Татар телен укытуга заманча караш кертергә кирәк

Рашат Якупов

Рашат ЯКУПОВ, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисенең урынбасары, яңа буын «Сәлам» дәреслеге авторы, интернетта татар телен өйрәнү буенча иң зур «Учим татарский язык!» блогының авторы (41 мең язылучы).

Яшь буынга татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен, тарихын укыту бүгенге көндә иң әһәмиятле эшләребезнең берсе булып тора. Татар телле төркемнәрдә укытуның максаты милләтебезнең киләчәген, элитасын тәрбияләү булса, татар телен чит тел буларак укыту тагын та катлаулырак, монысы бик ачык аңлашыла. Бу аудиториядә эшләү үзенчәлеге шунда ки: татар теленә мәхәббәт, хөрмәт яки, кимендә, симпатия тәрбияләү.

 


Необходимость современного взгляда на преподавание татарского языка
Сложности преподавания татарского языка детям в XXI веке. Тематическое разнообразие на уроках татарского. Излишнее внимание на преподавание грамматики языка. Необходимость зарубежного опыта. Проектная система преподавания. Внимание руководства Республики Татарстан к новым татарским образовательным проектам.
Рашат Якупов (1993), Казань
Преподаватель, общественный деятель, заместитель председателя Всемирного форума татарской молодежи, автор учебника татарского языка нового поколения «Сәлам», автор крупнейшего интернет-блога по изучению татарского «Учим татарский язык!» (41 тыс. подписчиков).


The Need for a Modern View on Teaching Tatar
The difficulties of teaching Tatar language to children in the 21st century. Thematic diversity in the lessons of the Tatar. Excessive attention to grammar. The need for introducing foreignexperience. Project-based learning. Republic of Tatarstan’s leaders attention to new Tatar educational projects.
Rashat Yakupov (1993), Kazan
Teacher, public figure, Deputy Chairman of the World Forum of Tatar Youth, the author of «Shulam» new generation Tatar language textbook, the author of the largest Internet blog on studying the Tatar «Learn the Tatar language!» (41 thousand subscribers).


Телне укытканда безгә, формальлектән китеп, нәтиҗә өчен укытуга күчү тиешле. 21нче гасыр баласының кызыксынулары бик үзенчәлекле. Аның һәр кулында – смартфон, планшет, буш вакытында ул Youtube-та, компьютер уеннарын уйный яки Һоливуд фильмнарын карый. Әлбәттә ки, бу буынны татар теле белән кызыктыру, телне яраттыру җиңел эш түгел. Ләкин үсеп килүче буынны татар телле итәргә телибез икән, безгә дә үзгәрергә кирәк.

Телне укытканда иң мөһим акцентларның берсе – без өйрәнгән темалар. 21нче гасыр баласына аңа кызыклы һәм актуаль булган темаларны сайларга кирәк. Компьютер һәм технологияләр, уеннар һәм интернет, социаль челтәрләрдә аралашу, спорт, заманча кино һәм башкалар – укучыларның кызыксыну үзәгендә. Һәм бу темалар аша татар теленең дә заманча, «кәттә» тел икәнен күрсәтеп була, телнең кулланылыш даирәсен киңәйтү мөмкин.

Рашат Якупов2Кызганыч, тик дәресләрдә грамматикага артыгы белән зур игътибар бирәбез. Ләкин ул тел һәм дәрес максаты булырга тиеш түгел, бары тик сөйләмне оештыруда ярдәм иткән инструмент кына булырга тиеш. Татар теленең филологик нигезләрен укырга теләүчеләр өчен татар филологиясе факультеты бар, теләгән укучылар олимпиадаларда катнашып, бу юнәлештә үсү мөмкинлеген ала. Ләкин, күбесенчә, төп максат – укучыларыбызны ирекле рәвештә үз фикерләрен белдерә белергә, сөйләшә һәм яза алырга өйрәтү.

Татар телен укытуда чит ил тәҗрибәсенә дә таяну бик әһәмиятле. Мисал өчен, инглиз телен укыту методикасы меңләгән төрле дәреслек, методик әсбаплар тәкъдим итә. Һәм, нигездә, алар уңышка ирешә. Мотивация зур роль уйный, әлбәттә, инглиз телен өйрәнергә кем теләми? Ләкин уңышның төп сәбәпләре арасында – коммуникатив методикага нигезләп укыту, чын мәгънәсендә укучыларны инглизчә сөйләшергә өйрәтү. Шуңа бәйле 21нче гасыртатар теле укытучыларына да ул юнәлешкә күз салып, дәресләргә күбрәк уеннар, интерактивлар, технологияләрне кертү уңышлы булыр.

Үзем укыткан 2нче лицей-интернатта (Казанның алдынгы мәктәпләренең берсе) без татар телен укытуда проектлы укыту эшчәнлеген кулланабыз. Аның асылы шуннан гыйбарәт: укучыларны төркемнәргә бүлеп, аларга махсус бирем бирелә. Бирем үтәү вакыты билгеләнә, методик һәм теоретик ярдәм бирелә. Әлеге биремне укучылар, нигездә, дәрестән тыш башкаралар. Һәм соңыннан, горурланып, нәтиҗәсен тәкъдим итәләр. Бу система гамәлдә үзенең файдасын дәлилләде. Проектлы укытуны яки башка заманча кызыклы укыту системнарын куллану татар теле укытучысы эшчәнлегенә уңай йогынты ясый.

Бүгенге көндә Татарстан Хакимияте тарафыннан тел укытуга бәйле шактый күп заманча проектлар башкарыла. «Ана теле» сайты тел өйрәнүчеләргә бик файдалы була ала, ул телне интернет аша гына, дөньяның теләсә кайсы почмагыннан өйрәнү мөмкинлеген бирә. Хәзерге вакытта В.Мещерекова системы ярдәмендә Республикада татар теле тьюторларын әзерләү програмы

уңышлы бара, ул укытучыларга камилләшергә, осталыкны арттырырга мөмкинлек бирә. Шулай ук үзем катнашкан «Сәлам» яңа буын татар теле дәреслеген гамәлгә кертү эшләре бара, алар да тел укытуга позитив үзгәреш кертер, дип өметләнәбез. Тагын башка кызыклы проектлар да булдырыла. Кыскача әйткәндә, җиң сызганып, эшкә генә керешәсе.

Татар телен укыту – гаять әһәмиятле эш. Безнең өстебездә җаваплылык зур. Шуңа күрә безнең беренче максатыбыз ул – балаларда татар теленә мәхәббәт тәрбияләү, аларны телгә гашыйк итү. Моның өчен заманча методларны, заманча ысулларны күпләп кулланырга кирәк. Бу очракта укучыларның татар теленә мәхәббәтләре, кызыксынулары артыр, һәм без максатыбызга ирешербез.

Рашат ЯКУПОВ, мөгаллим, җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисенең урынбасары, яңа буын «Сәлам» дәреслеге авторы, интернетта татар телен өйрәнү буенча иң зур «Учим татарский язык!» блогының авторы (41 мең язылучы).

Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена багышланган «Самар татарлары» журналының «Инкыйраз яки яңарыш» дип аталган махсус чыгарылышы.

Просмотров: 1579

Комментирование запрещено