Бөтендөнья татар яшьләре форумы экскурсиягә чакыра

0bbb1f58ade723cf0316f412c01ac3d7_L(1)100 ел элек, 1917 елның 22 июлендә, Казанда беренче татар автономия (Эчке Россия һәм Себер төрки-татарларының милли-мәдәни автономиясе) игълан ителә. Шул уңайдан Форум инкыйлаб вакыйгалары узган урыннар буенча ачык экскурсия уздыра.

Мөселман съездлары, милли гаскәрләр, автономия, гомумән Казанда инкыйлаб вакыйгалары һәм Алкиннар, Шарафлар, Вахитов, Солтан-Гәлиев, Максуди һ.б. билгеле шәхесләр тормышы белән танышу мөмкин булачак

Милли киемнәрдән килү шарт (түбәтәй, калфак).

Экскурсия — татар телендә барачак, катнашу — түләүсез. Теркәлү: https://goo.gl/forms/nnsuBH6OnpN0ZSEC2

0bbb1f58ade723cf0316f412c01ac3d7_L(1)matbugat.ru

 

Просмотров: 851

Комментирование запрещено