Яшьрәк чагымда да, гомер көзенә кереп барганда да мине үзенең укучылары белән очраштырган “Бердәмлек”кә рәхмәтлемен.
Ә еракка, үткәннәргә каерылып карасак, Самара өлкәсендә яшәүчеләр минем исем-фамилиямә беренче тапкыр Камышлыда нәшер ителүче “Югары уңыш өчен” газетасын укыганда юлыкканнардыр. Алтмышынчы елларда бу газета, хәзерге “Бердәмлек” кебек, өлкәнең бердәнбер татар басмасы иде бит. Аны Самара өлкәсенең милләттәшләребез укмашып яшәгән төбәкләрендәге укучылар да белә иде. Шулай дип бастырып әйтергә бер дәлилем дә бар. Редакция каршында мин, фәкыйрегез, оештырып җибәргән әдәбият түгәрәге эшләп киткәч, газетада яшь иҗатчыларның шигырьләре һәм хикәяләре даими басыла башлады, укучыларыбыз хатларны күбрәк язды. Кошки районыннан, мәсәлән, Гакыйль Сәгыйров үзенең иҗат җимешләрен безгә юллады, алар Камышлы районы газетасында дөнья күрде. Шул ук якта яшәүче Нәбиулла Туплейский хәтта поэма да җибәргән иде, ул кыскартылып газетаның “Әдәби сәхифә”сендә урын алды. Районыбызның үзендә дә иҗади активлык көчәйде. Камышлыдан Мәрьям Якупова, Һава Сафина, Сәгыйть Галиуллин, Иске Ярмәктән Сәүбән Әхмәдуллин, Дәүләтколдан Рәфгать Әһлиуллин… Исемнәре хәтердә калмаган авторларыбыз тагын да булгандыр әле. Шулай булмаса газетабызда “Әдәби сәхифә”нең даими чыгуы мөмкин булыр идемени?!
Сүземне “Бердәмлек” илә башлаган идем, аңа әйләнеп кайтыйк әле. Быел “Бердәмлек” өлкә татар газетасы егерме сигезенче яше белән бара. Йәгъни, ир-егетләр чорына керде ул. Аягында нык басып тора диясем килә дә, ашыкмыйм…
Шул гомер эчендә, Татарстанда яшәсәм дә, газетадан аерылмаска, аны укып барырга, авторы булырга тырыштым. Баш мөхәррире — шәкертем (хәзер ул үзе остаз, аның журналистлык мәктәбен үткән, аның белән иңгә-иң куеп эшләгән 20ләп затның остазы) Рәфгать Әһлиуллин белән, сирәк булса да, Казанда күрешкәли идем. Ә быел редакциянең, дусларымның чакыруы буенча Самарага үзем килеп чыктым. Очерклары, башка язмалары буенча гына белгән редакция хезмәткәрләре Эльмира Шәвәлиева, Алия Арсланованың үзләрен күрү бәхетенә ирештем, алар белән сөйләшеп утырдым. Шәһәрдә яшәүче, тумышы белән Камышлы районыннан булган Әсфәндияр Вәлитов, Рәшит Кәримов кебек асыл ир-егетләр белән дә таныштым. Атаклы якташым, футболчы, СССРның атказанган спорт остасы Галимҗан Хөсәенов эзләреннән йөрдем. Самараның Җәмигъ мәчетендә булдым, истәлекле урыннарын күреп хозурландым. Хәер болары башка тема инде…
Вакытлы матбугатның, газета-журналларның бүгенге хәле, аякта нык басып тору халәтенең бик ышанычлы булмавы, кайда гына яшәсәм дә, кайда гына барып чыксам да, мине борчый торган мәсьәлә икәненә инанам. Басмаларның үзләре эшләп алган керемнәре чыгымнарын капларлык, җан асрарлык түгел, ә бюджеттан акча бүлеп бирү елдан-ел кими бара. Татарстанда да, Самарада да, кыскасы, Россиянең һәр төбәгендә дә шулай. Бердәнбер ышаныч, таяныч — әбүнәчеләрнең, күп басмаларның зур тиражлы булуы. Яраткан газеталарыбызның берсе – “Бердәмлек” тә шуңа мохтаҗ. Мин үзем, әлегә кадәр аның саннарын Казанда, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бүлекләрендә генә укый алсам, быелдан башлап газетаны өемә китерәләр. Киләсе яртыеллыкка да “Бердәмлек”кә язылдым инде. Ә сез, Самара өлкәсендә яшәүче хөрмәтле милләттәшләрем, бу турыда онытып җибәрмәдегезме?
Бергә, бердәм булганда гына милләтебез дә, туган телебез дә, матбугатыбыз да яшәр.
Минвәгыйз ЗӘЙНЕТДИН, матбугат ветераны.
Самара-Казан.
Просмотров: 900