10 милли проект турында 50 факт

Т.Яруллин

Тәбрис ЯРУЛЛИН, БТК каршындагы Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе.

Түбәндә санап кителгән заманча милли проектлар хәзерге вакытта татар яшьләре тарафыннан башкарыла торган эшләрнең бер өлешен генә тәшкил итә. Әлбәттә, «Идел» яшьләре үзәгенең, «Сәләт» хәрәкәтенең, Казандагы 30дан артык иҗади һәм иҗтимагый төркемнәрнең, шулай ук төрле илләрдә һәм төбәкләрдә эшләп килүче 100дән артык оешмабызның эшләре дә аерым игътибарга лаек. Яңа буын яңа милли мохитне барлыкка китерә. Бөтендөнья татар яшьләре форумы проектларының төп юнәлешләре: татар теле даирәсен киңәйтү, шәһәр милли мәдәниятен булдыру, тарихи үзаңны үстерү.


50 фактов о 10 национальных проектах
Реализованные проекты Всемирного форума татарской молодежи. Акция «Мин татарча сөйләшәм!» («Я говорю по-татарски!»). Квест «Татар-дозор». Фестиваль татарской городской культуры «Печән базары» («Сенной базар»). Лекторий «Акыл фабрикасы» («Фабрика мысли»). «Татарча диктант». Креативный фестиваль «Jadid fest». Исторический клуб «Тарихи бранч». Медиа-лаборатория «Тавыш». Проект исследования татарских слобод Казани «Бистә 2.0». Проекты «Казан кайный».
Табрис Яруллин (1986), Казань
Председатель Всемирного форума татарской молодежи.


50 Facts About 10 National Projects
The implemented projects of the World Forum of Tatar Youth. «Min Tatarcha Soyleshem!» («I Speak Tatar!») action. «Tatar-Dozor» quest. «Pechen Bazary» festival of Tatar city culture. «Akyl Fabrikasy» («Factory of Thought») lectorium.
«Tatarcha Dictation». «Jadidfest» creative festival. «Tarihi Branch» («History Branch») club. «Tavysh» («Voice») media laboratory. «Biste 2.0» Tatar settlements of Kazan survey project. «Kazan Kainy»(«The Pot Boils») projects.
Tabris Yarullin (1986), Kazan
Chairman of the World Forum of Tatar Youth


«Мин татарча сөйләшәмакциясе

«Мин татарча сөйләшәм!» («Я говорю по-татарски!») акциясе – иң көтеп алынган һәм татар телен популяштырган чараларның берсе. Акциядә дөнья буйлап 10 000нән артык кеше катнаша. Максатлары: татар теленә игътибарны җәлеп итү, татар телен шәһәр яшьләре арасында популярлаштыру, заманча татар шәһәр мәдәниятен формалаштыру.

12 ел рәттән Казанда, күп еллар дәвамында Чаллы, Ижау, Омск, Төмән, Иваново, Чиләбе шәһәрләрендә һәм чит илләрдә үткәрелде. Әлеге форматны мари һәм саха яшьләре дә үз итте.

Чара берничә проектны берләштерә:

  • Татарстан мәктәпләре арасында бәйге;
  • Республикада икетеллелекне барлаучы «Татар-дозор» квест уены;
  • Bez.tatar – дәүләт оешмаларының татар телен куллану рейтингы;
  • Татар телен инкарь итүче оешмаларга «Тяжело с татарским» антипремиясен тапшыру;
  • Казан шәһәренең җәяүле Бауман урамында гала-концерт;
  • Яшь башкаручылар өчен музыкаль бәйге.

Узган елларда акция аша төрле форматлар сынау узды: «Татарча хатасыз» фотомарафоны, авто-һәм велохәрәкәт һәм башкалар.

Киләчәктә акция көне буена узачак заманча татар музыкасы фестиваленә һәм 100 000 кеше җәлеп итәрлек чарага әйләнер, дип көтелә.

https://vk.com/mintatarsoy

Т.Яруллин1Т.Яруллин2 «Татар-дозор» квест уены

Квестның төп максаты – Республиканың икетеллелек торышын барлау. 2017 елда 300 кеше, 50гә якын мәктәп һәм югары уку йортлары командалары катнашты.

Кешеләр, командаларга бүленеп, алдан билгеләнгән маршрут буенча йөреп, сәүдә нокталарында һәм кафеларда татар теленең кулланылышын тикшерәләр.

Уен барышында элмә такталар, реклама баннерлары, юл күрсәткечләре һәм татар теле кулланылган башка хаталы урыннар фотога төшерелә.

Бу инде 10 ел уздырыла һәм шәһәрдәге татар урыннарына, тарихка һәм мәдәнияткә кызыксыну уята.

Киләчәктә ел дәвамында эшләүче татар квестлары лабораториясенә үсәчәк, дип көтелә.

https://vk.com/tatdozor

«Печән базары» фестивале

«Печән базары» – соңгы елларда Казанда ачык һавада уздырылучы бердәнбер татарча фестиваль. 2017 елда август аенда бишенче тапкыр Кабан күле буенда, Иске татар бистәсендә узачак.

«Печән базары»нда ярминкә эшләп килә. Россия шәһәрләреннән җыелган 50дән артык яшь дизайнерлар үз продукцияләрен тәкъдим итәләр.

Биредә шулай ук уку паркы оештырыла. Әлеге мәйданчыкта яшь шагыйрьләр ярыша, китап алыш бара, букинистлар сирәк очрый торган татар китаплары турында сөйли, яңа пьесаларның эскизлары куела.

«Печән базары»нда сабыйлар мәйданы да бар. Балалар өчен милли уеннар, тарихи квестлар, интерактив укулар оештырыла.

Монда татар ашлары да урын ала. Шеф-поварлар көч сынаша, шәһәр кафелары үз ризыклары белән сый лый, татар авыллары бал һәм казылык алып килә, дөрес туклану турында лекцияләр укыла.

Чарада дресс-код бар: катнашкан һәр кеше татар милли киеменнән яки аның бер элементы булырга тиеш.

Фестиваль аша 5000нән артык кеше уза.

Киләчәктә башка шәһәрләрдә дә җирле үзенчәлекләр белән «Печән базары» фестивален уздыру (мәсәлән, Әстерханда «Татар базары») һәм һәрдаим эшләүче татар дизайнерлары өчен ел да яңа 10 татар брендын барлыкка китерүче бизнес-инкубаторга үсүе көтелә.

https://vk.com/pechenbazar

Т.Яруллин4 Т.Яруллин3Т.Яруллин6«Акыл фабрикасы»

Яшьләр яңа белем алуга омтыла, дөньяда белем бирүнең яңа формалары барлыкка килә. Әлеге юнәлешнең татар телле чагылышы – «Акыл фабрикасы» – белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбе. Бер ел дәвамында мәктәп аша 500 кеше узды.

Татарстанның һәм татар халкының алдынгы спикерлары һәм экспертлары «Акыл фабрикасы» мәктәбенең лекторлары була. Мәктәп кысаларында уртак проектларны үстерү буенча семинарлар, мидавыллары һәм воркшоплар уза.

«Акыл фабрикасы» стратегик сессия һәм яңа проектлар тәкъдим итү белән тәмамлана. Мәктәпне узучыларга лицензияле сертификат тапшырала.

«Акыл фабрикасы» мәктәбенең катнашучылары монда алган белемне талантларын үстерү өчен кулланалар. Бу Республикабыз, илебез үсешенә, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга китерә.

Киләчәктә ачык татар университеты һәм күчмә белем үзәге булыр, дип көтелә.

https://vk.com/akilfabrikasi

«Татарча диктант»

2017 елның октябрь аенда «Татарча диктант» акциясе икенче тапкыр узачак. Аның максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәнүгә омтылу, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыру. «Тотальный диктант» акциясенең татар телле аналогы.

Һәр теләгән кеше диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен сынап карый ала.

«Татарча диктант» Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау, Уфа, Екатеринбург, Төмән, шулай ук Павлодар (Казахстан) белән Бишкәк (Кыргызстан) шәһәрләрендә оештырылды.

Киләчәктә аудиториясе һәм географиясе киңәячәк, дип көтелә.

diktant.tatar

«Jadid fest»

Шәһәр фестиваленең кече форматында елына ике тапкыр – кышын һәм көзен уза, иҗади экспериментлар мәйданы булып тора. Jadid fest яшь һәм креатив дизайнерлар, рәссамнар, музыкантлар һәм башка Казан берләшмәләре белән таныштыра. Программада: дизайн-маркет, арт-перформанс, лекторий, ма стер-класслар, фотозона, кием алышу, фудкорт, dj-сет һәм боларның барысы да татарча!

Киләчәктә фестивальне Уфа һәм Мәскәү шәһәрләрендә уздыру көтелә.

https://vk.com/jadidfest

«Тарихи бранч»

«Тарихи бранч» – тарихка багышланган яңа форматтагы клуб. Проект тарих белән кызыксынучыларга, аны тирәнтен өйрәнүчеләргә багышлана.

Тарихи борылышлар, вакыйгалар, шәхесләр, чорлар һәм моңарчы катлаулы булып тоелган сорауларга галимнәр җавап бирә.

Узган вакыйгаларга яңача караш. Клубта сезгә академик текстлар укырга, хронология ятларга кирәк булмаячак.

Белемне лектор белән аралашу, видео һәм инфографика, Татарстан архивында сакланучы документлар ярдәмендә алырга мөмкин.

Ай саен бер шимбә иртәсен кәһвә һәм татар тарихына багышлыйбыз.

Әлеге проект 2017 елның февраль аенда башланды.

Киләчәктә электрон мәгълүмат чарасына үсеп чыгар, дип көтелә.

https://vk.com/tarihibranch

«Тавыш» медиа-лабораториясе

Проектның максаты – бәйсез татар журналистларын һәм блоггерларын әзерләү, яңа интернет-медиа, үрнәк кече-медиа булдыру, социаль челтәр аккаунтларын алып бару үзенчәлекләре, постлар, «сатыла торган» текстлар язуны камилләштерү һ.б.

Һәр курс аерым проектларга багышланып төзелгән. Мәсәлән, беренче медиа-лаборатория Россиянең төрле өлкәләрендә урнашкан татар бистәләренә, аларның үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген өйрәнүгә кагыла. Аның нәтиҗәсендә «Бистә 2.0» проектын эшләтеп җибәрү планлаштырылды.

Проектта катнашучылар өчен профессиональ фоторәссамнәр, журналист, социолог, туган як тарихын өйрәнүче белгечләр белән очрашулар оештырылды. Алар репортаж һәм портрет төшерү, материал җыю, кешеләр белән уртак тел табу өлкәләрендә белемнәрен арттырды.

Киләчәктә PR һәм журналист тикшеренүе темаларын күтәреп чыгу һәм татар телле медиа үзәк булдыру көтелә.

https://vk.com/tavysh

«Бистә 2.0»

«Бистә 2.0» – татар бистәләрен өйрәнү һәм яңарту лабораториясе. Форум әгъзалары даими рәвештә Казанның татар бистәләренә экскурсияләр оештыра, «түгәрәк өстәл»ләр уздыра, матбугат чараларына мәкаләләр яза, казанлыларны татар бистәләре тормышы белән таныштырырга тырыша.

2017 елда яңа татар бистәсен үзгәртү һәм яңарту проектына яшьләр форумы үзенең тәкъдимнәрен кертте.

Киләчәктә башка шәһәрләрдәге татар бистәләренең тарихын һәм хәзерге халәтен өйрәнү каралган. Шулай ук даими рәвештә бистә җыеннарын үткәрү дә планлаштырыла.

https://vk.com/tatbiste

«Казан кайный» проектлар җыелмасы

Башка проектларны да санап китмичә булмый: «Фатирник» татар альтернатив музыка вәкилләренең концертлары, «Тегермән» рэп-батл фестивале, «TATFORUM» ютуб-каналы, «Исән-фест», «Сәяхәт-драйв» күчмә фестивале, «Бистә сәгате» ачык чарасы, «Милли мәгарифне үстерү» лабораториясе, «Шигъри слэм» мәйданчыгы. Аларның барысы да татар теленең даирәсен киңәйтүгә, заманча татар шәһәр мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән.

Шул ук вакытта Бөтендөнья татар яшьләре форумының уннан артык милли проект идеясы бар.

Тәбрис ЯРУЛЛИН, БТК каршындагы Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе.

Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена багышланган «Самар татарлары» журналының «Инкыйраз яки яңарыш» дип аталган махсус чыгарылышы.

Просмотров: 1282

Комментирование запрещено