Мин гаепле, әнкәй, синең алда,
Мохтаҗ чакта ярдәм итмәдем.
Сагынып көтүең юкка булган,
Сизми калдым гомер үткәнен.
Зинһар өчен, кичер мине, әнкәй,
Куып барам синең артыңнан.
Көмеш кергән чәчләр, җыерчыклар -
Кайнар яшьләр ага битемнән.
Синекедәй арыган, алҗыган караш,
Күзләрем дә, сулган йөзем дә.
Кулларымда синнән калган диспе,
Сиңа охшаш шәүләм көзгедә.
Үз башыма төшкәч аңладым мин
Өзелеп-сагынып әнкәм көткәнен.
Ялгызлыкта, сагыш утларында
Бала көтүнең газап икәнен.
Әнкәм язмышы миндә кабатлана,
Ялгыз үтә көн-төн, айларым.
Гаеп миндә, әнкәм, зинһар кичер,
Үз башыма төшкәч аңладым.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы, Похвистнево районы.
Просмотров: 783