Иске Ярмәк авылында татарларның иң яраткан бәйрәме гөр­ләп үтте (2НЧЕ ФОТОРЕПОРТАЖ)

1-DSC_0138Исегезгә төшереп үтәбез, үткән атна шимбәсендә Иске Ярмәк авылында татарларның иң яраткан бәйрәме гөр­ләп үтте. Көнозын мәйданда моң-җыр яңгырады, ат чабышлары ярсыды, ирләрнең көч сынашу авазлары ише­телде. Сабан туе Иске Ярмәк авылының 280 еллык юбилеена багышланган иде.

Бәйрәм җыелган кунакларны татар көйләре белән каршы алды. Туган-тумачалар, күптән күрешмәгән дус-ишләр белән күрешеп, хәл-әхвәл сорашканнан соң, кемдер Сабан туе мәйданына, ә кемдер сәүдә рәтләрен йөреп чыгарга ашыкты. 

Билгеле булганча, Сабан туеның төп геройлары — хезмәт алдынгылары. Көндәлек тормышта ял бик аз татыганнар әлеге бәйрәмдә дулкынлану хисе белән тулдылар. Бу көнне Таһир Кәримовка, Әхмәтвәли Хәмәдиевка, Гөлнур Фәттаховага, Ядкәр Яруллинга, Гөлфия Вәгыйзовага, Резидә Вәлиевага, Җәлил Сәлаховка, Сылу Әмировага, Наил Рәфыйковка, Гөлисә Бәдретдиновага “Иске Ярмәк авылы җирлегенең Мактаулы гражданины” исеме бирелде. Фәрзәния Хәсәншинага Самар Губерна Думасының дипломы, Гали Каюмовка, Рәхимҗан Абдуллинга, Гөлнара Вәлитовага, Эльвира Галимовага Рәхмәт хатлары тапшырылды. Район администрациясенең Мактау кәгазьләре белән Айсылу Сафина һәм Наил Хәсәншин,  Рәхмәт хатлары белән Нәгыйм Гыйбадуллин, Фәрит Сәбитов, Айсылу Камалетдинова, Сания Бәдретдинова һәм башкалар бүләкләнделәр. 50, 55, 60 ел бергә яшәгән парлар да зурланды. Шулай ук бәйрәмнең иң олы һәм иң кече яшьтә булган кунакларын да ачыклап, үзләрен бүләкләделәр.

Якташларыбыз, талантлы җырчылар Роза Мостафиева һәм  Ренат Инсаповның чыгышлары бәйрәмгә тагын да күтәренке кәеф, ямь өстәде. Концерт программасы шулай ук авыл үзешчәннәренең катнашуы белән дә үрелеп барды.

Сабантуй – ул милли уен һәм ярыш мәйданы да. Шуларның иң мавыктыргычы, әлбәттә, татар көрәше. Гадәттәгечә, бәйгене яшүсмерләр башлады. Абсолют батыр исеменә Татарстаннан Рөстәм Йосыпов лаек булды, икенче урында — Иске Усман авылы егете Илдус Нуртдинов, өченче урында — Камышлыдан Руслан Латыйпов. Бераз киңәшкәннән соң, хөкемдарлар Сабан туе батырына тиешле төп бүләкне – сарык тәкәсен Иске Ярмәк авылы егете Рамил Каһировка бирергә булдылар. Рамилнең үз авырлыгында җиңү яулаганын истә тотып, аларның карары белән халык та килеште.

Ә менә гер күтәрүдә Камышлы район үзәгеннән килгән Марат Шәвәлиевка тиңнәр булмады. Ул 32 килограммлы герне  37 мәртәбә күтәрде. Штанга күтәрү буенча беренчелекне 100 кг авырлыкны җиңгән Рөстәм Йосыпов алды.

Кул көрәштерү мәйданчыгы тирәсендә дә бик җанлы иде. Ир-атлар арасында Ринат Габидуллинга, хатын-кызлар арасында Юлия Шәйдуллинага тиңнәр табылмады. Колга башына иң тиз менеп җитүче  Иске Усман авылы егете Шамил Гыйльфанов иде.

Ат чабышлары — Сабан туйларның иң күркәм ярышы булып санала. Иске Ярмәк авылында яшәүче Фәрит Галимулла улы Гайфуллинның Рекорд кушаматлы аты быел да беренчелекне бирмәде.

Шулай итеп, һәркемнең җанына тансык, якын бу бәйрәмне кемнәрдер спорт уеннарында, бәйгеләрдә җегәрен сынар өчен көтеп алган, икенче берәүләр тамаша карау өчен дип килгәннәр, ә өченчеләренең күңелендә кунакка кайткан дуслары, туганнары белән күрешү хисе яна иде. Иң кадерлесе, Иске Ярмәк авылының 280 еллык юбилеена багышланган әлеге Сабан туе авылдашларыбызның күңелендә бетмәс-төкәнмәс, ел буена җитәрлек хатирәләр калдырды.

1-DSC_0120 1-DSC_0128 1-DSC_0131 1-DSC_0134 1-DSC_0138 1-DSC_0142 1-DSC_0145 1-DSC_0146 1-DSC_0156 1-DSC_0159 1-DSC_0161 1-DSC_0162 1-DSC_0164 1-DSC_0167 1-DSC_0168 1-DSC_0174 1-DSC_0176 1-DSC_0179 1-DSC_0184 1-DSC_0187 1-DSC_0194 1-DSC_0198 1-DSC_0199 1-DSC_0208 1-DSC_0217 1-DSC_0223 1-DSC_0228Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru


КОНТЕКСТ:

Иске Ярмәк авылының 280 еллык юбилеена багышланган Сабантуй гөрләп узды (1НЧЕ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Просмотров: 1701

Один комментарий

  1. Кунелне борчый шул: катнашучы атлар эз. Камышлыдан Ахметзяновнын «Сара» дигэн аты, Дэулэтколдан Вэлиев Эдуарднын аты, Хэйруллин Маратнын «Наташасы», Гайфуллиннын «Рекорды» чапты. Элек бик куп була торган иде бит(((