Башкортостан татарлары һәм татар милләтенең киләчәгендәге рольләре

Илнар ГАРИФУЛЛИН (1988), тарихчы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы Советының әгъзасы.

Илнар ГАРИФУЛЛИН (1988), тарихчы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы Советының әгъзасы.

Бүгенге көндә Татарстаннан тыш иң зур татар этник төркеме Башкортостанда урнашкан. Хәзерге көндә, фәнни яктан объектив карасак, биредә 1,2 млн. татар һәм, моңардан тыш, 200 – 250 мең үзләрен татар телле башкорт дип атаган этник төркем яши. Шулай итеп, Башкортостанда бүген 1, 45 миллион татар телле халык яши.

Хәзерге көндә дә татар милләтенең киләчәгендә Башкортостанда яшәүче татарлар бик мөһим роль уйныйлар. Чөнки, алдарак әйткәнчә, беренчедән, монда, Татарстаннан тыш, иң зур татар төркеме яши. Икенчедән, Башкортостан татарларының этник үзаңы, башка төбәкләрдә яшәүче татарлар белән чагыштырганда, көчлерәк.



Татары Башкортостана и их роль в будущем татарской нации
В Башкортостане проживает самая крупная территориальная группа татарской этнонации за пределами Татарстана. В настоящее время татароязычное население республики составляет около 1.450.000 человек и они де-факто являются коренным народом в Башкортостане. По причине своей численности, а также сильного национального самосознания, судьба татар Башкортостана во многом определяет будущее всей татарской этнонации. Поэтому скорейшее решение национальных проблем татар Башкортостана – критически важная задача, стоящая не только перед самими татарами Башкортостана, но и перед татарами в целом, государственными институтами Татарстана, Всемирным конгрессом татар.
Ильнар Гарифуллин (1988), Казань-Уфа
Историк, член Совета Всемирного форума татарской молодежи.


Tatars of Bashkortostan and Their Role in the Future of the Tatar Nation
Bashkortostan is the homeland for the largest territorial group of Tatar nation outside of Tatarstan. Currently, the Tatar-speaking population of the republic is about 1,450,000 people. De-facto they are indigenous people in Bashkortostan. Due to large numbers and strong national identity, the fate of the Tatars of Bashkortostan largely determines the future of the entire Tatar nation. Therefore, the solution of the national problems of Tatars in Bashkortostan as soon as possible is a critical task not only for the Tatars of Bashkortostan themselves, but for the Tatars in general, for the state institutes of Tatarstan, and for the World Congress of the Tatars.
Ilnar Garifullin (1988), Kazan-Ufa
Historian, Member of the Council of the World Forum of Tatar Youth.


Бер кечкенә генә мисал: 2002 һәм 2010 еллар арасындагы җанисәп мәгълүматына карасак, Русия Федерациясенең берничә субъектларында гына татар саны кимемәде. Бу – Татарстан, Башкортостан һәм Көнбатыш Себер төбәкләре. Хәтта Мәскәү шәһәрендә дә ике җанисәп арасында татар саны кимеде. Ә бит, эш хакы югарырак булгач, Мәскәүгә бөтен Русиядән миграция бара (шул исәптән татарлар да).

Бүгенге көндә Башкортостанда яшәүче татар телле халык ике өлешкә бүленә – татарлар һәм үзләрен татар телле башкортлар дип атаган этник төркем.

Татар телле башкортлар – ул революциягә кадәр башкорт катламында торган төрки-татар халкының токымы.

Тел буенча да, милли гореф-гадәтләр буенча да, менталитет ягыннан да татарлардан аларның бер аермасы да юк. Шуңа күрә ясалма киртәләр куелмаса (моның белән инде башкорт тарихчылары, милли хәрәкәт һәм алар яклы булган түрәләр шөгыльләнә), алдагы берничә дистә ел арасында татарлар һәм татар телле башкортларның бер милләткә әйләнү тенденциясе бара.

Башкортостан татарлары кайдан барлыкка килә соң? Бу – бик мөһим сорау, чөнки милләтнең хәзерге көндәге урыны хәтта тарихка да таянып билгеләнә. Бу вакытта, мәсәлән, «төп халык» дигән термин барлыкка килә. Дөньякүләм хокук тәҗрибәсенә карасак, димәк, «төп» халыкларның хокуклары, күчеп килгән милләтләргә караганда, югарырак позициядә тора.

Үзен «төп халык» дип кем әйтә ала соң? «Төп халык» дөньякүләм хокукы буенча – элеккеге заманнан ук билгеле бер территориядә яшәгән һәм шунда бердәм милләткә оешкан халык.

Башкортостан татарларының ата-бабалары хәзерге Башкортостан территориясенә борынгы заманнан ук килеп урнаша башлыйлар. Мәсәлән, Идел Болгары дәүләтенең көнчыгыш чикләре хәзерге Башкортостан территориясеннән үтә һәм Уралга хәтле җиткән була. Бу тарихи факт борынгы чыганакларда ачык күренә: Юлианның (венгр монахы) сәяхәт язмаларында (XIII гасыр) һәм урыс елъязмаларында (летопись). Мәсәлән, Лаврентьев елъязмасында Идел Болгары чиге сакчыларының монгол гаскәрләре белән 1229 елда көрәшүе, Яик елгасы яныннан үткәне турында шундый мәгълүмат бар: «… лета 6737 лето [1229 елда] саксини и половци възбегоша из низу к болгаромъ передъ татары; и сторожеве болгарьскыи прибегоша, бьени отъ татаръ близь рекы, ейже имя Яикъ».

Бу тарихи чыганак турыдан-туры шуны күрсәтә – Яик елгасыннан көнбатыш якка Идел Болгары дәүләтенең территориясе урнашкан була.

Соңрак Башкортостан җирләре Алтын Урда эченә керә. XIV гасырда Алтын Урда таралгач, хәзерге Башкортостанның көнбатыш өлеше Казан ханлыгының Агыйдел улусы дип атала.

Көнчыгыш территориясе Себер ханлыгына керә, көньягы- Нугай Урдасына.

Шулай итеп, бүгенге Башкортостан җирләре татар халкы өчен беркайчан да чит булмаган, чөнки боларның бөтенесе дә татар дәүләтләре эченә кергән.

Шуңа күрә Башкортостан татарларын килмешәк халык түгел, төп халык дип атасак, бу сәяси яктан да, тарихи яктан да дөрес була.

Башкортостан – татарлар өчен үзенчәлекле, сакраль үзәк. Чөнки татар милләтенең иң авыр вакытында – көчләп чукындыру, христианлаштыру, яшәгән җирләрдән куган чакларда (XVII-XVIII гасырлар) элеккеге Казан ханлыгының Агыйдел улусы территориясе татар халкының көчен саклап кала. Чөнки иң пассионар, нонконформист булган милләт вәкилләре, үз диннәрен саклап калыр өчен, күпләп монда күчә башлый.

Бу вакытта шуны да билгеләп үтәргә кирәк – татар халкының үз дәүләтчелеген кайтарту революция елларында Уфа шәһәреннән башлана!

Димәк, шуңа күрә дә Уфа шәһәре һәм Уфа губернасы әлеге татар милләтенең оешыунда бик зур роль уйнады. Шулай ук Татарстан Республикасын төзүчеләр тамырлары белән – Уфа якларыннан.

Мәсәлән, безнең күренекле сәяси шәхесләр – М. Солтангалиев, Сахиб Саид-Галиев, Галимҗан Ибраһимов Уфа губернасында туып, Уфа шәһәрендә үзләренең сәяси карьерасын башлап җибәрәләр. Барысы да Татар автономия республикасының төп нигезен салучылар булалар.

Шулай ук Уфа шәһәре 1917 – 1918 елларда татар дөньясының башкаласына әйләнә. Мәсәлән, биредә төрки-татар милли-мәдәни мохтариятенең һәм Идел-Урал республикасының органнары урнаша: Милли идарә, Милли мәҗлес.

Татар милләте бердәмләшкән вакытта Уфа губернасы, Уфа шәһәре татарларның милли үзәгенә әйләнә. Ләкин моңа карамастан, 1922 елда Уфа губернасының татарлар компакт яшәгән өч өязен (Бәләбәй, Бөрө, Уфа) Башкорт автономиясенә кушалар.

1937 елдагы БАССР Конституциясендә татар, башкорт һәм рус теллләренә бер дәрәҗәдә рәсми статус бирелә.

1978 елның декабрь аенда татар телен БАССР Конституциясеннән алып ташлагач, башкортлашу сәясәте башлана. Мәсәлән, шул вакытта дәүләт органнары 1979 елның җанисәп нәтиҗәләрен үзгәртеп, татарларның бер өлешен башкорт халкы итеп яздыра. Моңардан тыш, татар мәктәпләрендә татар теле урынына башкорт теле туган тел буларак укытыла башлый.

Мондый сәясәтнең төп максаты – татарларны башкортлаштырып, башкорт халкының санын арттыру. Ләкин 1987 елда республиканың элеккеге җитәкчесе Мидхәт Шакировны башкортлаштыру сәясәте өчен урыныннан алгач, бу сәясәт юкка чыга.

Ә инде Совет дәүләтендә демократизация процесслары башлангач, Башкортостан татарлары бик тиз күтәреләләр. Алар, башкорт һәм рус халыкларына карата, үз оешмаларын алданрак төзи башлыйлар.

Татар мәктәпләре яңадан торгызыла, Туймазыда һәм Уфада дәүләт театрлары ачыла. Татар телендәге яңа мәгълүмат чаралары оештырыла. Ләкин Башкортостан татарлары үз теленә дәүләт статусын кайтара алмыйлар һәм М. Рәхимовның сәяси системасы төпләнгәч, 90нчы елларның уртасында башкортлаштыру сәясәте яңадан барлыкка килә.

Башка мөмкинлекләр калмагач, татар оешмалары республика җитәкчелегенә оппозициягә басып, аның белән көрәшә башлыйлар. 2010 елда бу көрәшнең максаты тормышка ашырыла – Мортаза Рәхимов үз урыныннан китә.

Яңа президент Р. Хәмитов килгәч, милли сәясәткә турыдан-туры кагылмый, шуңа күрә дә 2010 елның җанисәп нәтиҗәләре каршылыклы килеп чыга. Ләкин дә, моңа карамастан, бу җанисәп бер нәрсәне ачык күрсәтә – башкортлаштыру сәясәте алып барылган булса да, Башкортостан татарлары милли үзаңыннан баш тартмыйлар һәм этник потенциалларын саклый алалар.

Татар проблемасы буенча Башкортостанда нәрсә эшләргә кирәк? Әлбәттә, иң мөһим нәрсә – Башкортостан татарларының этник потенциалын (халык санын) сакларга. Татарларның халык саныннан башка, үзләренең компакт яшәгән территорияләрен (Башкортостанның көнбатыш ягы) «татар җире» буларак калдырырга кирәк.

Программа-максимум – Башкортостан татарларына сәяси субъектлык статусын закон нигезенә кертергә кирәк. Моңа нәрсәне кертәбез? Беренчедән, татар теленә дәүләт (официаль) статусын кайтартырга. Әгәр Конституция татар теленә дәүләт статусын кайтара икән, шул вакытта: Башкортостан татарларының этномәдәни проблемалары автоматик рәвештә чишелә, чөнки ул татар теленең (халыкның) милли хокукларын башкорт һәм руслар белән бер дәрәҗәгә куя.

Сәяси яктан татар милләтенең Башкортостан республикасы эчендә легимтим урыны билгеләнә. Татар теленең дәүләт статусы киләчәктә татар халкы хокукларының гарантиясе булып тора ала.

Мондый вариант килеп чыкмый икән, яки хәзерге көндә мөмкинлекләр булмый икән, бу вакытта программа-минимум бар, һәм, әлбәттә, аңа ориентир тотарга кирәк.

Программа-минимум. Татар мәктәплеренең (гадәттәгечә, зур шәһәрләрдә) санын күбәйтергә. Уфада бер яхшы гына, үрнәкле татар гимназиясен ачарга кирәк. Анда татар милли интеллигенция, элита үстерелергә тиеш.

Башкортостанның дәүләт телевидениесендә татар телле тапшыруларның редакциясен ачарга. Моның турында 4 ел элек сүз кузгатылган иде. Тапшыруны алып баручылар арасында кастинг та үткәрелде, ләкин аннан соң бу эш туктап калды. Уфадагы яшьләр театрында һәм курчак театрында татар труппасын ачу. Уфа һәм шәһәрләрдә күренекле татар иҗтимагый шәхесләргә, язучыларга һәйкәлләр кую. Менә шушы программа-минимум тормышка ашырылса, татар милләтенең киләчәге өметле булачак.

Бу эшләрдә Татарстан Хөкүмәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы катнашырга һәм Башкортостан татарларына булышырга тиеш. Башкортостан татарларына карата әлеге вакытка кадәр күзәтелгән пассив позиция тарихта гына калырга тиеш. Бу инде Уфа якларындагы милләттәшләребез өчен генә түгел, бу – бөтен татар милләтенең киләчәге өчен кирәкле нәрсә.

Башкортостан татарлары юкка чыкса, бу татар халкына зур зыян китәрәчәк, чөнки ул очракта татар Русия эчендәге бер кечкенә, башкалардан аерылмаган милләт булып калачак.

Шуңа күрә хәзерге вакытта Башкортостан татарларының проблемасын чишү – татар милләте өчен иң мөһим максат.

Илнар ГАРИФУЛЛИН (1988), тарихчы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы Советының әгъзасы.

Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена багышланган «Самар татарлары» журналының «Инкыйраз яки яңарыш» дип аталган махсус чыгарылышы.

Просмотров: 1356

Комментирование запрещено