Татар университетын булдыру – милләтебезне саклап калу шарты

Наил Гыйлман

Наил ГЫЙЛМАН, публицист.

«Университетлар XXI гасырда гыйлемгә таянып яшәгән җәмгыять нигезе булып тора». Шундый сүзләр белән Исландия университетының «Үсешле университет – чәчәк аткан җәмгыять» исемендәге үсеш стратегиясе башлана. Шул фикерне дәвам итеп, университет, мәгариф системасының югары баскычы буларак, милли җәмгыять тормышында һәм үсешендә нинди урын алып торганына карыйк.


Создание татарского университета – условие сохранения нации
Причина неготовности татарского общества к технологической революции кроется в отсутствии полноценной системы просвещения, высшей школы, нехватке специалистов, владеющих языком. Отсутствуют книги по экономике и научно-популярные журналы. Это ограничивает использование татарского языка и не дает возможности становлению его как государственного языка. У татар нет научного, интеллектуального центра по подготовке национальной элиты, способной решать проблемы сохранения нации и языка. Таким центром может и должен стать национальный татарский университет. Автор предлагает собственную концепцию татарского национального университета. Национальное просвещение укладывается в систему: детский сад, школа, университет. Так создается национальная инфраструктура, главной задачей которой является сохранение государственности. Более половины предметов в университете должно преподаваться на татарском языке, подготовка специалистов должна вестись по нескольким направлениям, должны проводиться научные исследования по татарской тематике. Получение высшего образования на татарском языке не должно ограничиваться только стенами национального университета, татарские отделения следует открыть и при других вузах. Создание такого университета – важнейшее условие сохранения нации и языка.
Наиль Гильман (1969), Москва
Публицист.


Tatar University as a Requirement for Keeping the Nation Alive
The reason for unpreparedness of Tatar society for the technological revolution lies
in the absence of a full-fledged educational system, a higher school, and in a shortage of specialists who is able to speak the language. There are no books on economics and popular science journals. This limits the use of Tatar language and does not allow it to become a state language. Tatars have no scientific and intellectual center for the training of the national elite capable of solving the problems of preserving the nation and language. Such a center can (and should) become a national Tatar university. The author offers his own conception of the Tatar national university. More than half of the subjects in the university should be taught in Tatar language, training of specialists should be conducted in several directions, scientific research on Tatar subjects should be conducted. Getting higher education in Tatar language should not be limited only by the walls of the national university. On the contrary, Tatar departments should be opened at other universities.
Nail Gilman (1969), Moscow


Татар милли университетының мәсьәләсен кыскача әйтсәң: татар телен саклап калу һәм үстерү. Ә телне саклап калу мәсьәләсен милләтне саклап калу мәсьәләсе белән бер дип була: икенчесе киңрәк булса да, аны чишү беренчесеннән башка мөмкин түгел. Шулай ук саклап калу һәм үсеш төшенчәләрен дә бер-берсеннән аерырга ярамый.

Милләтебезгә хәзерге шартларда үсеш турында уйлап булмый, ничек тә булса сакланып калу юлларын табарга кирәк, дигән фикер белән килешеп булмый, чөнки заманча дөньяда үсешсез торган бөтен нәрсә юкка чыгачак. Шуңа, бернинди шартларга карамыйча, милли мәгарифне үстерү планнарын төзергә кирәк. Төгәл максатсыз алга барып булмый.

Тел һәм мәгариф

Милли мохит халыкның туган телен, һичшиксез, сакларга тиеш, дип элегрәк уйлый идем. Безнең халкыбызны да, телебезне дә татар авыллары 20нче гасыр ахырына кадәр саклап, үстереп торган. Милли мохит җимерелүне без татар теле начар хәлдә булуның төп сәбәбе, дип саныйбыз.

Ләкин соңгы вакытта Төньяк Кавказ республикаларында да туган телләрен белмәгән балалар һәм яшьләр саны тиз үсеп бара, дигән хәбәрләр еш килә. Шул исәптән җирле халыкларның өлеше 95 – 98 процентка җиткән Чечня белән Ингушетия дә бар. Ә аларда милли үзаң да, миллилек тә көчлерәк бит. Моның сәбәбе нинди?

Гасырлар дәвамында авыл мохите милли азчылыклар телләрен саклаган, чөнки кешеләрнең гомере шунда үткән, белем алу милли авыл мәктәбе белән чикләнгән, массакүләм мәгълүмат чаралары йогынтысы көчле булмаган. Ә хәзерге вакытта гадәти милли мохит кына телне саклап кала алмый, чөнки рус телендәге мәгариф һәм мәгълүмат чаралары йогынтысы гаилә һәм авыл мохите йогынтысыннан көчлерәк. Тел мохите дигәндә, хәзер беренче урынга уку йортларын, икенче урынга мәгълүмат чараларын, өченче урынга гына гаилә, туганнар даирәсен куеп була.

Балалар бакчасында нарасый елына – 200 – 250 көн, көненә 8 – 10 сәгать үткәрә. Мәктәптә укучылар елына – 200 көн, көненә 4 – 8 сәгать укыйлар. Шуңа баланы туган телгә өйрәтсәң дә, өйдә сөйләшсәң дә, әгәр ул рус телендә генә укыса, туган тел аның икенче теле генә булачак.

Мәгълүмат чараларының йогынтысы мәктәпнекеннән ким түгел. Заманча кешеләр бүген елына 365 көн мәгълүмати мохиттән аерылмый, гадәти көненә берничә сәгать телевизор, интернет карый, радио, музыка тыңлый.

Яшьләр чиксез-кырыйсыз мәгълүмати мохиттән татар теле чыганакларны сайласа – бу телне саклап калу мәсьәләсен чишә ала. Ләкин монда ике төп киртә бар. Беренчедән, бик кызыклы, сыйфатлы, барлык мәдәни һәм мәгълүмати ихтыяҗларны канәгатьләндерерлек телеканаллар һәм башка мәгълүмат чаралары кирәк. Ә аларны булдыру өчен татар телендә укып чыккан белгечләр әз.

Икенчедән, тамашачылар да, укучылар да татар телле мәгълүмати ресурсларны сайлар өчен җитәрлек дәрәҗәдә татар телен белергә тиешләр.

Рус телен яхшырак белеп тә, туган телдә сөйләшү өчен көчле милли аң кирәк. Ә милли аң кайдан килә? Күп кеше милли аң геннар дәрәҗәсендә күчәргә тиеш, йә аны ата-аналар гына бирергә тиеш, дип уйлый. Бу дөрес түгел, чөнки элекке заманнарда да тәрбия күбрәк ата-анадан түгел, мохиттән килгән: туганнар, авыл, чөнки гаиләләр зур, ә җәмгыять ачык булган. Әлбәттә, ата-анадан күп нәрсә килә, ләкин аерым чит мохиттә яшәгән гаиләдә, аларның милли аң, миллилек тәрбияләү мөмкинлекләре чикле.

Милли аң шул ук мәктәптә бирелгән һәм китаплардан, төрле мәгълүмат чыганакларыннан алынган үз һәм башка милләтләргә кагылышлы белемнәрдән төзелә. Әлбәттә, милли мохиттә, татар җирендә үссә, бала аның зур өлешен әйләнә-тирәдәге тормыштан ук ала.

Ник татар теле конкуренциягә чыдый алмый? Соңгы 20 – 25 елда мәгълүмати технологияләр, телевидение, элемтә технологияләре бик тиз үсте. Нәтиҗәдә кулай мәгълүмат чаралары – дистәләрчә, мәгълүмат күләме йөзләрчә артты. Ул күләмдә болай да әз булган татар телендәге мәгълүмат бөтенләй югалып калды.

Соңгы елларда татар телевидениесен, интернетны үстерүгә күп көч куелса да, халкыбызда аларның популярлыгы рус телендәге ресурслардан берничә тапкыр кимрәк.

Милли жәмгыятьнең технологияләр революциясенә әзер булмавы сәбәбе шул ук – тулы мәгариф системасы, милли югары белем бирү системасы, татар телендә әзерләнгән белгечләр юк.

Шуңа татар телендә техник, фәнни-популяр, икътисади темалар буенча китаплар да, журналлар да юк, хәтта спорт, туризм, музыка буенча басмалар юк. Бу татар телен куллануны чикли, аңа чын дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелергә бирми.

Шулай итеп, барлык милли проблемалар белем алуга килеп терәлә.

Милли мәгариф һәм фән үстерү проблемалары

Милли мәгариф үсеше турында сөйләгәндә ешрак бердәм дәүләт имтиханнарын (БДИ) тапшыру проблемасын искә алалар. БДИны рус телендә генә тапшырып булганга, укучыларның һәм ата-аналарның күбесе фәннәрне татар телендә өйрәнү мәгънәсез, дип саный. Ләкин кануннар үзгәртелсә дә, БДИны туган телдә тапшыру рөхсәт ителсә дә, имтиханнарны татар телендә бирергә теләүчеләр әз булачак, чөнки татарча укуны дәвам итеп, профессиональ һәм югары белем алып булмый.

Югары уку йортларында татар телендә укыту турында искә алганда күбрәк туган тел һәм татар мәктәпләре өчен башка фәннәр укытучыларын әзерләү кирәклеге турында сөйлиләр. Шулай итеп, татар телендә педагогика һәм кайсыбер гуманитар белгечлекләр буенча гына укыту кирәк, дигән фикер хөкем итә.

Татар телендә югары техник белем бирү кайсыбер уку йортларында энтузиастлар көче белән бүгенге көнгә кадәр дәвам ителсә дә, бу әз кешене кызыксындыра, милли җәмәгатьчелек арасында да әз, билгеле.

Шулай итеп, күбесе өчен милли университет – ул татар телендә белем биргән гади гуманитар югары уку йорты. Шуңа аның әллә нинди зур файдасы, зур роле күренми. Түрәләр өчен татар телле белгечләр башка уку йортларында әзерләнсә, шул җитә. КФУ җитәкчеләре хәтта укытучыларны да рус телендә укытып, татар терминологиясен өйрәтү җитә, дип саныйлар.

Университетның икенче төп мәсьәләсе – милли фәнне үстерү. Милләтне, телне саклап калу һәм үстерү проблемасы фәнни белемнәргә таянып хәл ителергә тиеш.

Бүгенге көндә милли фән тел, тарих, милли мирасны өйрәнү педагогика өлкәләре белән чикле, чөнки милли кадрлар гуманитар юнәлешләрдә генә бар.

Ачык, киң аудиториягә юнәлгән мәгълүмат чыганакларына карасаң, милләт, тел хәлләрен махсус беркем дә күзәтеп, тикшереп тормый. Татар телен белү, куллану дәрәҗәсе, аның үзгәрешләре кебек иң кирәкле мәгълүматны без күбрәк җанисәпләр материаллары аша гына беләбез. Хәтта татарлар санын да «милли фән» безгә җитәрлек дәрәҗәдә төгәл итеп әйтә алмый.

Социолингвистика, этнолингвистика кебек яңа юнәлешләр хәтта күрше чуаш һәм финн-угор халыкларында үсешлерәк. Чабаксарда Барселонадан килгән Эктор Алоси-Фонт социолингвистика фәнен үстерә, бик кызыклы тикшеренүләр үткәрә.

Финн-угор халыкларына Финляндия, Эстония ярдәм итә. Тагын, минемчә, күрше республикаларда гади рус телле университетлар булса да, аларның «Чувашский», «Удмуртский», «Башкирский» исемнәрен йөртү дә бераз гына милли юнәлештә эшләргә мәҗбүр итә. Бу нәтиҗәләрне мин милли темаларга багышланган интернет-басмалар, пабликлар, Википедиядәге һәм башка билгеле чыганаклар мәгълүматы нигезендә ясыйм.

Татар халкының телне һәм милләтне саклау проблемаларын чишүче, аның өчен белгечләр әзерләүче, милли элита үстерүче, фәнни, интеллектуаль үзәк юк.

Әлбәттә, телне һәм милләтне саклау проблемалары күп тапкыр артыграк һәм катлаулырак, ләкин барыбер аларның үзәгендә милли мәгариф тора. Ә милли мәгариф бердәм тулы система булса гына, үсә ала: татар телле балалар бакчасы – мәктәп – югары уку йортлары.

Милли югары һәм һөнәри белем бирү системасының һәм милли фәнни системасының төп өлеше итеп Татар милли университеты булырга тиеш.

Милли инфраструктура һәм Татар милли университеты

Тарихыбызга карасак, татарларның дәүләте булмаганда да, көчле милли корылыш, милли структура булган. Дәүләтләрен югалткач, 17 -18 гасырларда татарлар дин тирәсендә ныграк тупланган. Мәчетләр һәм аның нигезендә ачылган мәктәпләр, мәдрәсәләр милләтне тотып торган.

Советлар чорында дәүләт мәчетләрне юк иткәч, милләтнең төп терәге булып авыл мәктәпләре калган. Аларда укып чыккан татар интеллигенциясе катламы, мәдәниятебезне сакларга һәм үстерергә тырышкан, халыкны берләштереп, аңа йогынты ясап торган.

ХХ гасыр ахырына кадәр авылдагы милли мохит шәһәр халкына да тәэсир иткән, чөнки авыл белән шәһәр арасында ныклы элемтәләр сакланган, күбесенең авылда ата-аналары, әби-бабалары булган.

Соңгы 15 – 20 елда элекке милләт корылышы җимерелде, татар мохите юкка чыгып бара. Хәзер милләтебезнең таянычы да, интеллектуаль үзәге дә юк. Моңа урыслаштыру сәясәте дә, технологияләр революциясе дә, Татарстан юлбашчыларының хаталары да, башка факторлар да китерде.

Авыл мәктәпләренең күбесе татарлыгын югалтты, аларның саны берничә тапкыр кимеде, мәчетләр яңадан төзелсә дә, аларның җәмгыятькә элеккечә көчле йогынтысы юк, татар мәдәниятенең социаль базасы күпкә кимеде, аны урыс массакүләм культурасы кысрыклап чыгарды.

Бу шартларда, үсеш стратегиясе дисәк тә, саклану юллары дисәк тә, юл бер генә – заманча татар милли инфраструктурасын төзергә.

Татар инфраструктурасы – татар телен, мәдәниятен, милли аңны саклау һәм үстерү өчен җаваплы милли мәгариф һәм тәрбия системасы, мәгълүмат чаралары һәм нәшриятлар, сәяси, мәдәни, дини, фәнни оешмалар һәм башка элементлар.

Аның беренче төп өлеше – тулы милли мәгариф системасы:

• балалар бакчасы – мәктәп – университет;

• икенче өлеше – мәгълүмат чаралары: милли телевидение, радио, газеталар, журналлар, интернет басмалар һәм башкалар;

• өченче өлеше – иҗтимагый сәяси структуралар – сәяси, дини, мәдәни һәм башка оешмалар.

Әлбәттә, төп шарт – дәүләтчелекне саклап калырга. Татар инфраструктурасы Татарстанның нигезе булырга тиеш. Хәзерге вакытта татар мили инфраструктурасының аерым өлешләре бар, ләкин алар тулы, үсешле түгел һәм бердәм системага тупланмаган, һәм аның бер төп элементы юк. Ул – татар университеты. Бу системада университет иң мөһим роль уйный. Бу хәл милли мәгариф, мәдәният, мәгълүмати мохит үсешен һәм тулысынча милләт үсешен чикли.

Милли университет булдыру өчен нинди киртәләр тора?

Татар университетын торгызу өчен беренче киртә – халкыбызда аңа ихтыяҗ юк, халык та, түрәләр дә аның әһәмиятен, урынын аңламый. Халкыбызның күпчелеге русча гына укып, күрше халык акылы белән яшәргә риза.

Әйтик, татар телевидениесен үстерү кирәклеген аңлаучылар җитәрлек. Шуңа 2010 елларда интернет, спутник челтәрләре аша тапшыручы берничә телеканал барлыкка килде. Алар әле рус теле каналлар белән ярыша гына алмый, сыйфаты, эчтәлеге күбесен канәгатьләндерми.

Татарча Википедия, башка милли сегментлар белән чагыштырганда, урта дәрәҗәдә үсә. Татар матбугаты, татар эстрадасы турында да җәмәгатьчелекнең борчылуы сизелә. Шуңа бу һәм кайсыбер башка юнәлешләрдә үсешкә омтылу бар.

Татар университеты кирәклеге турында бик тар даирәдә аңлыйлар һәм борчылалар. Шуңа бу эш күп еллар буе бармый, ә элек зур көч куеп ачылган Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын түрәләр тиз арада нигезенә кадәр җимерә алдылар.

Милли югары белем бирү системасы булмаганга, хәзер мәгариф тә, телевидение дә үсә алмый, башка юнәлешләрдә дә үсешкә юл юк, чөнки татар телендә, милли рухта укытылган белгечләр юк, интеллектуаль, фәнни, мәдәни үзәк юк…

Татар элитасының, түрәләренең телебезгә, милли мәгарифкә, мәдәнияткә җиңелчә генә каравы, тиешле игътибар булмавы, милли хәрәкәтне әзерлекләү Татарстанны дәүләтчелек кризисына алып килде. Халкыбызның күпчелеге дәүләтчелек кыйммәтлеген күрми, аңлап бетерми.

Мәсәлән, 2017 елда Татарстан телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасына якынча Татарстан бюджетының 0,08 проценты бирелгән, аның яртысы татар теленә булса, димәк, 0,04 проценты.

Ул программага 2014 – 2020 елларда якынча 18 миллион доллар туздырырга җыеналар (2017 ел башындагы доллар курсы буенча). «Ак-Барс» хоккей клубының еллык бюджеты якынча 6 тапкыр күбрәк. Иннополис төзүгә 800 миллион доллар чамасы киткән, диләр. Бу саннар Татарстан түрәләренең ана телебезгә җитди карамаганын күрсәтә. Ә тел бит ул – дәүләт нигезе.

Татар телен үстерү программаларына ел саен Республика бюджетыннан аерым 1 процент бүлеп бирелсә, дөрес булыр иде…

Татарстанда икътисадта, һөнәри белем бирү системасында, спортта һәм башка өлкәләрдә иң соңгы технологияләр кертергә тырышсалар, милли мәгариф өлкәсендә түрәләр телне иске ысуллар белән генә саклап калуга ышаналар. Нәтиҗәдә, Татарстан үсә барган саен, аңарда татар теле урыны тарая бара.

Әйтик, Белоруссиядә Лукашенко хөкүмәте, Кырым, Донбасс хәлләреннән соң, белорус теле югалса, дәүләт тә югалачагын аңлады һәм аңа мөнәсәбәтен үзгәртте. Безнең түрәләр дә аңлаячак, дип уйлыйм, әгәр бик соң булмаса.

Минемчә, татар элитасының бер өлеше булса да моны аңлап бетерсә, татар университеты кору өчен мөмкинлекләр дә, акча да тиз арада табылыр иде.

Идеядан проектка кадәр. Университет моделе

Университет оештыру алдыннан җәмгыять тә, татар элитасы да аның урынын һәм мәсьәләләрен аңлап җитәргә тиеш. Университет булдыру эшен кузгату өчен безгә башта университет моделе (яки концепциясе дип була), соңрак эш проекты кирәк булачак. Аларны төзер өчен без шундый сорауларга җавап бирергә тиешбез:

1. Безгә нинди университет кирәк: аның мәсьәләләре, оешуының, эшчәнлегенең төп принциплары, аңарда нинди факультетлар булырга тиеш, нинди һөнәрләр буенча укытырга…

2. Мәгариф кануннары һәм стандартлары безгә нинди мөмкинлекләр бирә, нинди киртәләр куя; аны нинди формада оештырып була, ул ничек финансланырга тиеш…

3. Булачак студентларны, ата-аналарны, Республика хакимиятен, эшмәкәрләрне ничек татар университеты белән кызыксындырып була. Милләт мәнфәгатьләре белән яшәүче кешеләр бик әз, күбесен бу эш белән кызыксындырыр өчен, ул үзе өчен дә файда күрергә тиеш.

Университет моделе төзеп, без, беренчедән, үзебезнең максатларны билгелибез, икенчедән, милли җәмәгатьчелекне университет идеясы белән мавыктырырга тырышабыз. Бу килеп чыкса, эш проекты кирәк булачак. Университет моделен (концепциясен) һәм эш проектын ясар өчен төрле белгечләр белән киңәшү кирәк булачак…

Эш проектында концепция, модельдә куелган мәсьәләләрне тормышка ашыру юллары күрсәтелергә тиеш һәм университетның якынча студентлар саны, структурасы, якынча бюджеты һәм башка төгәлрәк параметрлары булырга тиеш.

Татар университеты нинди булырга тиеш: төп шартлар.

- Университетта фәннәрнең 50 проценты һәм күбрәк тә татар телендә укытылырга тиеш.

- Университет баштан ук берничә төп юнәлештә белгечләр әзерләргә тиеш (заманча технологияләр, массакүләм мәгълүмат чаралары, педагогика, социология, икътисад, финанслар һәм башка).

- Университетның татар тематикасына фәнни тикшеренүләр алып барырга.

- Барлык студентларга, татар теле һәм әдәбиятыннан башка, татарлар һәм төрки халыклар тарихын, төрки-мөселман халыклар мәдәниятен өйрәтергә.

- Студентлар ике чит ил теле: бер Аурупа телен һәм бер төрки, мөселман халыклары телен (төрек, гарәп, фарсы) өйрәнергә тиеш.

Бу шарт бер яктан безгә якын халыклар мәдәниятләре тарафыннан татар мәдәниятен үстерергә, икенче яктан хезмәт базарында кирәкле булган белгечләр әзерләргә булышачак.

- Университетта, студентларның тулай торакларында татар телле, милли гореф-гадәтләр нигезендә төзелгән мохит булдырырга.

Балаларны тыныч, тәртипле мохиттә укыту мөмкинлеге милли җанлы ата-аналарны аерым кызыксындыра ала.

Мәсәлән, Мәскәүдә яһүдләрнең «Еврейский институт экономики, финансов и права» эшли. Аның сайтына керсәгез, беренче сүзләрдән үк уку йортының максатын, вазифасын билгеләгәндә, берничә тапкыр шундый сүзләр кабатлана: яшьләргә сыйфатлы белем биргәндә милли гореф-гадәтләрне саклау шартларын булдырырга, халкы белән горурланган яшь буын тәрбияләргә, милли гореф-гадәтләрне хөрмәт итәргә һәм башкалар. Миллилекне, милли аңны үстерү уку йортының төп мәсьәләләре итеп билгеләнгән.

2005 – 2011 елларда эшләгән безнең Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты турында элеккеге ике-өч русча язма карап чыктым: аларда университетның милләтебезне, татар телен саклау һәм үстерү вазифалары турында, татар телендә белем бирү турында да табалмадым, «милли-мәдәни миссия башкару» кебек томанлы сүзләр генә очрады.

Милли университет мәсьәләләре

Татар телендә югары белем бирү милли университет белән генә чикләнергә тиеш түгел. КФУ, КДАТУ, Иннополис университеты кебек, һәм кайсыбер башка уку йортларында да татар бүлекләре, төркемнәре булсын.

Татар университеты уку йорты гына түгел, ул киңрәк функцияләр үтәргә тиеш.

Татар университеты эшчәнлегенең төп юнәлешләре:

- Татар телендә белем бирүче югары уку йорты.

- Фәнни, мәгълүмати-аналитик үзәк.

- Татар мохитен төзүче мәдәни үзәк.

Шуннан аның төп мәсьәләләре:

- Барлык төп һөнәрләр буенча югары белем бирү.

- Милли интеллектуаль, сәяси һәм бизнес элитасы үстерү.

- Милләтебезгә кагылышлы темалар буенча фәнни, социологик тикшеренүләр алып бару: татар теле дәрәҗәсе, милли җәмгыять хәле, мәгълүмат чаралары тәэсире, башка халыклар тәҗрибәсен өйрәнү…

- Мәгълүмати функцияләр: файдалы, милләтебез өчен кирәкле белемнәрне табу, татар теленә тәрҗемә итү. Кирәкле белемнәрне, әсәрләрне киң аудиториягә тарату.

- Мәдәни функцияләр: университет кампусында татар телле һәм татар-мөселман гореф-гадәтләре нигезендә төзелгән мохит булдыру, аны заманча милли мохит үстерүгә юнәлтергә.

Татар теле саклансын, үссен, киң куллансын өчен, ул заманча җәмгыятьнең барлык ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек булырга тиеш. Татар телендә мәгълүмат алу мөмкинлеге булырга тиеш. Шуңа татар университетында барлык төп юнәлешләр буенча белгечләр әзерләнергә тиеш.

Әйтик, 100 кеше генә укыса да, татар телендә кибернетика, генетика кебек махсус өлкәләр турында китаплар булсын, һәм аларны китап кибетләрендә иң күренекле урыннарга куярга кирәк. Киштәдә, витринада торып та, алар татар теле дәрәҗәсен күтәрәчәк.

Татар университеты, эшли башлагач ук, нәрсә бирә ала?

Татар телендә югары белем алу мөмкинлеге, татар мәктәпләрен үстерергә юл ача. Әлбәттә, моның өчен укучыларга мәктәпне тәмамлаганда берничә төп имтиханны (БДИ) татар телендә тапшыру мөмкинлеге булырга тиеш.

Тагын ул татар телендә дәреслекләр, китаплар язу, техник, фәнни, фәнни-популяр китаплар тәрҗемә итүне тәлап итә. Ул мәсьәлә тел үсешенә дә, татар телендә фәнни-популяр әдәбият барлыкка килүгә дә булышачак.

Татар университетының фундаменталь мәсьәләләре: милли интеллектуаль, сәяси һәм бизнес элитасын тәрбияләү

Ул заманча проблемаларга, тарихка, киләчәккә татар-төрки, мөселман дөньясы мирасында нигезләнгән карашлы булырга тиеш. Аның өчен барлык юнәлешләр, белгечлекләр буенча укыган студентлар татар халкы һәм төрки дөньясының тарихы, төрки-мөселман халыкларының мәдәнияте кебек фәннәрне өйрәнергә тиеш.

Фәнни тикшеренүләр алып бару

Аның төп юнәлешләре: татар телен куллану дәрәҗәсен тикшереп тору, аның саклану һәм үсеш тех-нологияләрен булдыру, бу өлкәдә башка халыклар тәҗрибәсен өйрәнү, укыту программаларын һәм методикаларын булдыру, тулы кыйммәтле татар мәгълүмати, мәдәни мохитен булдыру һәм башка темалар.

Университетның мәдәни функцияләре

Балалар, үсмерләр, яшьләр татар теленә, татарлыкка тартылсын өчен аларга кызыклы, заманча, шул ук вакытта милли гореф-гадәтләрне сакларга юнәлтә торган мохит кирәк: әдәбият, кино, мультфильмнар, музыка һәм башка нәрсәләр.

Татар мәдәниятен рус һәм инглиз телле мәдәнияткә карап ясап булмый. Аның үсеш, баету чыганаклары һәрвакыт төрки, гарәп-мөселман, фарсы, һинд мәдәниятләре булган. Шуңа алар белән танышу, иң яхшы, файдалы әсәрләрне табып, тәрҗемә итеп, татарларны алар белән таныштыру – бик кирәкле эш.

Татар яшьләре мәдәнияте төнге клубларда үсә алмый, аңа милли рухлы, милли мирас белән таныш яшьләр мохите бик кирәк.

Милли университетны оештыру проблемалары һәм мәсьәләләре

Университет эшли башлагач ук, ул татар телен саклау һәм үстерү программаларында катнашырга, соңрак аларны үзенең тирәсендә тупларга тиеш. Университет Татарстан бюджетыннан да, шәхси фондлардан да финансланырга мөмкин.

Дәүләт имтиханнарын рус телендә генә тапшыру мөмкинлеге хәзерге вакытта югары уку йортларын тулысынча татар телендә тәмамларга бирми. Әйтик, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының (КДАТУ) татар төркемнәрендә 1 – 3 нче курсларда фәннәрнең яртысы диярлек татар телендә укытыла, ахырда уку тулаем рус теленә күчә, һәм чыгарылыш имтиханнары ус телендә тапшырыла. Әлбәттә, бу – вакытлыча чара. Югары белем бирү системасын үстерү өчен дәүләт имтиханнарын татар телендә тапшыру хокукына ирешү кирәк булачак.

Укучыларның һәм ата-аналарның максаты – сыйфатлы белем алып, яхшы эшкә урнашу. Шуңа, беренче 10 ел булса да, моңа укучыларны кызыксындыру өчен махсус программалар төзергә кирәк була. Әйтик, өстәмә белем бирү программалары, халыкара сертификатлар алу, студентларга тел үстерү программаларында түләүле эш: сорау алу, фәнни, техник һәм башка материалларны тәрҗемә итү һәм башкалар.

Университетны тәмамлаучыларга эшкә урнаштыру гарантияләре, квоталар булырга мөмкин. Әлбәттә, төп мотивация – сыйфатлы белем бирү инде ул. Күбесе татар телендә яхшы белем биреп булмас, татар университетын тәмамлаган белгечләр хезмәт базарында кирәк булмас, дип уйлый. Минемчә, бу дөрес түгел, бик тар караш. Беренчедән, белем сыйфаты телдән килми, әгәр укучы аны яхшы белсә, ул укыту сыйфатыннан, дәреслекләр сыйфатыннан, укучының тырышлыгы һәм кызыксынуыннан килә.

Белем төрле телләргә нигезләнә: математика фәннәре – математика билгеләре, символлары телендә, заманча технологияләр – күбрәк инглиз телендә, филология фәннәре – төрле телләрдә. Шулай итеп, күп фәннәрне үзләштергәндә рус йә татар теле ярдәм генә итә.

Икенче шик: күп кеше татар университетын тәмамлаган белгечләр беркемгә дә кирәкмәячәк, дип уйлый. Татар университетын тәмамлаган белгечләрнең хезмәт базарында беренче өстенлеге телләрне яхшы белүе булачак.

Икенчесе – төрки һәм мөселман халыклары мәдәнияте һәм традицияләре белән таныш булган белгечләр Урта Азия, Якын Көнчыгыш илләре белән дәүләт һәм бизнес структуралары хезмәттәшендә кирәк булачак, чөнки бу – Татарстанның да, Русиянең дә икътисади элемтәләрне үстерү буенча төп юнәлеше. Бу – тарихи татарлар урыны. Хезмәт базарында шул урыннарны татарлар яңадан яуламаса, аларны башкалар алып кала.

Шулай ук бу юнәлештә туризмны үстерү мөмкинлекләре дә зур. Әлбәттә, милли телевидениене, радионы, интернет ресурсларын үстерер өчен татар телендә укыган белгечләр кирәк. Башка юнәлешләрдә дә алар кирәкле булачак.

Нәтиҗәләр

Университет әһәмиятен шундый мисал күрсәтә: Фарер утраулары, мәйданы һәм халык саны буенча, Татарстанның Буа районы кебек, аның 49 мең халкы бар. Бу ил Даниянең автономияле регионы итеп санала. Ләкин алар фарер телендә тулы мәгариф системасы, университет булдырганнар. Нәтиҗәдә, фарер телендә 2013 елда 238 төрле китап чыккан, татар телендә – 240 төрле китап.

Тагын бер мисал: Исланд телендә 300 мең кеше чамасы сөйләшә, һәм ел саен якынча 700 төрле китап чыга.

Наил ГЫЙЛМАН (1969), публицист.

Мәскәү.

Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена багышланган «Самар татарлары» журналының «Инкыйраз яки яңарыш» дип аталган махсус чыгарылышы.

 

Просмотров: 1535

Комментирование запрещено