Бөтендөнья татар конгрессының 25 еллыгына китап чыкты

kitap-litБөтендөнья татар конгрессының VI съездына санаулы көннәр калып бара. Шушы дөньякүләм чарага әзерлек көннәрендә татар конгрессының 25 еллыгына багышланган китап-альбом дөнья күрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Китап Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сәламләү сүзе белән ачылып китә.

Басмада татар конгрессының чирек гасыр вакыт тарихына багышланган очерклар, истәлек-хәтирәләр, күпсанлы фотодокументлар урын алган. Шулай ук китапта конгресс эшчәнлегенә карата фикерләр дә тупланган.

Китапның автор-төзүчесе — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында эшли торган мәгълүмати-аналитик идарә хезмәткәре, танылган журналист Мөнирә Сәгыйдуллина. Басма “Ак бүре” нәшриятында чыгарылды.

  • Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае 2-6 август көннәрендә Казанда узачак. Татарстанга Германия, Канада, АКШ, Польша, Нидерланд, Финляндия һәм дөньяның башка — барлыгы 40тан артык иленнән һәм Россиянең 73 төбәгеннән 1 мең делегат киләчәк.

“Татар-информ”.

Просмотров: 988

Комментирование запрещено