Сулар үргә акса да … (хикәя)

docs.mail.ruИ, ямьле дә җәй урталары! Җиләк-җимеш пешеп килә, бакчада кызыл помидорлар, яшел кыярлар тәгәрәп ята, җыеп кына өлгер. Ә төннәр нинди җылы, иртәләре назлы — куанып яшә генә. Рәзифә һәр туган көнне куанып каршы ала. Чөнки ул бик бәхетле! Рәсиме — гаилә җанлы, ике кызы да тәртипле генә үсеп киләләр, күз генә тия күрмәсен. Менә ул бер айлык ялга чыкты да, кышка кайнатмалар әзерләргә, кыяр- помидорлардан салатлар ясарга тотынды. Кызлары җәйне күрше авылдагы әбиләрендә үткәрәләр — анда елга, урман тулы җиләк, кайтып та кермиләр. Әбекәйләренә бакча уташырга да ярдәм итәләр.  

Рәзифә дә иртәгәсе көннән ялгызы калачак, Рәсим ял йортына юллама алган, дәваланып кайтырга ниятли. Әле онытып та тора икән, иренең әйберләрен юл сумкасына тутырасы бар.

Шушы мәшәкатьләр белән мәш килгән бер вакытта кесә телефоны шалтырады. Рәзифәнең дусты Әминә икән.

- Дускаем, хәлләрең ничек? — диде ул ниндидер эчке бер дулкынланулы тавыш белән.

- Әйбәт әле, Әминә, берәр хәл булмагандыр бит, тавышың әллә нинди?

- Рәзифә, син минем җан дустым, шуңа да яшереп — батырып тормыйм. Булды шул. Булды! Рәсимең ял йортына бармый икән бит, диңгез буена китә. Үзе генә дә түгел, теге кибетче Сания кызы Алисә белән. Кем хәбәр иткәнен сорама, әйтмим дип ант иттем, — дип кырт кисте ул.

Рәзифә бу хәбәрдән өнсез калды. Дөрес микән, Рәсим бер яктан яхшы булса да, икейөзлелеге бар инде анысы, йолдызнамә буенча да игезәкләр йолдызлыгы астында туган бит. Булмас! Бу ялгышлыктыр, дошманнар сүзедер!

- Рәзифә! Ник дәшмисең? Әллә яныңа килеп китимме? Син беләсеңме, дустым, нишлә…  Рәсимгә берни сиздермә, мин дә дәваланырга барам синең белән ди. Ишетәсеңме?!.

- Ярар, уйлап карармын,- дип чак әйтә алды Рәзифә.

Рәзифәнең башында төрле уйлар бөтерелде. “Әминә сүзен үлчәмичә сөйли торган хатын түгел, чын дус та. Ничә еллар дәверендә сыналган дуслык ул. Сере сыя, нинди авыр чакта да таянып була аңа.”

Хатын бер карарга килеп, тиз-тиз иренең юл сумкасын тутырды, аннан соң үзенең кием- салымын барлап куйды.

Эчендә ут янса да, үзен кулга алырга тырышты.

Менә кич җитте. Рәсим дә эшеннән кайтып керде. Бергә- бергә кичке ашны ашарга утырдылар.

- Рәзифә, кәефең юк ахырысы, әллә башың авыртамы, — дип сорады ир.

- Әйе шул, әллә кан басымым күтәрелде, кәефем дә юк, — дип акланды хатын. -  Мин дә синең белән бер ун көн дәваланып кайтыйм микән, Рәсим? Кышкы пальто алырга җыйган теге акчаны алам да.

Рәсимнең күзләре түгәрәкләнеп китте, бите кызарып чыкты.

- Син нәрсә, Рәзифә, балалар кебек сөйләнеп торасың! Икебез дә йортны ташлап чыгып китикме хәзер? Балалар да кайтып килсәләр, күз-колак булмыйча ярамас. Мин кайткач, әлбәттә, барып кайтырсың. Сиңа да ял кирәк, — дип сөйләнде Рәсим үзенең ачуын басарга тырышып.

- Соң бит, минем синең белән ял итәсем килә, нәрсә аерым-аерым йөрибез. Өйгә күз-колак булучылар бар инде анысы, менә Әминәгә….

Рәзифә сүзен әйтеп бетерә алмады, ир чәчрәп чыкты.

- Бер бетмәгән шул Әминәң булды инде, ул кеше балаларын карыймы? Кызларны бер дә күз уңыннан җибәрергә түгел, ишетеп торасың бит, яшьләр тәртип бозарга гына торалар… Банкаларыңны ябып ят әнә.

- Әминәгә нәрсә булган! Аның безгә тигән ярдәме чиксез бит. Барам булгач, барам, менә күр дә тор,- дип киреләнде Рәзифә.

Хатын төне буе йокламады. “45 яшьтән узган Рәсимнең кабыргасына шайтан кергәнме әллә, кара син аны шул җилбәзәк Алисә белән диңгезгә китәргә җыенып йөри. Гомер буе бите белән җир себергән, тормышы яхшы булсын дип хезмәт иткән Рәзифә бакча башында утырып калырга тиешме! Банкалар ябып ят, имеш. Ябармын менә. Япмый ни…” Рәзифә күңеленә дә ачу катыш үпкә кереп урнашты.

Иртә белән Рәсим юл сумкасын алды да мыштым гына машинасын гараждан чыгарды. Капкасын япкан арада Рәзифә дә киемнәрен бөгәрләп пакетка тыкты да машинага чыгып утырды. Рәсим күтәрелеп бәрелде, акырды, ямьсез сүзләр кычкырды.

Рәзифә бер сүз дәшмәде. Бер ноктага караган килеш утырды да утырды. Рәсим хатынын җиңә алмаганын аңлап кузгалып китте. Юл ерак, бер- берсенә дәшми бардылар. Тик ирнең эчен корт кимерде. Тиздән зур шәһәр турыннан узачаклар, ә анда гүзәл хатын көтеп торырга тиеш. Әле дә авылдан бергә чыгып китәргә сөйләшмәделәр, башлары эшләгән икән.

Төнне йокламый чыккач, Рәзифәне йокы басты, ул башын кыңгыр салып изрәп китте. Шуны гына көткән Рәсим машинасын урманга борды. Берәр сәгать чамасы баргач куелыкка керде дә туктады. Аннан тормозыннан салган чәйгә өч таблетка йокы даруы изеп салды. Рәзифәгә төртеп, “ял итәргә туктадым, чәй эчәсеңме”, — дип кружканы кулына тоттырды. Хатын инде тынычланып, иренә элекегечә караш ташлады да чәй эчте. Аннан Рәсим үзенә чәй салды. Ул чәйне әкрен генә эчте, хатынының йоклап китүен көтте. Рәзифәнең башы салынып төшү белән аны машинадан өстерәп төшерде дә үләнгә яткырды.

Гүя Рәсим икегә аерылды, уе да ике төрле иде. Берсе: “Рәсим, син нишлисең, ике балаңның әниләрен, гомер иткән хатыныңны урман уртасында калдырып китәсеңме? Нишләвең бу?” — диде. Икенчесе: “әйттең бит, ник ир сүзеннән чыгып ияреп бара. Ир кешенең дә күңелен ял иттерәсе килә ич. Алисә сине кайчаннан бирле ымсындырып, үзенә тартып тора. Чукынып китсен дөньясы, бер генә яшисең бит.” Рәсим берара нишләргә белми уйланып торды да машинадан Рәзифәнең кием тутырылган пакетын алды, үләндә берни белми йоклап яткан хатыны янына куеп машинасына кереп утырды. “Ярар, кайтыр әле, берни булмас”, — дип һаман котыртты эчкә кереп урнашкан шикле уй.

Юл буе Рәсимне вөҗдан газабы бимазалап барды. Ул кире борылырга да уйлаган иде. Тик соң иде инде. Менә машина сөйләшенгән урынга килеп туктады. Хуш исле хушбуйларын аңкытып, җиңелчә генә киенгән, чибәр Алисә машинага кереп утырды да йомшак куллары белән Рәсимнең муенына сарылды. Шушы минуттан ирнең башыннан урман уртасында калган хатыны да, ике кызы да уеннан чыгып китте. Алар көлешеп сөйләшә-сөйләшә юлларын дәвам иттеләр…

Урман аланына төн төште. Ире калдырып киткәч, Рәзифә берни белмичә йоклады да йоклады. Әллә төшендә, әллә өнендә ул кошлар сайравын ишетте, җил искән саен яфраклар кыштырдады, үләннәр бер-берсенә бәрелеп тавыш чыгарды, бөҗәкләр мыҗылдады. Урман эченә төн төшү белән шомлы тынлык та урнашты. Әгәр дә төнлә караңгы урманда уянып китсә, Рәзифә акылыннан шашар иде. Бәхеткәме, ул таң алдыннан үләннәргә чык төшкәч кенә, туңып уянып китте. Башта берни белми, аңламый тиле сыман як- ягына каранды. Күккә ашкан наратлар, тезелеп киткән каеннар арасында йоклап ятуын ул һич аңлый алмады. Әле даруның тәэсире дә бетмәгән иде. Ул аңсыз рәвештә янында яткан пакеттан берничә кием алып киде дә кире үләнгә ятты. Тагы йокымсырап китте. Берничә сәгать шулай уяулы-йокылы килеш яткач, Рәзифә күк йөзендә йөзгән сыек кына болытларны, агач башыннан үтеп кергән кояшның нурларын күрде, урман шавын ишетте. Якындагы агачка кунып бер кош сузып-сузып сайрады. Бөтен дөнья яктырып киткәндәй булды. Хатынның эчәсе килә башлады, аннан ашыйсы килүе дә көчәйде. Кеше организмы һәрвакыт уяу, үз эшен дәвам итә икән. Рәзифә дә үзенең урманда ятуын аңлады, торып утырды, черки тешләгән урыннары үзәккә үтеп кычыта иде. Шулчак ул ире белән машинада утырып диңгез буена баруларын исенә төшерде.  Рәсим кая соң?

- Рәсим, Рәсим-м, — дип кычкырды ул. Тик “им, им-м”, дип кайтаваз гына ишетелде. Димәк, аны Рәсим машинасыннан төшереп урман уртасында калдырган! Кайчан, ничек? Ни өчен? Сорауларына җавап тапмаган Рәзифә Рәсимнең шушы юлга басуыннан кимселде, үртәлде, ике бите буйлап ачы яше тәгәрәп төште.

“Кем өчен, кем өчен бит, шул Алисә өчен … Минем ни гаебем бар соң? Турыга әйтеп бирсәң икән. Ник урман уртасына китереп ыргытырга. Гыйшык-мыйшык уеннары  уйнарга башка вакыт таба алмаган идеңме? Эх, Рәсим!  Ир-атларга хас булган аучылык рефлексына бирелеп кенә очрашып йөрисең син. Очраш, тик балаларыңның әнисен урман уртасында калдыруың бернинди башка сыярлык түгел. Үкенерсең, тик соң булыр. Сулар кирегә акса да, кылган явызлыгыңны кире юып ала алмассың. Сулар үргә акса да, Рәзифәң сине гафу итә алмас. Хисләр өермәсенә уралган мәлдә син моны аңлап та бетермәгәнсеңдер. Тик гаилә тормышыбыз челпәрәмә килеп ватылды, җимерелде!”

Рәзифә үкереп-үкереп, урман үләнендә тәгәрәп елады. Елаудан шешенеп беткән Рәзифәнең йөрәге шартлардай булды, ләкин ул һич тынычланырлык хәлдә түгел иде. Ул хушын югалткандай үлән өстендә төш вакытына кадәр ятты. Урман һавасы, яшеллеккә киенгән табигать тәэсир иттеме, хатын  ниһаять хушына килде, тик Рәсимнең хыянәте һәм вәхшилеге йөрәгенә шырпы булып кадалган иде. Шул мизгелдә кызлары исенә төште һәм шул сабыйлар хакына тормышның якасына ябышып, Рәсимгә үч итеп яшәргә үз-үзенә сүз бирде.

Рәзифә сумкасын эзләргә кереште. Тик кием- салым тутырылган пакеттан башка берни дә юк иде. “Димәк, телефон да, акча да юк! Ну, кабахәт икән бу Рәсим! Ничек әле бөтенләй үтереп китмәгән?”- дип сөйләнде ул.

Иделгә таянма, иргә ышанма, дип юкка әйтмәгәннәр шул. Азгын ирләргә бала ни дә, хатын ни? Ничә ел бергә яшәп тә иренең нинди кеше икәнен белмәве аяныч. Мәхәббәт сукыр була икән шул”.

 “Эх, Рәзифә! Ирең күптән инде уҗымга йөргәндер. Ә син аны эштән арып кайта дип алданып, бөтен өй эшен үзеңә йөкләдең. Ял итсен, имеш, балалар шауламагыз, әтиегез арыган, имеш.

Күңеле диңгез дулкыны кебек чайкалды Рәзифәнең. Ашыйсы килүе ярар, эчәсе килүгә дә түзәр әмәл юк икән. Ул әйберләрен барлап сукмак эзләп китте. Әнә, Рәсимнең машина эзе ярылып ята. Шул эздән урман куелыгыннан чыгып юл буйлап китте. Җеп булып сузылган урман юлының очы- кырые күренми. Як- яклап ат дагасы күмелердәй үләннәр үскән, ара-тирә корып ауган агач ботаклары ыржаеп тора. Аягында  үкчәле туфли, чокырлы- чакырлы юлдан баруы бигрәк уңайсыз.

 “Әй, тиле син, Рәзифә, нишләп йөрүең бу, ял итәргә барасың, имеш. Бардыңмы? Исән-сау өеңә кайтып егылсаң, ары болай йөрмәс идең. Бер азган ирне тыеп буламы?” Рәзифә шулай үз-үзен битәрләп озак барды.

 Менә алда таулыклар күренде. Калкулыкта киртәләр белән генә тотылган иске генә зират күзенә чалынды.

Шушында гына авыл да булырга тиеш. Тик авыл урынына ишелеп, кыйшаеп беткән берничә өй башларын гына шәйләде хатын. Кычыткан, әрем, тигәнәк үскән тау итәгендә бәлки су бардыр дип, ул үләннәрне ера- ера алга атлады. Бер өй кырыена килеп җиткәч сиртмәле кое барлыгын күрде. Барса, коеның бурасы черегән, су ала торган чиләге дә, җебе дә юк икән. Кычытканнарны ерып Рәзифә өйгә үтте.

Коточкыч! Өйнең тәрәзә пыялалары ватык, ишеге ачык, ә эчтә җимерек өстәл- урындыклар, төрле чүпрәк-чапрак тузылып ята. Хуҗасы булмаган, авыл таралып, ташлап калдырылган өйләр шундый буладыр инде. Ах, итте Рәзифә. Тик нишләргә соң? Ул  чүп-чар арасыннан җеп һәм иске чәйнек табып алды да тышка чыкты. Бәхетенә кое төбе ялтырап тора, суы бар икән. Чәйнекне үләнгә сөрткәләп җепкә бәйләде һәм кое төбенә төшерде. Башта чәйнекне алган су белән чайкады, кулларын, битләрен юды, аннан соң гына чиста су алып эчте.

Кич җитеп килә. Юлын дәвам итәргә хатынның дәрте дә, дәрманы да, көче дә юк иде. Ул шушы ташландык өйдә төн кунарга булды. Шыксыз өй тора-бара әллә ни куркыныч та түгел шикелле тоелды.  Ул чистарак чүпрәкләр караштырып, тимер кроватька ятарга урын җәйде. Абынып, сөртенеп йөрмәс өчен өстәлне, урындыкларны җайлап куйды, су сибеп әрем себеркесе белән идәнне себерде. Тын алырга да җиңелрәк булып китте. Кояш баеганчы кое янында  үсеп утырган карлыган куагыннан коелып бетмәгән җимешләрен җыеп ашады, кыргыйланып беткән алмагачтан алма өзеп чәйнәде.

Аруы да җиткән булган икән, ул яту белән йоклап китте.

Рәзифә шундый тәмле итеп йоклады, әллә йоклар алдыннан укыган догалары ярдәм итте. Куркуы узган, йөрәгендәге сагыш дәрьясының дулкыннары да азайган иде.

Иртә белән ул урман юлы буйлап тагы атлады. Аксый-аксый бер-ике чакрым җир үткәч, Рәзифә зур юлга килеп чыкты. Башта акчасы булмау сәбәпле сирәк кенә узган машиналарга кул күтәрмәде, ләкин башка чарасы юк иде.

Менә юл кырыена җиңел машина туктады. Рульдә олы яшьтәге абый һәм апа утыра икән. Рәзифә гафу үтенеп үзенең адашуын, акчасы да, телефоны да юклыкны сөйләп бирде.

- Сеңелем, сезгә бит кире якка кайтырга кирәк, ай, ай бик ерак киткәнсез икән. Мин сезгә һич тә ярдәм итә алмыйм шул, — диде ир кеше.

Рәзифә юлның каршы ягына чыгып басты. Әнә берәү КамАЗ машинасы белән килә, туктамасмы икән дип кулын күтәрде хатын.

Бар икән җирдә мәрхәмәтле кешеләр! Яшь кенә шофер, аның хәленә кереп ярты юлга кадәр алып кайтты, кайнар чәй, йомшак икмәк белән сыйлады. Аннан Рәзифә тагы бер машинага утырып ярты юлны үтте. Ул үзенең өенә караңгы төн җиткәч кенә кайтып егылды. Йончуы җиткән иде, инде Рәсимнең хыянәте дә берара онытылып торды. Шунда гына Рәзифә ни булса да ашыгыч рәвештә бер сорауны да чишәргә, ялгыш адым ясарга ярамаганын аңлады.

Ә Рәсим нишләде дисез? Кара диңгез буенда кояшта кызынып ятканда да, бүлмәләрендә яшь хатын кочагында назланганда да гаиләсен исенә  төшермәде. Ата каз да балаларын тилегәннән саклый. Әмма Рәсим бәхет диңгезендә йөзгәндә  алар турында уйларлык дәрәҗәдә түгел иде, чөнки аның уен Алисә белән бергәләп чөмергән шәрәб томалап торды.

Ләкин һәр нәрсәнең азагы булган кебек, диңгез  белән саубуллашырга вакыт җитте. Юлда кайтканда Рәсим дә акылына килгәндәй булды. Урман уртасында калдырган хатыны, әти, дип өзгәләнеп торган кызлары күз алдына килде. “Рәзифә кайта алды микән? Юлдан да ерак калдырдым шул. Ну, Рәсим, мәхәббәт нишләтә ирләрне,  кузгалып киткәнче өстерәп төшерергә иде, мондый юлга да басмаган булыр идең. Менә хәзер ничек кайтып керерсең өеңә, ничек Рәзифәнең күзенә карарсың?” — дип Рәсим үз-үзенә сораулар биргәндәй булды.

Тынгысыз уйлар юл буе ирне бимазалады. Тик кирегә юл юк, узган вакытны кире кайтарып булмый, кылган эшне дә төзәтерлек түгел иде. Ир моны бик яхшы аңлады. Инде Рәзифә белән ничә еллар төзегән гаилә тормышы  салмак кына акмас, җимерелер, тузгыр. Әлегә кадәр ул хатыны канаты астында яшәде бит. Кайтуына әзер, китүенә әзер, дигәндәй. Ә иң аянычы шул, үсмер кызлары ни дияр? Алар күзенә ничек карар?

 Туры өенә кайта алмады Рәсим. Ул кайтырлык халәттә түгел иде.  Алисәне өйләре турында төшерде дә машинасын елгага таба борды. Аңа уйланырга, үз-үзен акларлык дәлилләр табарга кирәк иде. Ләкин Рәсим Рәзифәне урманда калдырырлык бер сәбәп тә таба алмады. Аның хатыны уңган, пөхтә, йорт- җирне, өйне чәчәккә күмеп тора. “Нигә бу кадәр чәчәк үстерәсең өйдә?” — дип Рәсим ничә мәртәбә бәйләнеп караган иде. “Ий, җаным, сине чәчәкләр, гөлләр арасында гына яшәтәсем килә”,- дия иде Рәзифә.

Дөрестән дә шулай бит. Тормыш булгач кечкенә генә кимчелекләр була инде анысы, тик бөтен яклары җитешле, абруйлы эшләрдә хезмәт итәләр, бәхетләре аякларына уралган иде. Ничек болай килеп чыкты соң? Михнәткә түзеп була, бәхеткә түзеп кара дип юкка әйтмиләрдер. Саклап булмады шул бәхетне, яхшылыкның кадерен белмәде. Азгынлык гаепле. Ул күңелгә кереп оялады да ялгыш адым ясарга этәрде. Конфетның да матур кәгазьлесе кызыктыра, Алисәнең дә яшьлеге, матурлыгы кызыктырды. Беленмәс, дип өметләнгән иде. Без капчыкта ятмый, диләр, дөрестер…

Су буенда озак утырды Рәсим, аннан соң юл уңаенда кибеттән берничә шешә аракы алды да, күрше авылда әти-әнисе вафат булып, буш калган йорт янына барып туктады. Йорт тирәсендә төрле- төрле чәчәкләр үсә,  бакчада бәрәңге үсентеләре тезелешеп утыра. Бар җирдә тәртип, бу инде Рәзифә кулы. Әткәй- әнкәй рәнҗеп ятмасын дип ел саен бакча утырта ул.

Шешә артыннан шешә бушады. Ләкин Рәсимнең күңел сыкраулары басылмады. Исерек килеш ул гаиләсе янына барды, Рәзифәдән тезләнеп- тезләнеп гафу үтенде. Башка   болай кабатланмас дип антлар эчте.

“Мин сине кумыйм, яшә, йокы бүлмәсе синеке, тик мин синең өчен үлдем”, — диде Рәзифә сүз көрәштереп тормыйча. Рәсим аның күзләренә карады һәм хатынының йөрәгендә аңа урын юклыгын аерым ачык күрде.

Җимерелде, бар да җимерелде! Бер минутлык рәхәтлек өчен, тормышыңны төптән кисеп ыргыт инде. Сиңа шул кирәк, Рәсим туган. Эзләгәнеңне таптың!” — дип битәрләде ул үз- үзен. Ул әйберләрен җыйнап, тавышсыз-тынсыз гына туган йортына күченде…

 Бүген  беренче сентябрь. Агачлар сары, кызыл яфракларын җил искән саен очырып җибәрәләр. Һавада алма, чәчәк исе. Балалар искиткеч матур чәчәкләр тотып мәктәпкә ашыга. Рәсим дә эш урынына килеп туктады һәм чыр-чу килеп мәктәпкә ашыккан балаларга берара сокланып карап торды. Әнә олы юлдан бәйрәмчә киенгән ике кызы, әниләре янәшәсеннән атлап мәктәпкә баралар. Абау, олы кызы, Юлиясе быел чыгарылыш сыйныфына бара икән! Ә Зөлиясен кара, ничек үсеп киткән! Рәзифәнең күлмәге үзенә нинди килешле, атлаулары төз, яшәргән, чибәрләнгән! Алар бер-берсе белән серләшә- серләшә үзләренең юллары белән атлыйлар. Бәхетләре, шатлыклары йөзләренә чыккан.

Тик Рәсим генә моңаеп машина тәрәзәсеннән аларны күзәтә. Бәхеттә, сөюдә үткән көннәрне сулар үргә акса да кайтарып булмый шул.

Фәния КӘРИМОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1271

Комментирование запрещено