Ямьле җәй аенда тугангамы, күңелең синең җылы кояштай

2017-07-24_110529Июль аеның ямьле бер көнендә Камышлыда яшәүче Фәхрикамал Гайзулла кызы Сәфиуллина үзенең олуг бәйрәмен — 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Шушы олы бәйрәме белән Фәхрикамал апаны район башлыгы урынбасары Минсәгыйть Шәйхетдинов, җирлеидарә башлыгы Заһит Сафин, олыларга һәм инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Наилә Габидуллина, аның урынбасары Гүзәлия Шакировалар тәбрикләделәр, изге теләкләрен җиткерделәр һәм бүләкләрен тапшырдылар.

Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Рафаэль Баһаутдиновның котлау хатларын һәм бүләкләр алу юбилярга олы шатлык булды.

Байтуган җирлеидарәсенә кергән Кызыл Яр поселогында дөньяга аваз сала кыз бала. Ай үсәсен- көн үсеп, мәктәпкә барыр вакыты да җитә. Ләкин мәктәпне тәмамларга да, хыялларын тормышка ашырырга да туры килми аңа. Бары тик дүрт кенә сыйныф укып кала кыз. Сугыш башлана. Фәхрикамалның да әтисен һәм абыйсы Сәгыйдулланы сугышка алалар. Бар авырлык хатын-кызлар, карт-коры, үсмерләр җилкәсенә төшә. 14 яшьлек Фәхрикамал да колхозда эшли башлый: үгезләр, сыерлар җигеп җир дә сөрә алар, урак та ура, окоп казу, урман кисү эшләренә дә җибәрелә. Ул елларда күргән авырлыклар, фронттан килгән кайгылы хәбәрләр, ачлык, күз яшьләре. Сөйләп тә, язып та бетерерлекмени?!

Бөтерчек кебек Фәхрикамал түзгән: сынмаган, сыгылмаган, һәр эшне җиренә җиткереп башкарган.
1954 елда Камышлы егете, фронтовик Исмәгыйль Сәйфулла улы аңа тәкъдим ясый һәм яшь гаилә барлыкка килә. Яшьләр бәхет эзләп, Казакстан якларына-чирәм җирләр сөрергә чыгып китә. Бәлки алар шунда төпләнеп тә калыр иде…Кече ватанны, якыннарны сагыну аларны кире туган якларга кайтырга мәҗбүр итә. Яшь гаилә Камышлы авылында төпләнә, йорт корып керә.

Өч бала: Алсу, Искәндәр, Исламнурга гомер биреп, тәрбияләп үстереп олы тормыш юлына озата Сәфиуллиннар. Исмәгыйль ага МТС та слесарь булып эшләсә, Фәхрикамал апа колхозда, урманчылыкта, ә соңгы 16 елын интернат-мәктәптә хезмәт куеп, лаеклы ялга китә. Эшкә батыр, җор телле апа булып күңелгә кереп калган Фәхрикамал апа.

2017-07-24_110529Бер тирәдә торгач, мин аларны яхшы хәтерлим әле: уңган, эшчән гаилә иделәр, ә балалары белән бергә уйнап үстек.

Менә шулай: шатлык-куанычлары, хәсрәт-югалтулары белән гомер үткән дә киткән, күрше апама 90 яшь икән. ә югалтуларның иң ачысын күрергә язган аңа: 1990 елда тормыш иптәшен, 2003 елда кызын, 2005 елда улы Искәндәрне, ә 2006 елда үз улыдай күргән кияве Искәндәрне соңгы юлга озатты ул. Бер йөрәккә түз генә! Нишлисең, чи тирегә ут капмый, диләр бит. үзе генә беләдер, үзе генә…

Бүгенгесе көнне Фәхрикамал апа төпчеге һәм килене Гүзәл тәрбиясендә, барлык уңайлыклары булган ике бүлмәле фатирда яши. Тормышыннан канәгать, хөкүмәткә рәхмәтле ул.

Ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек, муллык теләп, рәхмәтләр әйтеп озатып калды безне юбилярыбыз. Амин, Фәхрикамал апай, изге теләкләрегез кабул булып, киләсе юбилейларыгыз белән дә котларга насыйп итсен, Ходай Тәгалә. Якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, кадер-хөрмәткә төренеп яшәгез дә, яшәгез әле.

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.
Автор фоторәсеме.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1040

Комментирование запрещено