Җәмәгать, быел балга кытлык булмагае! Көзгә тәмле һәм файдалы ризыкка бәяләр күтәрелергә мөмкин, аннары аның дефициты да сизеләчәк, дип кисәтә белгечләр. Кем гаепле? Яңгырлы җәй… Илкүләм умартачылар берләшмәсе президенты Арнольд Бутов әйтүенчә, балны җитештерү 50 процентка кимер дип фаразлана.
Әгәр дә яңгырлы һәм салкын җәй август азагына кадәр дәвам итсә, бал кортлары үзләрен ризыкландырыр өчен дә бал җыя алмаячак. Кышны чыга алмаска мөмкиннәр. Бу бер куркыныч булса, икенчесе – тиешле серкәләндерү булмаса, Россиянең Европа өлеше чәчәк, үсемлекләргә дә фәкыйрьләнәчәк.
“Әгәр дә умартачылар артык комсыз булып, бал кортларына запас калдырмаса һәм шикәр сиробы куллансалар, бал кортлары гаиләләре үләргә мөмкин. Шикәр аркасында аларның иммун системасы көчсезләнә. Бал кортлары яңгырдан куркып умарталарыннан чыкмый диярлек, шуңа күрә алар үз ризыкларын инде ашап бетереп килә”, – ди белгеч. Ул умартачылар исеменнән Россия Хөкүмәте, Россия Президентына авыр вакытта умартачылыкны саклап калуны сорап мөрәҗәгать белән чыккан. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы исә бу тармакка инде дәүләт программасы нигезендә ярдәм күрсәтелә дип әйтә. “Форс-мажор” хәлләрдә дәүләт чыгымнарны каплый дип ышандыралар, әмма умартачыларга ярдәм итү турында карар әлегә кылынмаган.
Профессор Вячеслав Лебедев балга бәяләрнең артуын әйтә. Россиянең көньяк төбәкләрендә акация агачы чәчәкләреннән җыелган быелгы бал узган ел белән чагыштырганда кыйммәтрәк. Балның бер килограммы 500 сумнан башлана.
“Ватаным Татарстан” (№ 104, 19.07.2017).
Просмотров: 785