Урта мәчеткә — 25 ел

2017-07-24_11040413 июль көнне Камышлы авылында олы вакыйга булды. Бу көнне Камышлы халкы урта мәчетнең тарихи көнен — 25 еллыгын бик зурлап билгеләп үтте.

Шушы тантанага кунак итеп Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Җәмигъ мәчете имамы, Самара өлкә Диния нәзарәтенең җаваплы сәркатибе Наиль хәзрәт Сөләйманов, район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов, район башлыгы урынбасары Минсәгыйть Шәйхетдинов, җирлеидарә башлыгы Заһит Сафин, төбәгебез мөфтие Габдулла хәзрәт Мөхәммәд Кәрим һәм башка дин әһелләре чакырулы иде. Мәхәллә халкы да бәйрәмчә киенеп Аллаһы йортына җыйналды.

Тантананы мәхәллә мулласы Кәзим хәзрәт Борһанов ачты һәм килгән кунакларны, мәхәллә халкын сәламләп, шушы олы вакыйгага багышланган чара белән котлады, кунакларны һәм мәхәллә халкын мәчетнең тарихы белән таныштырып үтте. Аннан сүз кунакларга бирелде.

- Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Сезне бүгенге олуг бәйрәм-мәчетнең юбилее белән ихлас күңелдән котлыйм.

Мәчетләр-Аллаһы йорты һәм алар буш торырга тиеш түгел. Аллаһыга шөкер, районыбызның татар авылларында мәчетләр эшләп килә һәм имамнарыбыз, мәчет әгъзалары урта, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Алдагы елларда да әби-бабаларыбыздан килгән динебез тамырларын корытмыйча, киләчәк буыннарга җиткерергә, гамәлләребезнең изге булуын кайгыртып яшәргә насыйп булсын иде. Иншаллах, динле, милли җанлы халкыбыз булганда мәчетләребез ябылмас, авылларыбыз өстенә иман нуры сибеп, кешеләрне дингә тартып, аң-белем биреп, даими эшләп торырлар, дип ышанам.

Ерак араларны якын итеп килгән Талип хәзрәт Яруллин һәм барлык кунаклар! Безне зурлап килүегез өчен бик зур рәхмәт. Бердәм булып яшик!

Менә шундый кыска, әмма эчтәлекле чыгышыннан соң, Рафаэль Камилович район хакимияте исеменнән Кәзим хәзрәт Борһановка Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.

Аннан сүз Талип хәзрәт Яруллинга бирелде.

- Хөрмәтле дин кардәшләрем! Сезне бүгенге истәлекле, җылы, нурлы вакыйга белән чын күңелдән котлыйм. әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез безгә динебезне зур сынаулар аша алып килде. әйе, адәм баласы хаталанды, диннән тайпылды. ә менә Камышлы җирендә мәчетләребез һәрвакыт үрнәк булып эшләп килде, халкы динен, йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап кала алды. Мәчетләребез елдан-ел арта, матурая бара. Ләкин мәчетләрнең эче, тышкы кыяфәте матур булу белән генә мәчет матур була алмый. Ихлас кешеләре, дога кылучы, намазга йөрүче картлары, яшьләре, мәдрәсәдә укучы шәкертләре булганда гына матур була мәчет. Хәзер, Аллаһыга шөкер, хөкүмәтебез тарафыннан да ярдәм, аңлау тоеп яшибез һәм эшлибез. Ярдәм кирәккәндә мөрәҗәгать итегез, — диде Талип хәзрәт һәм мәчет тормышында аерым урын алып торучы шәхесләребезгә Рәхмәт хатлары, ә мәчеткә кыйммәтле бүләген тапшырды.

Сүз шулай ук җирлеидарә башлыгы Заһит Абделхаковичка һәм мөхтәсибебез Габдулла хәзрәткә дә бирелде. Алар да килгән кунакларны сәламләп, мәхәллә халкын олы бәйрәм белән котлады һәм мәчеткә бүләкләрен тапшырды.

Бәйрәмнең икенче өлеше сый-нигъмәтләр тулы өстәлләр артында дәвам итте.

2017-07-24_1104042017-07-24_110430 2017-07-24_110446 2017-07-24_110505Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.

Рөстәм БӘДРЕТДИНОВ фоторәсемнәре.

«Камышлы хәбәрләре».


КОНТЕКСТ:

У сельской мечети юбилей

Просмотров: 1214

Комментирование запрещено