Бер очрашу – үзе бер гомер шул!

imageИске Ярмәк авылы мәктәбен моннан кырык ел элек тәмамлаучыларның очрашуы үткәрелде.

Иске Ярмәк авылы урта мәктәбенең 1977нче елгы чыгарылыш укучылары быел 21 июльдә, мәктәпне тәмамлауга 40 ел уңаеннан, очрашу уздырды. Бу очрашу аларны яңадан мәктәп елларына алып кайтты. Чәчләре агарса да, маңгайлары сырланса да, үзләрен яшь, көчле, матур итеп хис итәләр алар. Әйтерсең, яшьлекләре кире кайтты.

Кеше тормышында аерылышу һәм очрашулар һәрвакыт чиратлашып тора. Аерылышу күпме сагышлырак булса, очрашуы шул хәтле куанычлы. Якын кешеләр белән очрашуны зарыгып көтеп аласың. Бергә укыган сабакташлар белән очрашу аеруча куанычлы була.

Мәктәп еллары турында һәркемнең күңелендә мәңге онытылмас булып уелып калган мизгелләр була. Мондый очрашуларда күңелләрдә хатирәләр яңара, һәркемнең кичерешләре белән уртаклашасы килә. Сөйләшер сүзләр күп җыелган, көндез башланган очрашу төнгәчә дәвам итте.

Мәктәп елларында булган кызыклы вакыйгалар, гаилә тормышы турында сөйләшүләр төрле кичерешләр уятты. Сигез сыйныфташларының (Галиева Гадилә, Хәсәншина Мәдинә, Сәяхов Азат,  Бәдретдинов Илдар, Бәдретдинов Ринат, Гашигуллин Наил, Фәйрүзов Шамил, Мингазова Гадилә) араларында булмавы авыр, әлбәттә. Аларны да искә алдылар. Җаннары тыныч, урыннары оҗмахта булсын.

Шөкер, сабакташлар бу тормышта үз юлларын тапканнар. Араларында табиблар да, укытучылар да, эшкуарлар да, гади эшчеләр дә бар. Ләкин кем генә булмасыннар, алар бүгенге болгавыр тормышта үз кыйблаларын югалтмаганнар, чын кеше булып кала белгәннәр. Шуңадыр да, беркемнең дә тормыштан зарлануы ишетелмәде. Һәркем Ходай биргән гомеренә шөкерана кылып яши.

Очрашу күңелләрдә якты эз калдырып, киләчәккә яңа өметләр уятып сизелмичә үтте. Һәрберсе кичәдән үзенә яңа көч, яшәргә яңа энергия һәм тормыш яме алып китте. Барысы да кичәне алып баручы  сыйныфташлары Кәдрия Шәйдуллинага рәхмәтләрен белдерделәр.

Бик дус-тату сыйныф. Сафина Розалия, Хисәметдинова Гөлҗиһан, Хәйруллин Минсәхи, Фәттахова Рәсимә, Мингалимова Рәзинә, Минәхмәтова Дания, Хөснетдинов Идрис, Хәкимов Әсхәт, Әхмәтгалиев Илдар, Нуриев Рафаэль, Минегалимов Искәндәр, Дәүләтшина Әлфинур, Шәйдуллина Кәдрия,  Шакирова Айсылу очрашуда катнаштылар. Кызганычка,  Галләмов Наил, Вагыйзов Назыйм, Әхмәтгалиев Булат, Арсланова Сәҗидә, Саярова Гөлфия,  Мөршитова Әнсәрия, Кәримова Гөлсем чарага килә һәм кайта алмадылар.

imageimage3 image4Киләчәктә дә менә шулай тату, бердәм булып яшәгез, дип изге теләкләремне юллап, мин дә аларга ак юллар, киләчәкләре тагын да күркәмрәк булсын иде дигән теләктә калам. Я Раббым, барыгызга да исән-сау булып, кабат очрашырга насыйп булса иде.

Очрашулар бик күп язсын,
Булсын әйдә, берничә.
Очрашуларга килмичә,
Калмагыз үкенечкә.

1977нче елны Иске Ярмәк авылы мәктәбен тәмамлаган Искәндәрнең хәләл җефете Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1461

Один комментарий

  1. Зарипов Х.А., с.Бакаево, Северный район Оренбургской области в пишет:

    22 июля 2017 года прошла встреча выпускников 1967 года выпуска Новоусмановской СОШ (50 лет). Хочу выразить слова благодарности организаторам этой встречи Мингазову Х.Г. и Бадыковой А.З.