Татар яшьләре, буыннар бәхәсе һәм милләт киләчәге турында уйланулар

Айрат Фәйзрахманов

Айрат ФӘЙЗРАХМАНОВ (1985), тарих фәннәре кандидаты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисенең урынбасары.

Гаяз Исхакыйның фаразына караганда, милли инкыйраз татарларның алгарыш юлы белән бара алмаудан килеп чыгачак. Алгарыш исә, яңача алымнарны, заманча форматларны куллануны аңлата. Татарлар моңа әзерме? Яшьләр нәрсә тәкъдим итә ала?

ХХ гасыр башында милләтебезнең үсеше нәкъ заманча форматларга нигезләнгән проектларга бәйле булган. Милли мәгарифнең яңача белем бирә башлавы, театр, музыка сәнгате барлыкка килүе, әдәбиятта яңа шәхесләрнең үзгә фикерләре яңгарывы, иҗтимагый-сәяси газеталар чыга башлау – боларның барысы да уңай йогынты ясаган. Кадимчеләр белән җәдитчеләр арасындагы бәхәстә яңалык җиңде. Татар байлары үз хәйрия акчаларын таш диварларга гына түгел, ә яңа форматтагы мәдәнияткә, заманча мәгарифкә, яшь сәләтле шәхесләрне үстерүгә юнәлткән.


Размышления о роли татарской молодежи, споре поколений и будущем татарского народа
Татарские проекты. Что такое национальное вырождение и национальный прогресс. Старшее и молодое поколение татарского общественного движения, противоречия. Новые форматы и новые методы работы. Идеи ключевых проектов.
Айрат Файзрахманов (1985), Казань
Кандидат исторических наук, заместитель председателя Всемирного форума татарской молодежи.


Reflections on the Role of the Tatar Youth, Generational Dispute and the Future of Tatar People
Tatar projects. Concepts of national degeneration and national progress. The older and younger generation of the Tatar social movement, contradictions between them. New formats and new methods of work. Ideas of key projects.
Airat Faizrakhmanov (1985), Kazan
Ph.D. in history, Deputy Chairman of the World Forum of Tatar Youth.


Бүген тәррәкыяти җәмгыять төрле проектлар аркылы үсә. Әйтерсең лә, дөнья уңышлы проектлар җыелмасыннан тора. Тиз үзгәрүчән дөньяда татарлар, тарих куласасыннан төшеп калмас өчен, һәрдаим заманча милли проектлар тудырырга тиеш. Бары тик йөзләп милли проектантлар төркеме булганда, без милләт буларак үсә алырбыз. Үсәргә теләмәгән, сакланып калуны максат итеп куйганнар – фольклор калдыгы һәм ахырда инкыйраз корбаны.

Ата-аналар татар мәктәпләренә балаларын бирми, дип зарланабыз. Ә сәбәбе нидә? Алдынгы милли мәктәп, милли проектлары белән мактана алабызмы соң? Милли мәгарифтә заман кешесенең ихтыяҗына туры килә торган уку йортлары юк диярлек. Ә милли мәгариф тармагы яңача эшли ала.

Моның уңай мисаллары – «Сабыйлар» белем үзәге, «Гыйлем», «Әлбәттә», «Үчтеки» проектлары. Әмма алар бармак белән санарлык. Милли оешмалар, лидерлар иҗтимагый проектларның яңача методикасы белән эш итми. Кайсылары гына краудфандинг технологияләрен белә икән?

Кем киң җәмәгатьчелек каршында TED форматында тәҗрибәсе турында кызыксындырырлык итеп сөйли ала?

Айрат Фәйзрахманов2Иҗтимагый хәрәкәтебездә грант-менеджерлар, HR, PR белгечләре, фасилитаторлар һәм проектантлар кайда бар?

Һичшиксез, татарлар арасында андый белгечләр җитәрлек, әмма аларның тәҗрибәләрен милли оешмаларыбыз кирәксенми, һаман искечә эш итүне хуп күрә.

Шулай да вазгыятьне уңай якка бору омтылышлары бар. Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы үз эшчәнлеген заманча проектлар форматында алып барырга тырыша. Үз көчләре белән дистәләгән заманча проектны тормышка ашырдылар, тагын дистәләрчә проект идеялары, планнары тормышка ашуын чират көтеп тора. Тик аларның иҗади фикерләве, көче, тәвәккәллегенә никадәр ихтыяҗ бар икән соң?

Татарстанны алсак, яшьләр сәясәтенә игътибар бирелә, алар өчен махсус чаралар да уздырыла, әмма буыннар арасында бер-береңне аңлау һәм ихлас кызыксыну юк диярлек дәрәҗәсендә. Күп очракта өлкән буын яшьләрне аңламыйча, аларның эшчәнлеген «төтен чыгару», «коры PR» дип кимсетеп бәяли. Тәнкыйть исә эшне тоткарлый. Бәлки, өлкәннәр дөрес бәяли дип уйга калына, ә фикерләгән вакытта, күз йомганчы, 1 — 2 ел уза да китә. Һәм тагын дөньядан куып җитә алмаслык дәрәҗәдә артта калганыбызны аңлыйбыз. Янәшәдә генә, безнең белән бергә яшәгән рус зыялылары әллә нинди кызыклы мәдәни проектлар белән шаккатыра. Күп очракта алар да акчасыз эш итә, әмма, бездән аермалы буларак, ахмак эш башкарабыз, дип югалып калмыйлар, тоткарланмыйлар.

Татарның акчасы да бар кебек, тик милләт үсешенә билгеләнгән матди ресурслар дөрес тотыламы? Еш кына алар таш диварларны торгызуга, узган гасыр технологиясенә нигезләнгән программаларга, яшь буынга кызык булмаган форматтагы проектларны финанслауга тотыла. Моның төбендә без дә башкалардан аерылмыйбыз, тик тормыйбыз, хәрәкәтләнәбез дигән күз буяу ята түгелме?

Тишек көпчәк тарих машинасыннан төшеп калмаска мөмкинлек бирә, аргамак кебек, алга ыргылыр өчен тышаулардан арынырыга кирәк.

Тәвәккәллек, өлкән буынның татар яшьләренә ышануы һәм матди чыганаклар ярдәмендә дистәләп институциональ ачык проектны тормышка ашырып булыр иде.

Мәсәлән, күчмә милли университет проекты. Бу Татарстан шәһәрләре, төбәкләре буйлап йөри торган татар телле лекторийлар, проектлар мәктәбен, «Курсера» мисалында татар телле он-лайн курслар, «Әлбәттә», «Постнаука» нигезендә видеоязмаларның җыелмасын үз эченә алырга мөмкин.

Әлеге эшне башлап, соңыннан, Европадагы көчле уку йортлары белән берлектә, халыкара дәрәҗәдәге программалар нигезендә Милли белем үзәге итеп оештырырга мөмкин. Мондый проект өчен йөзләп кешелек штат та, аерым зур бина да таләп ителми. Бу эшне 8 — 10 кешелек команда да башкарып чыгарга сәләтле. Бу – татарның хыялы булган милли университетны булдыруга зур адым. Монысы – бер проект.

Икенчесе – татар телендәге фильмнар җитештерүгә ярдәм итүче фонд булдыру. Режиссерлар төшерсен, начармы, яхшымы, әмма иҗат итсеннәр генә! Яшьләрнең чираттагы хыялы – Милли креатив үзәген булдыру.

Казаныбызда гына йөзләп милли дизайнер, берничә дистә кул осталары иҗат итә. Аларның эшләрен бизнес дәрәҗәсенә үстерер өчен, зур аудиториягә танытыр өчен аерым бер үзәк, бизнес-мәйданчык кирәк. Дизайнерлар архитекторлар белән берлектә Казанны «татарлаштыру» эшен дә башкара башларлар иде.

Бу – шәһәр биналары, йортлары заманча, әмма милли үзенчәлекләр белән төзелүгә бер адым. Шул юнәлештә фикерләүче һәм иҗат итүчеләрнең санын арттыруга сәбәп булачак. Киләчәктә бу мәйдан яңа һөнәрләр үзләштерә торган белем үзәге дә булып үсә ала. Иманым камил, әлеге эшне дә биш кешелек структура башкарып чыга алыр иде.

Тагын бер мөһим проект телгә бәйле. Татарча хаталы язулар яки татарча гомумән онытылган очраклар турында күп языла, тәнкыйть ителә. Моң-зар күп, әмма мәсьәләне хәл итү юлы бар бит. Кирәк икән, кешеләр өчен тылмач хезмәтен тәкъдим итик! Ул «кайнар линия» рәвешендә тиз һәм сыйфатлы эшләсен. Татарстанда бюджет хисабына оештырылган һәрбер чара, программа, проект икетелле булырга тиеш. Әмма моны тормышка ашырыр өчен инфраструктура юк. Хәтта плакатлар, афишаларны да татар теленә тәрҗемә итәрлек көч күренми. Тәрҗемә үзәге булса, эшмәкәрләр соранып, теләнеп, эзләнеп йөрмәс иде. Элмә такта ике телдә кирәк икән, ул кайда мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын белергә тиеш.

Глобальләшү заманында татарлар яңача алымнарга, заманча форматларга нигезләнеп, татар телле шәһәр мәдәниятенә аеруча игътибар итәргә тиеш. Өлкән буынның тәҗрибәсен, милли бизнесның ресурсларын, дәүләтебезнең милли мәдәниятен кайгыртырга теләвен, яшь буынның идеялары һәм проектлары белән бергә инкыйразга таба түгел, ә алгарыш юлына басып, алга барырга бөтен мөмкинлекләр бар.

Айрат ФӘЙЗРАХМАНОВ (1985), тарих фәннәре кандидаты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисенең урынбасары.

Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена багышланган «Самар татарлары» журналының «Инкыйраз яки яңарыш» дип аталган махсус чыгарылышы.

 

 

 

Просмотров: 1326

Комментирование запрещено