Хезмәт ит тә, мактан, уйнап көл дә, шатлан

DSCN04608 июльдә Пох­вист­нево районының Гали авылы ку­наклар каршы алды. Моның төп сәбәбе, әлбәттә, көтеп алынган авыл Сабан туе иде. Икенче мөһим сәбәп тә бар иде. Бу көнне Гали авылынан Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, тыл вете­раннарына, Әфган һәм Чечня кайнар нокталарында сугыш­кан хәрбиләргә “Дан” мемориалы кую буенча җые­лыш үткәрү иде. Бу җыенда аның булачак урыны бил­геләнде һәм шул урынга вакытлыча такта эленде. Кы­зыл тасма кисү хөрмәте сугыш ветераны Хәлиулла Сафиуллингә тапшырылды.

Гали авылының җирлек башлыгы Идрис Муллабаев мемориалның мрамордан эшләнәчәге, уртада чатыр һәм фонтан булачагы турында сөйләде. “Проект әзер, акча гына көтәбез. Башлаган эшебез тормышка ашыр, Аллаһы Тәгалә насыйп итсә”, — диде ул. Лениногорскиның “Сугыш һәм хезмәт ветераннары советы” оешмасы рәисе Марс Исхаков мемориал проектын “Лукойл” нефть компаниясе җи­тәкчелегенә күрсәтәчәге һәм ярдәм сораячагы турында белдерде. Похвистнево районы башлыгы урынбасары Аркадий Ефремов та: “Администрация дә бу изге эшкә кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтер”, — дип белдерде.

Сугышта һәлак булган авылдашлар рухына догалар кылып, истәлеккә фотосурәткә төшкәннән соң кунаклар Сабан туе кырына юнәлделәр. Болында тәмле исләр таратып шашлык пешә, сату рәтләре гөрли, матур итеп бизәлгән сәхнәдән татар көйләре яңгы­рый иде. Галилеләрнең, кил­гән кунакларның кәефләре күтәренке: бер-берсе белән күрешәләр, бииләр, җырлый­лар. Көрәш мәйданы тирәли утырышкан ак яулыклы әбиләр дә: “Һава торышы да сынатмады”, — дип, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләр яудыралар…

Сабан туен алып баручы Наилә Кыяметдинова һәм Алия Әхмәтова бәйрәмне ачып җибәргәннән соң сәхнәгә Яңа Мансурда яшәүче җырчы Зөлфия Арсланова чыкты һәм дәртле җырлары белән милли бәйрәмебезне башлап җи­бәрде.

Галидә бер генә чара да Коръән сүзеннән башка үтми. Болын өстеннән агылган моңлы азан тавышы һәм Коръән-хафиз Габделвахит укыган Коръән сүрәләре бу чарага илаһи нур өстәде.

Менә сәхнәгә бер-бер артлы Сабан туеның мөхтәрәм кунаклары күтәрелә башлады. Казаннан кайнар сәламнәр, бүләкләр алып килгән Бө­тендөнья татар конгрессы әгъзасы, Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов галилеләрне бәйрәм белән котлап. “Без сезне Татарстан һәм Россия авылларына үрнәк итеп күрсәтәбез, эшчән һәм булдык­лы халкыгызга сокланабыз”, — дип мактау сүзләре әйтте һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның тәбрикләү хатын укып бирде.

Аркадий Ефремов, Идрис Муллабаев һәм Марс Исхаков та халыкны Сабан туе белән котладылар. Соңгысы өлкә губернаторы Николай Меркушкинга, тирә-як мохитны сак­лау һәм табигатьтән файдалану министры Александр Ларионовка Похвистнево районы башлыгы Юрий Рябовка, Гали авылында туып үскән район депутаты Равил Галимуллинга “Хезмәт батырлыгы өчен” күкрәк билгеләре тапшырырга теләвен белдерде. Бу мөхтәрәм кунакларның бәйрәмдә булмавын ишеткәч, “Бүләкләр хуҗаларын эзләп табар”, — дип ышандырды.

Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин дә Гали авылының урта мәчете имамы, мәдрәсә ректоры Наил Курмаевка күкрәк билгесе, ә Самараның Зубчаниновка бистәсенең“Болгар мирасы” мәчете имамы Расих Вакказовка Мактау кәгазе тапшырылды.

Похвистнево районы мәк­тәпләрен алтын медаль­ләргә тәмамлаган 12 укучының алтысы Гали авылы укучылары. Бу хәбәрне авылдашлар алкышлар белән сәламләде. Җирлек башлыгы Идрис Муллабаев Алсу Әсәдуллина, Розалия Юнькова, Гөлназ Кәримова, Ләйсән Хәмидуллина, Ләйсән Фәйзуллина һәм Раил Маннановларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Авылыбыздагы күпсанлы мәдәни чараларны алып баручы Юлия Хәмидуллина, Алсу Хәсәнова һәм Гүзәл Гозәеровалар да бүләкләнде.

Традиция буенча, алтын туйларын бәйрәм итүче гаиләләр дә Сабантуй сәхнәсенә чакырыла. Быел гаилә бәйрәмен билгеләп үтүче Шамил һәм Халидә Вакказовларны, Ис­ламгәрәй һәм Фәүзия Муллакаеваларны алтын туйлары белән котлап, бүләкләр тапшырылды. Җирле “Ак калфак” оешмасы да авылның үрнәк гаиләләрен Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады.

Бүләкләүләр, тәбрикләү­ләр­дән соң сәхнәдә бәйрәм концерты башланып китте. Казан артистлары Фәнис һәм Алия Кәлимуллиннар берсеннән-берсе моңлы җырлар бүләк иттеләр, ә Зиннур Сафиуллин җырларга да, концерт программасын алып барырга да өлгерде.

Сәхнәнең бер ягында милли уеннар гөрләде. Көянтә-чиләк белән су ташу, катыктан тәңкә эзләү, канат тартышу кебек бәйгеләрдә күбрәк хатын-кызлар һәм балалар катнашты. Ә ир-атлар спорт ярышларында көч сынашты. Гер күтәрүдә — Рамил Әхмәтов, колга башына менүдә Рузил Кәримов иң җитез егет булып чыкты. Ул инде берничә ел буе беренчелекне берсенә дә бирми

Бу вакытта сәхнәнең икенче ягында милли көрәштә җиңүчеләрне бүләклиләр иде. Быел Гали Сабан туеның абсолют батыры исемен Фәнис Исхаков яулады.

Сабан туе иганәчеләре батырларга түбәтәйләр бүләк иттеләр. Шушы батырларны тәрбияләүче тренер Хәйдәр Гәрәев тә быел үзенең 70 яшьлек юбилеен бәйрәм итә икән. Аның башына да Идрис Муллабаев түбәтәй кидерде.

“Атлар килә!” — авазын ишетүгә халык шул якка таба йөгерде. Тик, җирле ча­бышкыларның ярышта катмашмавын белгәч, күбесе кире борылып китте. Үзебезнекеләр ярышмагач, ат чабышларының яме киткәндәй булды, кызыгы калмады. Эх, эшкуарыбыз Расих Латыйпов исән булса! Сабан туе безнең чабышкылардан башка үтмәгән булыр иде, әлбәттә. Милли җанлы Расихыбыз бәйрәмнәребезне күркәм, истә калырлык итеп үткәрү өчен күп тырышлык куя иде. Әле биш ай элек кенә вафат булуына карамастан, бу бәйрәмдә Расихны искә алучы да булмады. Ерактан күренеп торган “Җайлы авыл” агротуризм үзәге дә ятим бала кебек боегып тора төсле тоелды.

Быелгы Сабан туена читтән килүче кунаклар да бик аз иде. Бәлки, һава торышы моңа сәбәпче булгандыр, ә бәлки халык шушы ук көнне Челно-Вершины район үзәгендә уздырылган өлкә авыллары Сабан туена баруны хуп күргәндер.

Шулай да, галилеләр тө­шенкелеккә бирелмәделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Хал­кыбызның: “Хезмәт ит тә, мактан, уйнап көл дә, шатлан”, — дигән мәкале нәкъ галилеләр турында ул. Авылдашларым җиң сызганып эшли дә, матур итеп ял да итә белә.

Ахырда җирлек башлыгы Идрис Муллабаев Сабан туе иганәчеләренә, мөхтәрәм кунаклар өчен өстәлләр әзер­ләүчеләргә рәхмәтләрен әйт­те, “Киләсе елда да милли бәйрәмебезне матур итеп үт­кәрергә насыйп итсен!” — дип, халык белән саубуллашты

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА фотосурәте.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

В селе Алькино 8 июля прошел традиционный праздник Сабантуй (ФОТОРЕПОРТАЖ)

 

Просмотров: 1087

Комментирование запрещено