Татар конгрессының VI корылтаена киләчәк милләттәшләр: «Һәр елны съезд үзенең колачлыгы белән шаккатыра»

02322-6 августта Казанда узачак Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында 41 илдән һәм Россиянең 73 төбәгеннән 1000 делегат катнашачак. “Интертат” газетасы татарларның корылтайга нинди өметләр баглавын белеште.

Илгис Гайсин, “Мари Эл Республикасы татарлары республикакүләм милли-мәдәни автономия” рәисенең беренче урынбасары:

- Мин съезда беренче генә катнашуым түгел, моңа кадәр дә ике тапкыр булганым бар иде. Бу съездан нәрсә көтәмме? Без бик еш кына татар телен күтәрергә кирәк, дип сөйлибез. Ул юнәлештә эшләр бара, тик кызганыч, нәтиҗәсе генә бик күренми. Төбәкләрдә бу аеруча да чагылыш таба. Үзем дә күбрәк русча сөйләшәм, чөнки рус мохитендә эшлим. Бу  телгә ихтыяҗ булмауны күрсәтәдер. Гаиләдә татарча сөйләшергә тырышабыз. Олы кызым татарча сөйләшә, ә кечесе юк. Гәрчә, тәрбия бер үк булса да.

- Татар теленә ихтыяҗны арттыру өчен нәрсә эшләргә кирәк дип саныйсыз?

- Минемчә, мәктәпне тәмамлаганда балада татар теле киләчәктә кирәк булачак, дигән фикер булырга тиеш. Ә бездә, бала мәктәптән соң югары уку йортына киттеме, анда аңа татар теле кирәкми башлый, чөнки укыту бары рус телендә генә бара.

Безнең республикада авылларда татар теле әле яши, әмма шәһәрдә бу мәсьәлә бик кискен тора. Татар телле сыйныф, балалар өчен түгәрәкләр дә ачып карадык. Сентябрь башында бик кызыксынып йөри башлыйлар да, Яңа елга кадәр таралышып бетәләр.

Фавия Сафиуллина, Татарстанның Свердловск өлкәсендә Вәкаләтле вәкиллеге консультанты, милли медиа-холдинг директоры, “Саф чишмә” газетасы баш мөхәррире:

- Һәр елны съезд үзенең колачлыгы белән шаккаттыра. Мин үзем 1980 еллар башында чит төбәккә килеп эләккән бала буларак, Бөтендөнья татар конгрессы оешуы үз заманында зур вакыйга булды. Без татар телен, татар җырларын ишетергә зар булып яшәдек. Конгресс оешканнан соң татар тормышы җанланып китте һәм без хәзер күкрәк киереп: “Мин татар!” дип йөри алабыз. Милли хәрәкәт күп еллар дәвамында энтузиастлар кулында иде. Хәзер исә конгресс  эшчәнлеге, Татарстан җитәкчелеге ярдәме белән хакимият органнарының татарларга карата карашы үзгәрде.

Соңгы вакытларда без бик күп чараларны хөкүмәт чаралары белән бергәләшеп уздырабыз. Бу, бәлки, вәзгыятьнең үзгәрүенә дә бәйледер. Безнең берничә чарабыз Хакимият органнары планына да кертелгән. Быел безнең Сабан туена Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. 1 июль көнне Татарстан авылларында Сабан туе булуга да карамастан, Президент вакыт табып, безгә килде һәм бәйрәмнең дәрәҗәсен күтәрде. Ни генә дисәк тә, без Татарстан Республикасына карап, өметләнеп яшибез. Шуңа күрә съездга килү татар дөньясында үзенә күрә бик зур вакыйга, алга таба да безнең хезмәттәшлек дәвам итсен иде.

Ирек Сабиров, Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары:

- Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге кирәкме-юкмы дип дискуссия үткәрү, минемчә, кирәк түгел. Чөнки бу оешма үзенең нәтиҗәле эшен күрсәтә алды. Мин татар мәдәнияте, татар әдәбиятыннан үсеп чыккан кеше буларак, татар дөньясын конгресстан башка күз алдына китерә алмыйм. 25 ел эчендә Бөтендөнья татар конгрессы үзе дә оешма буларак үзгәрде, без дә үзгәрдек. Башта чит җирләрдә яшәүче татарлар үзләренең тамырларын, татар булуларын искә төшерде. Аннары соңгы 7-8 елда алар татар булулары белән горурлана башлады. Совет чорында трамвайда татарча сөйләшсәк: “Не прилично”, — дип, пышылдый башлыйлар иде. Студент елларыннан ук без үзебезне икенче сортлы кеше буларак хис итәргә мәҗбүр булдык. Нәкъ шул Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге аркылы үзаңыбыз күтәрелеп, үзебезнең татарлыгыбыз белән горурлана башладык. Башка милләт вәкилләренең дә безгә карашы үзгәрде. Чиләбе өлкәсендәге татар теле түгәрәкләренә кайчак рус кешесе килеп керә, әрмән балалары да татар телен өйрәнә. Ник килдең, дип сорасаң: “Мама (или папа) сказали что изучать татарский — полезно”, — дип җавап кайтаралар. Безгә аларның татарча белүе кирәк түгел, әмма аларның тел белән кызыксынуы татар теленең, татар милләте абруеның үсүен күрсәтә. Тик без горурланып кына утырырга тиеш түгел. Киләсе унъеллыкларда безнең үзебезнең татар дәүләте бәлки булмас, та. Безгә Россия составында татар булып яшәвебезне саклап калырга кирәк. Моның мөмкин булуын без инде аңладык.

Әнвәр Алмаев, БТКның контроль-ревизия комиссиясе рәисе, Әстерхан өлкәсендә шәхси эшмәкәр:

- Бөтендөнья татар конгрессы Минтимер Шәймиев салган юлдан бара. Заманында нәкъ менә ул безне — читтә яшәүче татарларны берләштергән иде. Без тел, гореф-гадәтләрне, йолаларны саклау өлкәсендә генә эшләмичә, яшьләрне җәлеп итү буенча да, хатын-кызларның “Ак калфак” оешмасы белән дә тыгыз эшлибез. Быел бик матур гына Сабан туен үткәрдек. Барысы да милли чараны уздыру буенча бу мастер-класс булды, дип, бездән канәгать калды.

Тик чишеләсе мәсьәләләр дә юк түгел. Безнең төбәктә татар телен өйрәтергә укытучылар җитми. Кадрлар барысын да хәл итә, дигән гыйбарә бу очракта безгә бик тә туры килә. Татарстаннан читтә яшәүче татарларга туган телне өйрәтү буенча программа эшләнелсә, татар телен өйрәтүче укытучылар әзерләнсә, бик яхшы булыр иде. Съезда бәлки ул мәсьәләләр дә күтәрелер, дип өметләнәм.

Фәридә Фадеева, Карелиянең “Чулпан” татар мәдәнияте җәмгыяте рәисе:

- Съездга мин икенче тапкыр киләчкмен. Беренче тапкыр 2012 елда булган идем. Билгеле инде, бу бик зур мәртәбә. Чөнки съезда бер меңнән артык кеше катнашачак, узган юлы да шулай иде. Милләттәшләребез төрле илләрдә туып үскән булсалар, яшәсәләр дә, аралашуда безнең кыенлыклар тумады, барысы да  татарча аралашты.Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Карелиядә булганнан соң, безне бик нык илһамландырды. Безгә ярдәм булуын тойдык, безне онытмауларын сиздек. Шул чагында татарларның дәрәҗәсен төшермәскә, аларның позитив имиджын булдырырга һәм татар халкы үсешенә үз өлешебезне кертергә кирәк, дигән максат куйдык. Съезд да шундый нәтиҗә бирер. Телне саклау, милләтне үстерү өлкәсендә яңа идеялар булыр дип өметләнәм.

intertat.ru

 

Просмотров: 947

Комментирование запрещено