Их, күңелле җәйләре!

IMG_3467“Бердәмлек” газетасы укучылары басмабызда өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы эшләренә артык күп игътибар бирүебез өчен битәрли башлады әле. Язмаслык та түгел бит! Җәй көне дә тик тормыйлар алар. Халкыбызның борынгы йолаларын, гореф-гадәтләрен, өмәләрен гамәлгә кайтару өчен көчләрен дә, ялларын да кызганмыйлар.

Бигрәк тә оста итеп калфак­лар чигүче, милли киемнәр тегүче Гөлнара Насыйровага сокланмыйча булмый. Отпускысында ИКЕА кибете артындагы урманлыкта урнашкан дачасында ял итеп ятканда мунча керергә себеркесе беткән моның. Ул шундук оешма вәкилләренә СМС җибәрә. “Шулай-шулай, кызлар, себерке кирәк, килегез өмәгә. ИКЕА янында сезне кайнанам каршы алып, дачабызга кадәр озатыр”, имеш. Нишлисең бит инде, кирәк булганда ике аяк та идәндә! Оешмабызның иң актив әгъзалары Римма Низамова, Айсылу Әбдиева, Галия Әбрәхимова, Наилә Шә­фигуллина, Гөлфия Кәри­мова һәм мин җомга көнне сәгать өчтә ИКЕА янында очрашырга сүз куештык.

Юлларыбызны беләсез ин­де, Самараның эчен актарып ыргытканнар, диярсең. Ике сәгатьләр чамасы шәһәр ав­то­бусында юл бөкеләре, әллә нинди йортлар, дырылдавык сукмаклар аша бара-бара, ниһаять, ИКЕА янына килеп туктадык. Тукталышта кеше күп иде. Ләкин эскәмиянең бер почмагында аягы белән асфальт­та нидер сызгалап утырган ак яулыклы апаның Гөлнараның каенанасы булуын әллә каян күреп алдык. Йөзе дә, үзе дә чын Казан арты татары инде менә. Сөйләме дә аларныкы булып чыкты. “Җә инде! Нишләп болай озак киләсез! Ул-бу хәл булмаганмы дип җөрәкләрем авыртып бетте! Каен җәфраклары сезне көтә-көтә коелып беткәндер инде!” Яшьлегендә Куйбышевка килеп урнашкан Әкълимә апа кичә генә Казаныннан килеп төшкән, диярсең. Аның шушы җылы сөйләмен ишеткән күңелләргә шундый рәхәт булып китте! Безне көтеп торган ике машинага төялдек тә түшәлмәгән юлдан, татар теленең байлыгы турында сөйләшә-сөйләшә, Козелки авылы аша урманга кереп киттек. Бара торгач, коймалар күренә башлады. Менә инде Гөлнараның ире Айдар да безне каршы алырга чыккан. Ләкин дачага керәсе дә килми: тирә-якларында нинди бай урман икән! Әнә чикләвек агачы, каены, шунда ук җир җиләге дә, бөрлегән яфраклары да күренә. Күршеләре дә барысы да татарлар икән. “Элита” бистәсенең Татарская урамы бит бу”, — дип, көлешә-көлешә, капкадан кереп киттек.

Кунакчыл хуҗалар безне ризыклардан сыгылып торган өстәл артына чакырдылар. Әле эш күрсәтмәгән өмәчеләр өчен токмач ашы да, сарык итеннән учакта пешерелгән пылау да әзер иде. Әкълимә апа җыеп китергән кура җиләге, Гөлнара кыздырган кузгалак сумсасы белән чәй эчеп тә куйгач, урман ягына түгел, диван ягына караштыргалый башладык. Ләкин онытырга кирәкми: без бит борынгы гореф-гадәт буенча өмәгә килгән кешеләр!

Пычаклар, тешләгечләр белән коралланып, урманга кереп киттек. Кемдер эре яфраклы каенның башыннан кис­те, кемдер аскы ботакларын каезлады. Ә мин уртаданрак, әти өйрәткәнчә, өчкә аерылып киткән ботакларны гына җыйдым. Минеке дөрес булып чыккан икән. Риммабызның тормыш иптәше Мәүлет Низамов (талкыш кәләвә ясау остасы да ул) һәр ботакны тикшереп, эшкә ярамаганнарын бер өемгә, яраганнарын икенче өемгә аерып, аскы яфракларын бик җентекләп чистартып, себерке бәйләргә кереште. Курчак себеркесе диярсең, авыл кешесенең кулы күренеп тора инде!

Гөлнара үзе дә бик оста бәйли. Аның бәйләү ысулы “сигезле” дип атала. Ул имән себеркесе белән чабынырга ярата, шуңа да имән ботакларын гына җыеп йөрде. Ботакларын икегә аерып чалыштырып куя да араларына зәңгәр яисә сары мәтрүшкә кыстырып, бавын бәйли, аннары себеркене ничектер сигезле итеп борып, тагын бер кат бәйләп куя. Шулай итсәң, чабынганда коелмый, ди.

Өмәче хатын-кыз күп булган җирдә сүз дә, җыр да тынмый. Тик гайбәт кенә булмады бу юлы. “Бала булган җирдә гайбәт булмый” дигән мәкаль бик дөрес ул. Гөлнараның тупырдап торган оныгы Шамил уянгач та әбисе: ”Әттәпудркам минем!” — дия-дия, кулына алып үчтекели башлады. “Анысы нәрсә инде тагын?” - диюемә каршы: “Яратам да бит инде шушыны!” — дип көлеп җибәрде. Бу көнне Шамил кулдан-кулга гына йөрде һәм кемнең теленә нинди назлы сүз килде, шуны ишетте. Теле татарча ачылыр, Аллаһы теләсә.

IMG_3467IMG_3474Себеркеләрне бәйләп бе­тергәндә ирләр инде сарык итеннән шашлык ясаганнар, Әкълимә апа үләнле чәен пешереп куйган иде. Өмәчеләр мунча кереп, яңа себеркеләрне ныклыкка сынап караганнан соң, рәхәтләнеп чәй эчеп утырганда да сүз татар теле байлыгы турында барды, әллә нинди кызыклы маҗаралар сөйләнде. Шуларның берсе бигрәк тә истә калды. Сезгә дә сөйлим әле.

Әкълимә апаның әнисе кечкенә балаларын йоклатканда: “Аллаһу, аллаһу, кәҗәләрне тауга ку, Кәҗә тал яфрагы ашасын, минем улым йокласын”, — дип җырлый булган. Улы Илдар, мәгънәсен аңламыйча гына, моны отып калган. Инде үзе дә бабай булгач, сеңлесе Әкълимә аның: “Ияхү, ияхү, кештитү дә кештитү”, — дип оныгына җырлаганын ишеткән. Моның нинди җыр икәнен аңлагач, барысына да бик кызык булган.

…Их, күңелле бит яхшы кешеләр белән эшләве дә, ял итүе дә. Тик караңгы төшә инде, кайтырга кирәк. Мине Низамовлар үз машиналарына алдылар, башкалар артыннан Наиләнең улы Фәрит, “Яктылык” мәктәбен тәмамлап, хәзер мәдәният-сәнгать инс­титутында укучы егет, килергә тиеш иде. Без аны юлда очраттык. Мәүлет абыйсы ничек барып җитәргә кирәклеген аңа татарча аңлатты. “Шәһәр баласы бит, аңламыйдыр”, — дигән сүзләребезгә колак та элмәде. Фәрит аңлаган кебек баш какты да үз юлында булды. Соңыннан билгеле булганча, барып җиткәч, аны көтеп торучы апаларга: “Когда есть такие люди как Мәүлет абый и такие общества как “Ак калфак” нельзя не быть татарином”, — дип әйткән, имеш.

Шуның өчен тырышабыз да бит, иркәм!

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1114

Комментирование запрещено