Салават Фәтхетдинов концертында ни өчен Хәния Фәрхине искә алмаган? (ВИДЕО) / Дөньясы – цирк, без клоуннармы?

tt00009Язмыш турында уйланулар, Әлфия Авзалованы сагыну һәм бөек сер… Салаватның 29 нчы сезон концертлары турында шулай дип әйтергә була.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган җырчысы Салават Фәтхетдинов Казанда Г. Камал исемендәге театрда традицион август концертларын башлап җибәрде. 29 нчы сезон чыгышлары 3 августта башланып китте. 

Быелгы концерт программасы шактый үзенчәлекле. Бакыйлыкка күчкән легендар җырчыларны искә алу белән бәйле сагышлануга да, вакытның сиздермичә узып, үткәннәргә борылып карарга мәҗбүр иткән мизгелләргә дә, уен-көлкегә дә, көтелмәгән сюрпризларга да урын булды.

“Бу тамашада күңел ачып кына түгел, уйланып, бәлки, елап та алырбыз. Дөнья нык үзгәрә, иртәгесе кичкә, кичкесе иртәгегә ярамый. Гаилә законнарына да каршы килеп яшибез – алдыйбыз, хыянәт итәбез. Моның өчен һәркем үзе җавап бирә. Нишлисең, заманасы шундый, дип акланабыз, шулай да бер- беребезне үпкәләтмичә, гафу үтенеп яшәргә өйрәник әле”, — дип мөрәҗәгать итте Салават тамашачыларга. Сценарий асылында да  ялгышып, башка юлга аяк басу ихтималлыгы, уйламаганда шамакай булып китү дә бик ерак тормавы мәгънәсе куелган.

Концертта язмыш белән бәйле фәлсәфи уйланулар хакимлек итте, язмыш шахмат уенына тиңләштерелде. “Адәм баласы киләчәген белми, белсә, ул яшәүдән, иҗаттан туктар иде”, — дип тормышның шул язмышны алдан белмәү белән дә матур булуына ишарәләде җырчы. 

Салават концертны «Ашыкма, вакыт» җыры белән ачып җибәрде. Гомумән, гомернең үткәне турында җырлар байтак булды. “Вакыт шулчаклы тиз уза, мин шаккатам, кайвакыт аның тиз үткәненә ачуым да килә. 5 нче август Ләйсән белән безнең яшәгәнгә 30 ел тула. Ләйсән белән без чыбык очлары туганнар дип сөйлиләр. Без күршеләр генә, бергә үстек, бергә укыдык. Башта әнисе мине укытты, хәзер гомер буена үзе укыта”, — дип көлдерде ул.

Әткәйләргә җыр багышлау традициясенә Салават бу юлы да тугры калган. Гадәттә, һәр сезонда ул әтиләр хөрмәтенә җыр башкара. “Әткәй каешы” җыры шул хакта иде.

Салаватның аерым бер чыгышы легендар җырчыбыз Әлфия Авзаловага багышланган иде, ул тамашачыны 15 минутка Әлфия апа тормышына “алып кайтты”. Шулай да җырчы үзе моны авыр чыгыш итеп кабул итмәскә киңәш итте. “Без сүз куештык: бервакытта да Әлфия апаны елап, сагышланып, үкенеп искә алырга ярамый, чөнки ул мескен түгел. Ул ничек тели, шулай яшәде, озын, бәхетле гомерле булды. Һәрвакыт яраттырып яшәде. Бүген Әлфия Авзалованы бер минут тынлык белән түгел, ә өч минутлык җыры белән искә алыйк”, — диде Салават. Видеоэкраннарда Әлфия Авзалованың Салаватның 19 нчы сезон концертына килеп, “Ак чәчәкләр” җыры белән чыгыш ясаган күренеше тәкъдим ителде .

“Киң күңелле, чая күңелле, гел шаярып сөйләшә, бер тапкыр да ачуланмый торган кеше ул Әлфия апа. Ул ачулана белми, шулай да бер шалтыраткач, ачуы килгән чагына туры килдем. Мине үзенә чакырды. Барсам – борчулы, баксаң, балалары архивка барып, тикшеренеп, Әлфия апаның чын яшен ачыклаганнар икән. Ул елны Әлфия апага 78 яшь иде, кинәт кенә 82 булды. Кайгырып утыра. “Әлфия апа, рәхәтләнеп, куанып яшә, ник кайгырасың, 82 яшеңдә яраткан халкың бар, яраткан эшең бар. Син – бәхетле хатын бит” дигәч, “И-и, энекәш, 80 яшьне  үткәрермен дип әйткән идем”, — ди. “Борчылма, эш шунда гына булса, эшлибез аны”, — дидем. Беренчедән, мин аны яратам. Мондый кеше башка тумаячак. Теләге булгач, Чиләбедә Әлфия апаның юбилеен үткәрдек”.

Концертның иң күңелле өлеше, мөгаен, бөек сергә бәйле булгандыр. Салават “Пар балдаклар” җырын башкарганда, соңгы куплетына сәхнәгә чыгып, композитор Фирзәр Мортазин кушылды. Фирзәр Мортазин белән бик дус булулары турында сөйләп, Салават яшьлек чорында аларны бәйләгән уртак серләр аз булмавын әйтте. Тамашачыны озак кына көттереп, шул серне ачарга булды. Әллә нинди тузга язмаган нәрсәләр турында уйлый башларга өлгергән тамашачыны сискәндереп: “Фирзәр Мортазинга быел – 60!” – диде. “Нинди ис килә дисәм, пенсионер исе икән”, — дип шаяртты җырчы композитор турында.

Татар сәхнәсендәге тагын бер зур югалту – Хәния Фәрхинең вафаты турында Фирзәр Мортазин әйтте һәм моның сәбәбен дә аңлатты.

ФИЗ ИНСТАintertat.ru

 * * *

Август аена керүгә Салават концертлары буласын көт тә тор. Быел аның 29 нчы сезоны. Шулай гадәткә кергән инде: һәр сезонга өр-яңа программа әзерләнә һәм иң әүвәле ул Казан тамашачысына тәкъдим ителә, аннан ил буйлап сәяхәт башлана. Кайда татар – салаватлылар шунда. Аларны кө­тәләр, килмәсәләр – кая югалдыгыз, дип үзәкләренә үтәләр.

Быелгы программа Шекспирның: “Дөнья – театр, без – тамашачылар” ди­­гән шигаренә аваздаш. Имештер, Салават труппасы белән цирк артистлары бер кунакханәгә туры кил­гән дә, реквизитлар, кием-салымнар төялгән арба, ашыгычлык белән, алышын­ган. Бу хәл исә чираттагы тамаша башланыр алдыннан гына беленә. Ниш­ләргә? Әлбәттә, безнекеләр югалып калмый.

Сәхнәдәге Салават исә бу хәлне сизә дә, сизми дә кебек. Кайда гына, нинди генә чыгыш булмасын, аның таләбе катгый: тамашачы алдындагы һәр чыгыш аңлаешлы, үтемле, мәгъ­нәле булырга тиеш! Тамашачыны яраттыруның сере менә шунда. Үзе дә тамашачы белән гап-гади элемтә кора, кирәккәндә күңелендәге ягымлы сүз­ләр­не дә кызганмый, төрт­мәле фикерләр дә сиптерә, шуның белән вакыт-вакыт кыен алган чаклары да җитәрлек. Әле әйтелми калганнары да җитәрлек, ниш­лисең, аның табигате шундый инде: эчендәгесе – тышында, кайберәүләрне, дустым, дип йөреп ялгыштым, хәзер алар танышлар исем­легендә генә, исемә төшсә башым әйләнергә тотына, укшыта башлый, дип уфтанган минутлары да бар. Соң­гы араларда Әлфия апа Авзалова, туганы Хәния Фәр­хине югалтуларны һәр мил­ләттәшебез кебек бик авыр кичерде һәм юксыну, сагыну хисләре яңа сезон программасында чагылыш тапкан.

Фирзәр Мортазинның ин­тернет челтәрендә айдан артык: “Бу хәшәрәт Салават өч ай инде хезмәт хакы түләми, үзе дә эшләми, безгә дә эшләргә ирек бирми. Август концертларына зинһар килегез”, – дип зар җырлавын, тамашачы, әл­бәт­тә ишеткән. Зал шыгрым тулы. Фирзәргә 60 тулган, һәм ул үзе дә тиешле би­еклектә. “Хәзер безнең үз пенсионерыбыз бар”, – дип мактана Салават һәм Татар­станның атказанган артисты Фирзәр Сәет улының татар эстрадасын, җыр сән­гатен үстерүдәге фидакарь­легенә олы бәя бирә. Тамашачы гөр килеп алкышлый. Артистка менә шул кирәк тә инде.

Салаватның концертларын калдырмыйча күзәтеп, киңәшләрен биреп торучы хәләл җефете Ләйсән беренче көннәрдә залда юк иде (уллары Рөстәмгә Смоленскида узучы Россия күләмендәге ярышта көч-куәт биреп торырга киткән булган) шулай итеп, иренең: “Безнең гаилә коруыбызга бишенче августта нәкъ утыз ел тула, Ләйсән белән мин бик бәхетле”, – дигән сүз­ләрен дә ишетмичә калды. Бүгенге концертта әлеге теманың бик калку яңгыраш алачагын көтегез дә торыгыз. Шунысы да мәгълүм булсын: Салават белән Ләй­сәннең җан дуслары Зөлфия вә Җәвит Шаки­ровларның да гаилә коруларына бүген 30 ел!

…Шәхсән үземә яңа сезон тамашаларына репе­тицияләрне күзәтү насыйп булды. Вакыт-вакыт: “Ни­чек­ләр ерып чыгарлар икән инде”, – дигән уй да башка килгәләде. Концертны карау исә бөтенләй башкача: барысы да бер төенгә туп­ланган, максатлары ачык, тамашада һәр кем – ут куючымы ул, алып баручымы, җырчымы – үз һөнә­ренең чын остасы. Башка еллар тәҗрибәсе күрсәт­кәнчә, концерт исә көн дә камил­ләшә бара, һәркөнне, төп фикер сакланса да, нинди дә булса яңалык өстәлә, җырчы үзе искәрткәнчә, беренче концертлар генераль репетициянең дәвамы гына. Чын иҗат менә шул инде ул.

“Ватаным Татарстан” (№ 114, 05.08.2017).

Просмотров: 936

Комментирование запрещено