Мескен милләт туган телен саклый алмый!

Валиев

Римзил ВӘЛИЕВ.

Апрель ахырында, май башларында милләт, туган тел турында шаулап алу гадәте бар. Тукай туган көндә, 26 апрельдә, туган тел бәйрәме үтә, 9 нчы сыйныфта укучы мәктәп балалары татар теле буенча имтиханнар бирде, театр-концерт тамашаларында мили моңнар, тел-әдәбиятны искә алу, киләчәккә күз салу горефе күзәтелә.


Низводя свой статус до несчастной нации, мы никогда не сохраним язык!

Сохранение и будущее татарского языка. Выживание татарского языка в условиях царского самодержавия, столыпинской реакции, смены алфавитов, уничтожения национальной элиты в годы репрессий. Разрушительная «оптимизация» и централизация школ, введение фильтра ЕГЭ. Запрет перехода на латиницу, разлагающее влияние телевидения, интернета, пропаганда красивой, комфортной жизни как идеала способно расшатать цивилизационные устои с многовековой историей. Автор делится своими наблюдениями и подсказывает пути превращения языка в действительно государственный в Татарстане, поднимает вопрос о возможностях преподавания в вузах на татарском языке на примере строительно-архитектурного университета. Сохранение языка как основа сохранения нации и государственности.
Римзиль Валеев (1949), Казань
Публицист, заместитель председателя Исполкома Всемирного конгресса татар, член Консультативного совета по делам национально-культурных автономий при Правительстве РФ.


 The Miserable Nation Cannot Exist Without Saving Native Language!

Preservation and future of Tatar language. Survival of Tatar language in conditions of tsarist autocracy, Stolypin reaction, change of writing systems and destruction of the national elite in the years of repression. Destructive «optimization» and centralization of schools, introduction of the Unified State Exam filter. Ban on the transition to the Latin alphabet. Corrupting influence of TV and Internet, propaganda of a beautiful and comfortable life as a factor which can damage civilizational foundations based on centuries of history. The author shares his observations and suggests ways to transform the language into a truly state language in Tatarstan. Highlighting Kazan State University of Architecture and Engineering as an example he raises the question of the possibilities of Tatar language teaching in universities. Preservation of language as the basis for preserving the nation and statehood.
Rimzil Valiyev (1949), Kazan
Publicist, Deputy Chairman of the Executive Committee of the World Congress of Tatars, Member of the Advisory Council for National Cultural Autonomy under the Government of the Russian Federation.


Шәхсән үзем быелгы Туган тел бәйрәмен башкачарак итеп, читтән күрергә теләгән идем. Мөдәррис Әгъләмов әйткәнчә, «еракка китеп карау» өчен Казаннан 30 чакрымдагы урманнан шәһәр үзәгендәге хәлләрне бәяләү кызыграк, дип чамаладым.

Ел саен Муса Җәлил исемендәге театр янында үткән шигъри митингта үземнең чордашлар белән буталу, аннан Бауман урамындагы яшьләр (алар, гадәттә, шигырь бәйрәменә барып маташмый) арасында «альтернатив музыка» гөрелдәвен тыңлау безнең ишене шактый йончыта.

Ә быел исә, читтән торып, барысын да җентекләбрәк карадым һәм күбрәк күрдем. Бакчада бер кишәрлек җир казып кергәч тә, Тукай һәйкәленә чәчәк салу ритуалын интернет аша күзәттем. Зур җитәкчеләрнең халыкны Туган тел бәйрәме белән котлавы күзгә чалынды.

Сәгать 12 тулгач, «Яңа гасыр» каналы аша Язучылар берлегенең яңа рәисе Данис Салихов һәм атаклы теледиктор Флюра Абдуллина үзләрен профессиональ ораторларны уздырырлык «тамада» итеп күрсәттеләр. Шагыйрьләр быел бер-берсеннән уздырып, дәртләнеп чыгыш ясадылар. Туры эфирда кыю, хафалы, чәнечкеле фикерләр яңгыраганда игътибарны читкә юнәлтүне дә экраннан тамаша кылырга насыйп булды.

Казан буйлап йөргәндә күрмәгәнне экраннарда рәхәтләнеп карадым. Җәлил театры тыкрыгыннан туры трансляция тәмамлангач та, шул ук көнне иртәнге 9 сәгать 30 минутта Җәлил театры бинасында башланган концерт язмасын – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның яңа лауреатларга Тукай бүләген тапшыруын, сәхнәдә күрсәтелгән бәйрәм тамашасын карадым. Интернет челтәрендә телләр вазгыяте белән кызыксындым. Кайда ике тел кулланыла, кайда берәү генә икәнлеге бу көнне ешрак искә алынды.

Ә кичке сәгать дүрттә компьютерда һәм кесә телефонында Бауман урамындагы Туган тел бәйрәме tatar-inform.tatar интернет порталы аша күрсәтелә башлады. 3 – 4 сәгать дәвамында вакыт-вакыт андагы хәлләрне карап-тыңлап, дус-ишләр белән телефон-ватсап аша хәбәр алмашып торгач, бу көн, чынлап та, бәйрәмчә үтте дияргә була.

Туган телнең елга бер тапкыр булса да көн үзәгендә торганын күрү безнең ишеләрне шаккатырмый. Нинди генә компания-тамашаларны күргән булмады! Шулай да туган телне яклап, гаммәви-дәүләти һәм дә иҗтимагый күтәрелү күз алдында димме икән? Мәсьәлә туган телне яклау, саклау дулкынының һәр урамга, һәр шәһәр-авылга барып җитүе форсаты булуда. Мондый күтәрелешнең 26 апрельдән гайре тагы 364 көн дәвамында да тукталмавы четреклерәк булса да…

Сызлану-зарлану каян килә?

Мине шаккатырган һәм пошаманга салган нәрсә шул: зур эшләр башкарылган, югары мөнбәрдән мөһим сүзләр яңгыраган бу мәлдә милләтнең хәле, татар теле язмышы мәсьәләсендә депрессив (төшенке) кәефнең кимемәве, кайчак хәтта көчәюе.

Моның объектив сәбәпләре бихисап: XVI гасырда дәүләтчелекне югалту, патша самодержавиесе чорында чукындырылу, кысылу, Столыпин реформалары шаукымы тәэсирендә Себергә, Ерак Шәрыкка озатылу, 1910 елда махсус киңәшмәләр оештырып, татар телен чикләү чараларын күрү, аннары большевиклар чорында милли үзенчәлекнең дә коммунизм төзү коралына әйләнүе, ике тапкыр әлифба алыштыру, талантлы кыю милли әдипләрнең репрессия балтасына, сугыш утына салынуы, Икенче дөнья сугышы кызган 1944 елның августында, Берлинда 11 каһарман татарның башын фашист гильотинасында кисәргә 2 атна калган көннәрдә Мәскәүдә партиянең Үзәк Комитеты татар тарихын өйрәнеп (бигрәк тә ТАССРда), ханнар чоры белән мавыкмаска кушып, махсус карар чыгаруы.

Инде яңа заман башлангач, милли матбугатның һәм мәгълүмат системасының икътисади «цензура» тәэсирендә аудиториясен югалта башлавы, мәктәпләрнең «оптимальләштерелүе», бердәм дәүләт имтиханы дигән фильтрның мили телләрне сөзеп, читкә төкерүе, латиницага кайтуның тыелуы, идарәгә һәм байлык тирәсенә манкортларның кыюрак үтеп керүе, компьютер, интернет уеннары, кесә телефоны диктатурасы, телевизорның күңел ачу һәм мәгънәсезлек кәнфитенә әверелүе, гомумән, җәмгыятьтә комфорт эзләү, уңайлыклар куллану, ашау-эчү, кәеф-сафа идеаллары, глобализация тегермәненең мили телне генә түгел, гомумән, тирән тарихлы цивилизацияләрне ярмага әйләндерүе – боларның барысы да күз алдында тора.

Ләкин бит шул ук патша заманында, дәүләттән ярдәм алмыйча, жандармнарның күзәтүе алдында милли матбугат, мәгариф системасын, милли театрны булдырганбыз. Татарлар башка төрки милләтләргә үрнәк күрсәткән.

Садри Максудилар, Йосыф Акчуралар Петербургны, Парижны, Лондонны, Истамбул-Анкараны акыл белән яулаганнар, зур мөнбәрләргә, парламентларга күтәрелгәннәр. Совет чорында кызылга буялган булса да, милли мәгариф, матбугат, мәдәният бөтен татар гавәмен яңа баскычка күтәргән! Бәс, шулай булгач, ни өчен без бүген бирешергә, чигенергә, зарланырга тиеш соң?

Туган тел бәйрәме көнендә Татарстан илбашы һәм беренче Президентыбыз, парламент рәисе, депутатлар, иртүк торып, Тукай бүләген тапшыру тантанасына килгәннәр икән, димәк, безнең милли яшәешебез шик астына куелмый. Тагын ни кирәк соң безгә?

Татар теле буенча халыкара олимпиадада төрле милләт вәкилләре, хәтта катнаш гаиләләрдә үскән балалар да катнаша һәм алга чыга икән, 3 мең укучы бала «Баскет-холл» трибуналарында «Туган тел» шигырен күмәкләп укып күрсәтә икән, димәк, безнең 1990 нчы елларда милли җыеннарда күтәргән проблемаларыбыз чишелә, хыялларыбыз тормышка аша дигән сүз түгелмени?

Митингларда, ачлык демонстрацияләрендә шул хакта һава тетрәттек ич! Ә бүген дистәләгән, йөзләгән басмалар, мәгълүмат чаралары милләтне яклый, хәтта иярченле телевидениебез дә бар. Бер Татарстанның гына да мәгариф системасында 5100 татар теле укытучысы эшли, фәнни үзәкләр милли тарихны, телне, әдәбиятны өйрәнә.

Республикадагы 742 татар мәктәбендә (шуның 206 сы филиал статусында) 60 мең татар баласы укый.

51 башлангыч мәктәп, 274 урта мәктәп, 42 татар гимназиясе, шуларның 19ы Казанда ачылган.

Рус мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытыла торган 806 сыйныф оештырылган.

Әлбәттә, миңа бу мәгълүматларны биргән Татарстанның фән һәм мәгариф министрлыгын тәнкыйтьләргә, методиканы, дәреслекләрне, кайбер укытучыларны, тузган биналы милли мәктәпләрне искә алырга була.

Дәүләткә һәрвакыт рәнҗү дөресме икән, файдалымы соң? Кайвакыт күз буяу, имитация, формализм галәмәтләре дә очрарга мөмкин. Ләкин кайда, кайсы илдә һәм кайсы заманда андый кимчелекләр булмаган? Һәм милли мәгарифтә ничек барысы да ал да гөл булсын инде!

Татарстанда, башка милли республикалардан аермалы буларак (Башкортостаннан гайре), тел һәм әдәбиятны, тарихны укыта торган мәгариф системасын, шул исәптән югары мәктәпләргә бюджеттан чыккан миллиардларны, телләрне саклау өчен өстәмә чыгымнар һәм чаралар салынган дәүләт программаларын күрми, танымый мөмкин түгел.

Моны аңламаган кардәшләр булса, ни әйтергә белмим. Каушап калам. Пожалысты, аңлатыгыз инде андыйларга. Форсатлар юк түгел, дип әйтегез…

Милли тормыш йокы бүлмәсендә башлана

Тел төбемдәге фикер кая таба юнәлгәнен сизәсездер. Тагын халыкны гаепли бу, дияр кайберәүләр. Телне кухняга ябуда гаепләрсез. Чыннан да, мин кухняга кермәгән тел ерак китә алмый, дип саныйм. Тел империясе кухнядан бигрәк, тагын да интимрак мохиттән башлана. Йокы бүлмәсеннән! Нәкъ анда татарча назлы сүзләр, матур җырларның аерым юллары пышылдап булса да әйтелсә, бу гаиләдә милләт яшәячәк. Ә монысы булмаса, эшләр начар якка тәгәри башлый. Шулай түгелме?

Үземнең дә кайчак милли телнең «гаиләгә ябылуын» тәнкыйтьләгәнем бар. Янәсе, акчаларга да татарча язылсын, халыкара конгрессларда телебез яңгырасын. Яңгырамаса, күңел боек, ятимлек хисе өскә чыга.

Алай җайлы бит ул. Иван Грозный, Сталин гаепле, дәүләтчелек югалткан бабайлар да булдыксыз. Ә дәүләт булмагач, нишлисең, ак кәфенгә төренеп, зиратка йөгерергә генә кала. Һәрхәлдә нидер эшләп, борчылып, кешеләр белән тарткалашып йөрисе юк. Өйдә кыстыбый ашап, чәй эчеп утырырга да була. Чөнки дәүләтчелек юк, дәүләттән гомуми фәрман төшмәгән.

Әмма башка караш та бар. Шәхсән мин үзем Татарстанны (РФ төбәкләрендәге 4 – 5 миллион россияле татарларга таяныч булган Республиканы) үзебезнең дәүләт, дип саныйм. Дүрт ярым гасыр дәвамында сакланганбыз икән, димәк, без җиңелмәгәнбез, «Алтын Урда» империясе варисы булган хәзерге федерациядә яшәү ысулын тапканбыз.

Безнең үзенчәлек РФ, Татарстан кануннары, шартнамәләр белән ныгытылган. Аларның үтәлешен бер Аллаһы контролендә генә калдыру дөрес булмас иде. Дәүләт теле буларак кабул ителгән татар теленең чикле даирәдә яшәве үзебездән, үзебез үстергән, сайлап куйган түрәләрдән тора, дип саныйм. Чөнки рәсми рәвештә телне тыю юк, ә рөхсәт һәм ярдәм бар. Тагын нәрсә кирәк соң?

Дәүләт программалары, кануннар һәр кеше күңелен яулап ала алмыйлар. Алар рәсми даирәләр өчен языла. Шул кәгазьләрне аңлаган затлар өчен. Ана теле, чыннан да, гаиләдә яши башлый, аннан урамга чыга.

Чит илләрдә урамда, мәдәният мохитендә татар теле булмаса да, милли үзаңы булган милләттәшләр татарча яши һәм балаларын да шуңа өйрәтә. Ә Казанда һәм кайбер башка татар шәһәрләрендә бу барып чыкмый. Татар театрына елга бер тапкыр да кермәүче, туган телдә сөйләүче телевизор-радио тапшыруларны кабызмаучы, татарча газета-журналларны алдырмаучы, китапка кагылмаучы гаиләдә бала нинди телдә сөйләшсен? Бигрәк тә әтисе белән әнисе ата-баба телен кулланмаса?

Шул мескен укытучының кагыйдә ятлатуы аяныч һәм көлке тамашага әйләнә. Өйрәнү, татар телендә уку кыен булгач, бала мили телгә чирканып карый башлый. Иң тырышлар да ничек тә билге алырга да, аннан соң татарча гыйлемне онытырга ярый, дип саный. «Тем более» ул татар теленең беркайда кирәк булмаячагын каяндыр ишетеп алса. Һәм ул моңа ышана да. Чөнки аңа шулай җайлырак. Татарлыкның, телнең киләчәгенә ышанмагач, белергә теләмәгәч, әйләнә-тирәңдә тел мохите гөрләп тормагач, ничек өйрәнсен ул бала-чага әбисенең телен? Бигрәк тә дәү әни үзе, телен ватып-җимереп, русча сукаласа?

 Мөмкин булмаган эшне башкаручылар

Мине каһәрләүчеләр булса, алар хозурына берничә мисал китерәм. Алар алдынгы, мактаулы урыннардан түгел. Сүз Казан шәһәренең 2 нче гимназиясе, сәләтле балалар өчен лицей-интернат, Актаныштагы талантлар гимназиясе кебек уку йортлары, мактаулы шәхесләр турында гына бармый. Мине бигрәк тә «планга кермәгән» җиңүләр, өмет уятучы табигый күренешләр ныграк шатландыра.

Туган тел бәйрәме алдыннан, 18 нче апрельдә, төзелеш-архитектура университетында татар телендә югары техник белем бирү турында ХАЛЫКАРА конференция булды. Сер түгел, югары белем бер телдә генә бирелә торган илдә яшибез. Әмма Вагыйз Фәтхуллин, Рәшит Шакирҗанов, Наил Туктамышев, Садрислам Миңнуллин, Альберт Нарбеков һәм башка бик күпләр техник югары белемне татарча бирүне башлап җибәрделәр. Менә 25 ел инде булачак инженерларны төзүчелек факультетында 3 нче курска кадәр татарча укыталар. 45 имтиханның 21е татарча бирелә. Соңгы курслардагы махсус белгечлекләрне русча өйрәнәләр.

Нәтиҗәләр яхшы. Монда эшләүче галимнәр йөзләгән дәреслек чыгарганнар, югары математиканы, сызма геометрияне, геодезияне һәм тагын дистәләгән фәнне татарча өйрәтә торган китаплар язганнар. Аларга кушучы да булмаган, алтын таулар, грантлар да вәгъдә ителмәгән.

Татар бүлегендә 400 инженер тәрбияләү белән горурланалар монда. Хәзерге ректор Р. Низамов конференцияне үзе татарча алып барды! Хөкүмәт, Дәүләт Советы вәкилләре бу «канунсыз» тәҗрибә белән соклануларын белдерделәр. Ярдәм дә вәгъдә иттеләр әле!

Шыгрым тулы актлар залында үткән фәнни-практик конференция ахырында доцентлар, профессорлар «Туган тел» җырын күмәкләп башкардылар. Араларында татар мөгаллимнәре генә түгел иде аларның…

Мондый казанышлар каян килеп чыга, ни сәбәптән? Җавап шул: кешеләр үзләре теләгәнгә. Бу очракта төзелеш университетындагы милләттәшләребезгә милләт кирәк. Аларның рухи халәтләре шундый. Дәүләт программаларында акча бүлгәндә алар катнашмаса, читтә калса да, юлларыннан тайпылмыйлар. Ничек тә яшәү, эшләү әмәлен табалар.

Икенче мисал. Туган тел көне алдыннан Казан шәһәренең 96 нчы гимназиясенә бардым. Рус гимназиясе бу, монда телләр өйрәнү белән мавыкмыйлар, татар теле хакимиятлек итми. Шулай да беренче сыйныфтагы татар төркеменең «Әлифба» бәйрәме, балаларның шундый матур, төгәл итеп шигырь укулары, хәтта әлифба турында тамаша уйнаулары шаккатырды. Шул ук хәл монда да күзәтелә: бу укытучыларга, балаларга, аларның әти-әниләренә ике теллелек кирәк, туган тел газиз. Татар телен куллану мохите биредә көчле булмаса да, бу гимназиядәге хәлләр шуны дәлилли: теләгәннәр булдыра. Күңеле ятканнар татарча рәхәтләнеп укый, сөйли, чыгыш ясый.

Рус мәктәбендә укучы 22 баланың татар телен яратып, тырышып өйрәнүләре гаҗәеп көчле тәэсир итә. Әти-әниләренең телгә мөнәсәбәтен сиземләгәндер алар! Театр, телевизор, радио, аудио-видеоязмалар да ярдәм иткәндер. Атаклы җырчы Шамил Әхмәтҗановны 96 нчы гимназиядә укучы оныклары янына килеп, «Әлифба» бәйрәмендә балалар белән бергә «Туган тел»не башкаруы миңа катарсис тәэсире ясады, валлаһи! Үзем дә, сәхнәдәге балалар да, залдагылары да, укытучылар да, ата-аналар да, шаккатып, Тукай шигыренең соңгы «Ярлыкагол» сүзенә кадәр иреннәрдән чыгуын карап тордык.

Бу балалар телгә ышаналар, аны өйрәнергә телиләр, әти-әниләреннән дә телне, милләтне хуплау сүзләрен ишетәләр. Әгәр дә «Мин татарча сөйләшмим»дигән яшерен хәрәкәт булса, бу балалар андый зәхмәттән ерак тора, дигән фикер килде.

Моннан кызыграк, өметлерәк мисаллар бар татар мохитендә. Равил Фәйзуллин әйтмешли, Казан гына «туган телне оныту башкаласы» булып китмәсен иде.

Әйе, үзебезнең арада да туган телдә сөйләшмәүне максат итеп яшәүчеләр дә бар шул. Ләкин әлеге рус мәктәбендәге «Әлифба» бәйрәмендә катнашкан балалар һәм аларның укытучылары көчлерәк, минемчә…

 Моңаймагыз, зарланмагыз, булса да сәбәпләре!

 «Калеб» клубының туган телгә җиназа укучыларны фаш итүче «Сәрләүхәсез» документаль спектаклен tatar-inform.tatar порталыннан карасагыз, бу язманы яхшырак аңларсыз.

Туган тел язмышына багышланган бу куркыныч эксперименталь тамашада яңгыраган өметсез, аяныч моңлы-зарлануларга җавабым шул: хилафлыклар үзләре дә безнең өчен уникаль шанс бит! Аларны төзәтәсең дә, вазгыять яхшыга үзгәрә дип ышанып яшәүче беркатлы адәмнәрне яратам. Үзем дә шулар токымыннан булгангадыр, бәлки.

Әле без татар телен белүнең, икетеллелекнең ни өчен кирәклеген, аның никадәр уңайлылыгын, канат бирүен яшьләргә дә, картларга да яхшылап аңлата алмадык.

Кызганыч. Чөнки замана кешесе 2 – 3 тел белмәсә, аның зиһененең тө-гәллегенә, белеменең камиллегенә шик туа. Татарча да, русча да камил белү, уку-язу никадәр горурлык, сыйфат ягыннан кешенең өстенлеге ләбаса! Ватып-җимереп, урысча сукалаган, чит телне дә, ата-баба яки җирле халыкның телен аңламаган адәми зат бүген профессионал буламыни? Туган теленнән читләшкән манкортларның дуамал комплекслары үзләренә дә яман чир кебек тоела, һәм бу башкаларның да җанына тия.

Бер карасаң, зур проблема да түгел. Телне белер өчен аны ишетеп, берничә дистә җөмлә, берничә йөз сүзне өйрәнсәң, сөйләм теленең аһәңен ишетсәң, шул җитә. Һәм бу әллә ни авыр гамәл түгел. Күпләребез үзләре дә моны аңламый бугай. Татар телен 6 – 7 ел мәктәптә өйрәнеп тә, юньләп белмәүче, 2 – 3 җөмлә кора алмаган балалар бар. Мәктәпләрдә татар сыйныфын булдыруга каршы булган татар ата-аналар бихисап. Янәсе, татар телен укысалар, бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыра торган башка фәннәргә зыян килә, балалар арый, дип санала.

Ә урыс телле якташлар татарларның үзара аралашуында кулланылмаган телне нишләп өйрәнсе ди, башларына ат типкәнмени аларның? Өйрәнгән хәлдә, аларны кем бәяли дә, кайда куллансын татарчаны су кебек эчкән рус яшьләре? Татарча камил белүче филологлар, рус кызлары Елена Анисимованың, Екатерина Панованың хөкүмәт, мэрия идарәсендә дәрәҗәле түрә яки телевидение тапшыруларын татарча алып баручы булып эшләгәннәрен көтәм.

Һәр министрлыкта, муниципаль хакимият командасында мондый сыйфаттагы кадрлар алтын фонд булмас идемени? Андыйлар карьера ясаганда, эшкә урнашканда абруйлы зат, хәтта йолдыз булып саналырга тиеш. Юк шул, мәртәбәле урыннарга ешрак бер теллеләр сайлана, кайчак фамилияләре татарча булса да.

Ә бит, гадәттә, җаваплы урыннарга кадрларны конкурс буенча сайлыйлар. Телләр белүе, эрудициясе яхшы бәяләнсә, идарәдә компетентлы шәхесләр артыр иде. Дәүләт программаларына кергән чаралар ел саен яңадан карала. Кирәкле, файдалы гамәлләрне аңа кертергә комачау юк. Теоретик яктан бу шулай. Мондый җитешсезлекләр безнең өчен менә дигән резерв, таяну ноктасы була ала.

Дәүләт Советы депутатлары шактый кыю, саллы белдерүләр ясап, телне корытуның сәбәпләрен ачып салалар. Татар конгрессы корылтаена да тел буенча тәкъдимнәр әзерләнә, диләр. Татар теле дәүләт теле буларак игълан ителеп, 25 ел үткәч, аны гамәлгә куяр өчен норматив актларның җитмәве ачыкланган. Хәзер аларны әзерләү, кабул итү, таныту заманы якынлаша. Йә, Аллаһ, шул көннәрне күрергә насыйп булырмы икән?!

Көннәрдән бер көнне, Аллаһы теләсә, норматив актлар, инструкцияләр дә булыр. Шул заманга кадәр туган тел дип уфтанучылар, татарча сөйләшә белүчеләр якты дөньядан китеп кенә бетмәсеннәр иде. Алардан башка, безнең үзебездән башка, идеаль кануннар да, суперидарәчеләр дә берни майтара алмаячак.

Милләттәшләребезнең өчтән бере, яшьләрнең һәм шәһәр тормышының күпчелек өлеше телсез калу теләсә нинди «вербатим»га (документаль тамашага) караганда куркынычрак. Ләкин милли үзаңлы, телен, мәдәниятен белүчеләр унга, йөзгә бер генә очраса да, без надан түгел, мескен түгел.

Дәүләт кануннарын, программаларын нәтиҗәле итеп эшләтә алмаучылар, күз буяучылар кемнәр алар? Үзебез куйган һәм үзебез мактап ялагайланган эреле-ваклы түрәләр. Димәк, хәлне яхшы якка үзгәртү дә кулыбыздан килә. Моңа ышануым көчле минем. Чөнки без татар теле дәүләт теле булган Алтын Урданың хәзерге варисы – Рәсәй илендә яшибез.

Империя тоткан, 800 еллык язма әдәбияты, сәнгате, дәүләт корылышы булган халык мескен була алмый. Хәтта татарлардан сан һәм социаль-икътисади яктан калышучы халыклар, илләр БМО мөнбәренә күтәрелеп, үз илләрен, телләрен яклыйлар. Галимнәребез, эшкуарларыбыз, сәнгатькәрләребез, дәүләт эшлеклеләребез Татарстанда да, федераль дәрәҗәдә дә югары рейтинглы ич! Ничек шул милләт мескен булсын да, аның теле 3 нче сортка калсын? Бөтен халыкны сискәндерү, милли үзаңны уяту өчен безгә үзара туган телебездә сөйләшә башларга кирәк. Мескен милләт туган телен саклый алмый!

Бу хакта Казан федераль университетында оештырылган «түгәрәк өстәл»дә чыгыш ясап, флешмоб башлап җибәрергә өндәгән идем. Бер татар икенчесен очратса, ул аңа бары тик туган телендә эндәшсә, лингвистик проблемалар хәл ителәчәк. Кушыласызмы?

Римзил ВӘЛИЕВ, публицист, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе урынбасары, Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы милли-мәдәни мохтариятләр эше буенча Консультация Советы әгъзасы.

Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена багышланган «Самар татарлары» журналының «Инкыйраз яки яңарыш» дип аталган махсус чыгарылышы.

Просмотров: 1198

Комментирование запрещено