Табар сине бәхетең

iТау астында түгәрәк күл,
Шаулап үсә камышы.
Бәхетең сине тапмаса,
Әрнетәдер сагышы.

Шул камышлы күл өстендә
Йөзәләр каз-үрдәкләр.
Бу дөньяда олы бәхет:
Бергә типсә йөрәкләр.

Пар аккошлар күлдә йөзә,
Үсә анда төнбоек.
Алар да бит ачылалар,
Син генә булма боек.

Аккошлардай син дә әле
Яшәрсең парың белән.
Йөзәрсең бәхет күлендә
Бердәнбер ярың белән.

Күлгә карап моңайма син,
Табар сине бәхетең.
Үз тинең белән тоярсың
Дөньяларның рәхәтен.

Гөлсинур ГАФУРОВА-РӘХМӘТУЛЛИНА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1137

Комментирование запрещено