Әллә инде үзебез дә шул әремнәр хәлендәме?

33801

Тольятти Сабан туе кунаклары һәм оештыручылары.

Тольятти Сабан туенан соң туган кайбер уй-фикерләр

Тольяттиның Идел буе ярында урнашкан ял паркында быел менә инде утызынчы мәртәбә татар халкының яраткан Сабан туе уздырылды.

Паркны күптәннән төзеклән­дерергә вәгъдә итсәләр дә, шәһәр түрәләре киләләр дә китәләр, ә парк әлегә үз­гәрешсез кала бирә. Бу, бәлки, Сабан туен үткәрү өчен кулайрактыр да. Әнә Самараның Гагарин паркында тегендә барма, бу урынга басма дип, ял итүченең һәр адымын тикшереп, карап торалар бит. Ә биредә хөррият: бөтен тирә-юньгә кыр чәчәкләре һәм әчкелтем әрем исе таралган. Дөрес быел, тоташ яңгырлар явып тору сәбәпле, ул артык нык сизелми кебек. Без үзебез дә тормышның ачысына да, төчесенә дә күнегеп барабыздыр, мөгаен.

Һава торышының тотрыксыз булуына карамастан, элеккеге еллардагы кебек үк тамашачылар Сабан туена шактый күп җыелган иде. Утыз меңнәр чамасы булгандыр, диделәр. Шунысы гына борчый: биредә елдан-ел үзара татарча сөйләшүчеләр саны кими бара. Хәтта әби-бабайлар да оныклары белән күбрәк рус телендә аралашырга тырышалар. Ир­тәдән башлап кояш авышканчыга кадәр “Бердәмлек”кә язылырга өндәп утыруга карамастан, барлыгы бер язылучы табылды. Бу үткән елга караганда ике тапкыр кимрәк. Ә ул вакытта икәү язылганнар иде. Барлыгы Тольятти шәһәре һәм Ставрополь районы буенча “Бердәмлек”не бары 40лап кеше өенә яздырып ала. Бу санны күреп: “Бәлки, яшьләр интернет аша, социаль челтәрләрдә аралашадыр”, — дип тә уйлап куясың. Юк, юк, икән шул. Күпме эзләсәм дә, андыйларны очратмадым. Тольятти турында татарча түгел, русча хәбәрләрне дә табарга мөмкин түгел.

Тольятти татар милли-мәдәни автономиясенең “Вконтакте” челтәрендә ачылган битендә соңгы яңалык 2016 елның декабрендә урнаштырылган иде. Шуннан берничә юллык хәбәр укып, Тольятти шәһәренең элеккеге “Туган тел” оешмасының актив әгъзасы Нурмөхәммәт Ярмиевның вафат булуы турында белдем. Югыйсә, быелгы Сабан туенда Нурмөхәммәт әфәнде ник күренми икән, дип аптыраган идем.

Шулай. Бездә кеше мәң­гелеккә китә дә, үзе түгел, эшләгән эшләре дә, исеме дә онытыла. Бу, әлбәттә, дөрес түгел. Әгәр милли оешманың эшләгән эшләре турында үз вакытында язып, хәбәр итеп торучы матбугат чарасы, газета юк икән, сайты яисә, һич югында, социаль челтәрләрдә үз сәхифәсе дә ярап торыр һәм хәбәрләр тарату эшендә ярдәм булыр иде. Ә Тольяттида әлегә бу да юк.

Елына бер мәртәбә шәһәр Сабан туе һәм җыр фестивале үткәреп кенә, халык белән даими эш алып бармасаң, аның мәдәниятен дә, телен дә саклап калу мөмкин түгел. Милләттәшләребез күпләп яшәгән шундый зур шәһәрдә бер генә татар мәктәбенең дә булмавы аянычлы. Ә милли мәктәп татарларыбызны, телебезне саклауда зур этәргеч булыр иде.

Быелгы Сабан туена килгәндә, ул, гадәттәгечә, бәйрәмне ачу тантанасыннан башланып китте. Сәхнәдән тәбрикләү сүзләре белән Тольятти татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәүф Кирасиров, Җәмигъ мәчетнең имам-хатыйбы Ислам Гомәров, Тольятти шәһәр округы башлыгы урынбасары Игорь Ладыка, шәһәр Думасы рәисе Дмитрий Микель чыгыш ясадылар. Никтер яңа сайланып куелган шәһәр башлыгы Сергей Анташев үзе килмәгән. Югыйсә, башка елларда шәһәр башлыклары Сабан туйларында катнашмыйча калмыйлар иде бит. Бу юлы Дәүләт Думасынның яңа депутаты Владимир Бойко үзенең тәбрикләү сүзләрен әйтте. Ә инде күп еллар Россия Дәүләт Думасы депутаты булып эшләгән, хәзер губерна Думасы рәисенең беренче урынбасары һәм “Единая Россия” партиясенең региональ оешма секретаре итеп сайланган Екатерина Кузьмичева биредә үзен кунак кына түгел, хуҗа итеп тә саный кебек.

Үткән еллардагы кебек, быел да Тольятти Сабан туен үткәрергә булышу өчен Татарстанның Балык бистәсе районыннан район башлыгы Илһам Вәлиев җитәкчелегендә 45 кешедән торган зур делегация килгән иде. Илһам әфәнде татар һәм рус телләрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабан туе уңаеннан җибәргән котлау телеграммасын укыды, үзенең дә тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

Бәйрәмне алып баручылар Алия Галиуллина һәм Валерий Мальков өлкә губернаторы Николай Меркушкинның котлавын да яңгыраттылар.

Сәхнәдән, һәрвакыттагыча, татар халкы, аның Сабан туе бәйрәме турында күп матур фикерләр әйтелде. Тик алар купшы сүз булып кына калмас микән?

Быелгы Сабан туе Тольят­тиның чишмә башы булган Ставрополь-на-Волге шәһә­ренең 280 еллыгына һәм беренче тапкыр үткәрелүенә 30 ел тулуга багышланган дисәләр дә, бу турыда тәфсилләп искә алучы булмады. Ә тарихыбызны ясаучылар моны онытырга тиеш түгелләр иде.

Соңгы елларда Тольятти Сабан туйларында татар халкына хас булмаган төрле спорт бәйгеләре, уеннар, фестивальләр күрсәтелә башлаган иде. Берничә мәртәбә кикбоксинг көрәше белән мавыгып алу булды. Ике ел рәттән яшьләргә “Буяулар фестивале”ндә (“Фестиваль красок”) катнашу тәкъдим ителде. Күпләр, моны хаклы рәвештә Сабан туеның исеменә туры китерергә тырышып, “Пәри туе” дип атамаганнардыр, мөгаен. Чөнки бу фестиваль дигәннәре әхлаки һәм физик яктан да яшьләргә бернинди тәрбия бирмәгәне әллә кайдан күренеп тора иде бит.

Ә менә быелгы Сабан туенда тамашачыга Тольяттида киң тарала башлаган традицион Фудокан каратэ-до дип аталган бәйге күрсәтелде. Тамашаны оештыруга күп көч куйган шушы спорт төре Фе­дерациясенең мактаулы президенты Сөләйман Утюшев, спорчыларның чыгышы тә­мамлаганнан соң, оешма тренерларына һәм активистларына Рәхмәт хатлары тапшырды. Кем белә, бәлки, киләчәктә бу япон көрәше дә Тольятти татарлары арасында таралу алыр әле.

Ә менә үзебезнең татар көрәше биредә нинди хәлдә соң? Бер караганда, барысы да әйбәт, үз урынында кебек. Әнә, язын, татар көрәше буенча Бөтенроссия чемпионаты да Тольяттида үткәрелде бит. Шулай да, быелгы Сабан туенда келәмдә җирле татар көрәшчеләренең аз булуы борчый, әлбәттә. Төрле авырлыктагы үлчәүләрдә 1, 2, 3 урыннарны алучылар арасында барысы да диярлек Татарстанның Балык бистәсе районынан килгән көрәш осталары иде. Алмаз Хаматханов (70 килограммлы үлчәүдә), Рамил Гыйзетдинов (80 кг) беренче урынны яулады, бертуганнар Фирдүс һәм Фәнүс Зариповлар (80 кг) икенче һәм өченче урыннарга чыкты. Иң авыр үлчәү категориясендә (100 кг) Айназ Билалов Димитровгард шәһәре пәһлеваны, Россия чемпионы Сергей Павликка гына оттырып, көмеш медальгә ия булды. Призлы урыннарны яулаучылар арасында мөселман фамилияле Урта Азия егетләре генә, ә татарлар бөтенләй юк иде диярлек.

Шунысы куандыра: быел, үткән елдагы кебек үк (бәлки, финанслар җитешмәгәнгәме, әллә моның кирәк түгеллеген аңлапмы) Сабан туеның абсолют батырына автомобиль би­релмәде. Шулай булса да, көрәш кис­кен барды. Абсолют батыр исемен тольяттилы Олег Клинов яулады һәм ул Сабан туеның төп бүләгенә – сарык тәкәсенә ия булды.

Безнең шәһәрдәге Сабан туйларында, мөмкинлекләр бул­мау сәбәпле, ат чабышлары бөтенләй үткәрелми. Ә менә Тольяттида ул уңайлык бар. Ярышта һәр елны өч-биш ат катнаша. Быел исә чабышкыларның саны унга җиткән иде. Атларның күбесе ярышларга Ставрополь районының Татар Выселкие авылы крестьян хуҗалыгы башлыгы Рифат Низамов әзерли. Бу юлы да аның чабышкылары сынатмады. Финалда беренче булып финишка Посланник кушаматлы чабышкы килде, икенче урынга Август чыкты, ә менә пони токымлы Гарольдның өченче булуы көтелмәгән хәл буларак кабул ителде.

Шулай да чабышта, атлар­ның хуҗалары татар булуга карамастан, жокей кызларның берсенең дә үзебез­нең милләт кешесе түгеллеге кызганыч, әлбәттә. Димәк, татарларны бу ярышларда катнашуга тартырга кирәктер.

Көне буе Сабан туеның ике сәхнәсендә концерт программасы барды. Анда Татарстанның популяр җырчылары Нияз Җәләлов, Ринат Рәхмәтуллин белән бергә Тольяттиның үзешчән сәнгать артистлары да, Балык бистәсе районынан килгән “Рапсодия” бию төркеме дә, “Чулман моңы” гармунчылар ансамбле дә, аерым җырчылар да чыгыш ясадылар.

Шулай да Тольятти үзеш­чәннәре соңгы елларда берникадәр саега башлаганнар кебек тоелды. Ветеран җырчыларының берсе – Мәсгуть ага Хәйбулловтан башка истә калырлык җырчылар булмады, диярлек. Бәлки, мин генә игътибар биреп җиткер­мәгәнмендер.

Кайберәүләр нигә бу ким­челекләр турында язарга кирәк икән, дияргә дә мөмкин. Алар һәр урында да җитәрлек бит. Шундый авыр шартларда зур бәйрәм оештырулары өчен милли активистларга рәхмәт сүзләре генә әйтергә кирәктер, мөгаен. Хәер, аларның күпчелеге бу язманы укымаслар да әле. Инде әйткәнемчә, Тольяттида “Бердәмлек”не бик азлар гына өенә яздырып ала бит. Алар арасында милли активистларның булуы бик тә икеле.

Интернетның социаль челтәрләрендә дә милли мәсьәләләр турында татарча түгел, русча да фикер әйтү­челәр әлегә күренми. Әле ярый Сабан туйларының даими алып баручысы булган “Спортивное обозрение” в Тольятти” газетасының һәм интернет сайтының редакторы, журналист Валерий Мальков бар. Ул үз газетасы битләрендә һәрвакыт Тольятти Сабан туе турында язмалар да, фоторәсемнәр дә урнаштырып тора. Быел әле видеофильм да тәкъдим итәргә җыена.

Көрәш мәйданының алыштырсыз судья комментаторы Валерий Капраловка да рәхмәттән башка тагын нәрсә әйтәсең инде? Рәхмәт барсына да. Тик шулай да Тольятти Сабан туйлары турында күбрәк татарча сөйләүләрен, татарча язуларын ишетәсе, укыйсы килә. Бәлки, киләчәктә бу мәсьә­ләләргә дә тиешле игътибар бирелер әле, дип өметләнергә кирәк.

Тольятти Сабан туе кунаклары һәм оештыручылары.

Тольятти Сабан туе кунаклары һәм оештыручылары.

Олег КЛИНОВ.

Олег КЛИНОВ.

Мәсгуть ага ХӘЙБУЛЛОВ.

Мәсгуть ага ХӘЙБУЛЛОВ.

Посланник (уңда) Августны узып бара.

Посланник (уңда) Августны узып бара.

Кояш кичкә таба авышып, бәйрәм тәмамланырга вакыт җитеп килгәндә, Сабан туе мәйданы өстеннән тагын бер көчле яңгыр явып узды. Һава тагын да сафлана төшеп, инде бөтенләй сизелми башлаган әрем исе яңадан тирә-юньгә таралды һәм колакта җырчы Фән Вәлиәхмәтов башкаруындагы таныш җыр яңгырый башлады.

Тынга бирми әремнәрнең

Әрем исе, әрем тәме…

Әллә инде үзебез дә

Шул әремнәр хәлендәме?

Тольяттиның Идел буе аланлыгында шул әремнәр җанга тынгы бирмичә, безгә татар булуыбызны онытмаска кирәклеген исебезгә төшереп тора иде…

 

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1152

Один комментарий

  1. Укып чыккач… Кэефлэр начар булды((((
    Тольятти шэhэре очен упкэлэтерлек(
    Эшлэгэн эшлэр юкка чыкты ((((. Бары язган сузлэрегез дореслек!!!