Салават Фәтхетдинов быелгы концертында цирк күрсәтергә җыена?!

6dea91aae0daa5f1071c98671b5078e6_LТатарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов җиң сызганып, ныклап торып яңа сезонга әзерләнә. Бу көннәрдә җырчының ау йортында (икенче катында студиясе бар – авт.) иртә-кич репетицияләр гөрли. Башка елларга ошамаган, бик үзенчәлекле программа көтелә, ди.

Шекспирның: “Тормыш – театр, ә без барыбыз да актерлар”, – дигән гыйбарәсе бүгенге тормышка бик үк туры килеп бетми дип, Салават Зәкиевич аны болай үзгәрткән: “Тормыш – цирк, ә без барыбыз да клоуннар”. Һәм менә шушы күренешне ул сәхнәдә күрсәтергә җыена икән.

Концертта 30га якын артист чыгыш ясаячак, җырчы тарафыннан 30лап яңа һәм яңартылган элеккеге җырларны ишетеп булачак. Кыскасы, гади генә концерт булмаячак. Дөрес булса, Салават үзе дә сәхнәдән акробатик номер күрсәтергә җыена.

Элеге тамаша өлкәннәргә генә түгел, балаларга да кызык булырга охшап тора.

tukai-rt.ru

Просмотров: 1033

Комментирование запрещено