Иске Ярмәк авылының 280 еллык юбилеена багышланган Сабантуй гөрләп узды (1НЧЕ ФОТОРЕПОРТАЖ)

1-DSC_002822 июльдә Иске Ярмәк авылында Сабантуй гөрләп узды. Бәйрәм авылга нигез салынуга багышланган күренеш белән башланып китте. Аннан соң авыл имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим догалар укып, бәйрәмгә хәер-фатихасын бирде. Авыл җирлеге башлыгы Рәсыйх  Әхмәтзыя улы Габидуллин, район администрациясе башлыгы  Рафаэль Камил улы Баһаветдинов чараны алдынгыларны бүләкләү белән дәвам иттеләр.

Бүләкләү өлеше тәмамланганнан соң мәйдан уртасында кызыклы, мавыктыргыч уеннар башланды. Чүлмәк вату, кул көрәше, озын колгага менү, капчык киеп йөгерү кебек бәйгеләрдә катнашып, халык күңел ачты. Милли көрәшне һәркем игътибар белән күзәтте. Абсолют батыр исеменә Татарстаннан Рөстәм Йосыпов лаек булды. Бераз киңәшкәннән соң, хөкемдарлар Сабан туе батырына тиешле төп бүләкне – сарык тәкәсен авыл егете Рамил Каһировка бирергә булдылар. Рамилнең үз авырлыгында җиңү яулаганын истә тотып, аларның карары белән халык та килеште.

Якташларыбыз, талантлы җырчылар Роза Мостафиева һәм  Ренат Инсаповның чыгышлары бәйрәмгә тагын да күтәренке кәеф, ямь өстәде. Концерт программасы шулай ук авыл үзешчәннәренең катнашуы белән дә үрелеп барды. Талантлы сабыйларның чыгышларын да карап, рәхәтләнеп ял иттеләр олылар. Әле 30 июльдә авылда «Балалар Сабантуе» булуы да көтелә. Өченче ел рәттән балаларга үз сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек булачак.

2-DSC_13712-DSC_13771-DSC_13812-DSC_1383 2-DSC_1390 1-DSC_1395 1-DSC_1407 1-DSC_1419 1-DSC_1449 1-DSC_1453 1-DSC_1458 1-DSC_1461 1-DSC_1463 1-DSC_1466 1-DSC_1468 1-DSC_1472 1-DSC_1476 1-DSC_1483 1-DSC_1486 1-DSC_1494 1-DSC_1509 1-DSC_1519 1-DSC_1524 1-DSC_1540 1-DSC_1544 1-DSC_1553 1-DSC_1559 1-DSC_1561 1-DSC_1567 1-DSC_1574 1-DSC_1576 1-DSC_1582 1-DSC_1586 1-DSC_1595 1-DSC_1600 1-DSC_1603 1-DSC_1609 1-DSC_1615 1-DSC_1619 1-DSC_1628 1-DSC_1631 1-DSC_1635 1-DSC_1643 1-DSC_1646 1-DSC_1647 1-DSC_1652 1-DSC_1655 1-DSC_1658 1-DSC_0004 1-DSC_0006 1-DSC_0010 1-DSC_0019 1-DSC_0024 1-DSC_0027 1-DSC_0028 1-DSC_0036 1-DSC_0041 1-DSC_0044 1-DSC_0047 1-DSC_0056 1-DSC_0065 1-DSC_0067 1-DSC_0073 1-DSC_0076 1-DSC_0079 1-DSC_0085 1-DSC_0089 1-DSC_0095 1-DSC_0096 1-DSC_0099 1-DSC_0104 1-DSC_0107Безнең сайтта әлеге чара турында тәфсиллерәк мәкалә дә урын алыр.

Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru


 

Просмотров: 1918

Комментирование запрещено