Хәния апа Фәрхи истәлегенә…

aGmJs3M2jlMӘкрен генә бөек затлар китә…
Легендалар китә арадан…
Хәния апа, синең кебек җырчы
Булыр микән тагын яңадан?..

Яшик әле, яшик, — дидең дә син,
Ә бүген син үзең киттең бит…
Күңелләрне безнең җырларыңнан
Һәм үзеңнән мәхрүм иттең бит…

Җыр-моңнарга тулы йөрәккәең
Тормыш булгач барсын кичергән…
Синең кебек булмас инде кабат,
Сәхнәләрдә шулай өздергән.

Сандугачлар китә иде көзгә,
Син җәйләрне никтер сайлаган…
Җырчы сандугачым, нигә очтың,
Нигә киттең безнең арадан?..

Бу хәбәрне йөрәк кабул итми,
Юк, булмастыр… Исән, син исән…
Үлемнән шул качып калып булмый,
Тәкъдиреңә язылган икән…

Урыннарың оҗмахларда булсын,
Сайрар сандугачы халкымның.
Синең җырлар белән басарбыз без
Йөрәкләрнең янган ялкынын.

Вәсиләсез, калдык Әлфиясез,
Хәниясез иттең, әй Ходай!
Моңлылар да Сиңа кирәкмени?..
Ятим иттең, Раббым, ник болай?..

Әкрен генә бөек затлар китә,
Сандугачлар китә яңадан…
Йөрәк бушап калган кебек булды,
Хәния апа киткәч арадан…

Җыр моңнарың истәлеккә калыр,
«Әлдермеш»ләр әле җырланыр…
Шул җырларны тыңлаганда менә
Йөрәкләрдә ялкын ут яныр…

Инзилә ГАЛИУЛЛИНА.

27 июль, 2017 ел.

samtatnews.ru

Просмотров: 1168

Один комментарий

  1. Очень жалко потерять такого прекрасного человека, который через песни восхвалял свой татарский народ! Пусть Всевышний Аллах поможет Хание Фархи в той вечной жизни!Амин!