Киттем менә, арагыздан киттем…

origКиттем менә, арагыздан киттем…
Гайбәтемне зинһар чәчмәгез.
Җырларымны тыңлап, дога кылып,
Исән-имин җирдә яшәгез…

Киттем менә, арагыздан киттем…
Өзелеп, өзелеп җырлар җырладым.
Биеп йөрдем сәхнә түрләрендә,
Халкым диеп яшәп туймадым…

Киттем менә, арагыздан киттем…
Чәчкәләргә күмә идегез.
Заллар тулы халкым алкышлады,
Йөзләремә нурлар сиптегез…

Киттем менә, арагыздан китем…
Җырланмаган җырым калгандыр.
Кинәт җирнең куенына керәм,
Язмышыма шулай язгандыр…

Киттем менә, арагыздан киттем…
Таң калдырып туган халкымны.
Искә алыгыз яхшы яктан гына,
Тыңлагыз сез йөрәк җырымны..

Лилия СӘХӘБИЕВА.

27.07.2017.

samtatnews.ru

Просмотров: 1259

Один комментарий

  1. Хәния Фәрхигә

    Жырларыңда чишмә агышлары,
    Моңнарыңда хисләр ташкыны.
    Йөзләреңдә барлык гүзәллекнең
    Тап кунмаслык сөю сафлыгы.

    җырларыңда көйләп күңелләрнең
    Сагыш-кайгыларын таратты.
    Киң күңеле, ачык йөзе белән
    Бар галәмне сөйде, яратты.

    Мәхәббәтнең үзе кебек гүзәл
    Җырчы кошы булып сайрады.
    Һәр кешенең йөрәгенә кереп,
    Язмышларын алдан юрады.

    Ялгызларга өмет бирә алды,
    Сугылганга сузды кулларын,
    Хатын-кызга дус һәм иптәш булды
    Җиңеләйтте барыр юлларын.

    Зур югалту, ачы хәсрәт салдың,
    Югалтудан халык баш ия
    Җир куены мамык түшәк булып
    Кабул итсен сине, Хәния!

    27.07.17. Гөлнур Ибраһим