Коммунизм махмыры

658812a2790ab1b4ed21d049292acfd8_500_0_0Быел Россияне, хәтта дөньяны да үзгәрткән, яңа тип империя яралуга китергән вакыйга — Октябрь революциясенең 100 еллыгы. Шушы уңайдан 2015 елда әдәбият буенча Нобель премиясе алган Светлана Алексиевичның сүзләре хәтердән җуелмый. “Кызыл империя үлде, тик “кызыл кеше” исән әле”.

Кем соң ул “кызыл кеше”? Андый “кызыллык”ның начарлыгы нидә? Инкыйлабтан соң үткән бер гасыр вакыт безне нәрсәгә булса да өйрәттеме, нинди нәтиҗәләр ясадык? Әллә бу очракта да тарихның төп сабагы – аннан бер сабак та алынмый, диясеме?

“Левада-үзәк” яңарак кына үткәргән сораштыруларга ышанганда, сабак турында зурдан кубып чыннан да сөйләшерлек түгел. “Барлык дәверләр һәм халыкларның иң затлы кеше-ләре” дип кемнәрне атар идегез, дигәнгә, россияле кавем, 37 процент тавыш белән, янә Сталинны беренче урынга чыгарган. Инде нәрсә әйтәсе, миллионнарның башын ашаган залимнең барлык мәшһүрләрне дә узып, беренче урынга чыгуы, гавамның олы өлеше өчен “иң нәтиҗәле менеджер”га әйләнүе, барыбызга булмаса да, хәтсезебезгә диагноз. Бу, берь-яктан, русларның үзләрендә булган “Чем жестче наказание – тем милей господа” дигән әйтемнең реаль үтәлеше, бер мазохизм булса, икенчедән, тираннарга сусап яшәгән халык-ның киләчәге үткәненнән яхшы була алмый, дигән аяныч һәм кызганыч бәяләмә дә.

Шулай булса да халыкның “бозык башлылыгын” аңларга тырышып карыйк әле. Сораш-тырудан яралган процентларга ниндидер генетик миңгерәүлек сәбәпче түгел. Процентлар — сәбәп булудан бигрәк нәтиҗә. Бүгенге гаҗизлек нәтиҗәсе. Әлеге хәл россиялеләрне күпмедер аклый да кебек. Мәгълүмат чаралары, телевизор, зиһенне йоклатып, албастылар тудыручылар (“Сон разума рождает чудовищ”) турында язып тормыйм. Сәбәп бүгенге җәмгыяте-бездәге катлы-катлы гаделсезлекләрдә, тормышның камиллектән ерак булуында. 90 еллар “контрреволюция”сеннән соң бер процент байлар ил мөлкәтенең 70 процентына хуҗа булып алмасалар, бүгенге власть мондый хәлгә тулысынча риза-бәхил булмаса, аны “тозламаса”, купшы мыеклы, френчлы агай искә төшәр идеме? Балаң югары уку йортында бер ел гыйлем эстәгән өчен 120-150 мең сумны чыгарып салганда, 10 процент үтә байлар 10 процент ярлылардан 30-35 тапкыр яхшырак яшәгәндә “үлгән сыерны сөтле” булмыйча кала аламы? Юк шул менә. Хәтер дә бар бит әле. Ул, ягъни хәтер, “яшник” аша, бездәге наданлык аша гарипләндерелгән булса да.

Шушы рубрикада коммунистик чорның атасы-анасын искә алгалаган бу юлларның авторы үзе дә “кызыллыктан” бөтенләй азат түгел. Әмма ләкин ул кызыллык башка. Бүген дә Сталин күнитеген үбәргә әзерләр, ягъни “җете кызыллык” белән чагыштырганда аны-сын “җиңелчә кызыллык” дип атау дөресрәк. Әгәр дә ки сораштыру нәтиҗәләре буенча, кызыл лидерларның икенче берсе, мәсәлән Брежнев, аннан алдагы “хуҗа” – Хрущев “призлы” урыннарны алса, пьедесталга якынайса, мин андый хәлне аңлар, уңай кабул иткән булыр идем. Тамакны тук, өсне бөтен итүдән дә бигрәк, бушка алынган сыйфатлы белем, гарантияләнгән эш, “күктән төшкән” фатирлар, ягъни Брежнев “торгынлыгы” шул исәптән безнең чорга да туры килде, безнең бәхеткә дә булды. Күпмедер кызылланмый кая барасың. Ике сум егерме тиенлек, ашарлык чын колбаса да искә төшсә… Тик “безнең” Брежнев, ни хикмәт, 8 процент тавыш белән, рейтингта 15 урында. Канлы тиранның явызлыкларын фаш иткән, халыкны коммуналкалардан коткарган, өлкән буынга тәүге тапкыр пенсия биргән Хрущев исә исемлектә бөтенләй юк. Ул чорда яшәгән кешеләрнең олы өлеше бүген дә исән-сау булып та. Чын мәгънәсендә “Ит яхшылык – көт начарлык”.

“Россия – полярлашкан аңлылар иле”, дип язды рус философлары. Безне бизәми торган янә бер аклану. Бер чиктән икенчесенә ташлануда бу илгә тиңнәр, ихтимал, юктыр да. Акыллылар алтын урталыкта кала белгәндә, без йә бөтен кешене дә тигезлибез, йә үзебез дә сизмәстән, череп баеганнар белән хәерчелек чигендәгеләр җәмгыяте ясап куябыз. Нәкъ шул чагында таганны янәдән капма-каршы якка чайкалдыручылар ярала. Без янәдән кеше-ләрне көчләп, асып-кисеп, репрессияләп тигезләүләрен телибез, ул эшне башкаручыны көтәбез. Алай эшләүнең коточкыч гаделсезлек һәм ирексезлек икәнен аңларга башыбыз җитми. Чөнки “кызыл” мантыйк безгә ялкау да, уңган-булган да тигез яшәсен дип тора.

Рус революциясен бөек французларның берсе “интеллектуаллар өчен әфьюн” дип атаган булса, “халыклар атасы” инкыйлабны да, коммунизм идеясын дә ушкитмәле дәрәҗәдә түбән төшергәннән соң, зыялылар, Ходайга шөкер, инде аның белән саташмый. Тик гади халык өчен коммунизм махмыры, “кызыллык”, күрәбез, шактый дәвамлы.

“Ватаным Татарстан” (№ 102, 15.07.2017).

Просмотров: 706

Комментирование запрещено