие, как в республике, так и за ее пределами традиционных религиозных ценностей. Также выступят и другие религиозные деятели, соратники Валиуллы хазрата поделятся воспоминаниями об ученом и его наследии. Завершится день памяти прочтением Корана и коллективной молитвой за умершего.

Напомним, Валиулла хазрат Якупов в последнее время работал в ДУМ РТ, занимая различные должности, а непосредственно перед смертью работал начальником учебного отдела ДУМ РТ, а также имам-хатыбом Апанаевской мечети. Он трагически погиб 19 июля 2012 года. Вот уже пять лет религиозные деятели, ученики Валиуллы Якупова собираются у его могилы.

«Татар-информ».

Просмотров: 971

Комментирование запрещено