Моңлы бер җыр булып…

Нурсәхи һәм Наташа (Фатыйма) Әхмәтшиннар.

Нурсәхи һәм Наташа (Фатыйма) Әхмәтшиннар.

Әгәр дә яратып, күңел җылыңны биреп эшләсәң, журналист эше бик тә кызыклы, чөнки кая гына бармыйсың да, кем белән генә очрашмыйсың. Шул ук вакытта бу хезмәт җаваплылык та сорый. Бигрәк тә кеше язмышы турында язганда. Очрашып сөйләшәсең, кайтып язасың, ошамаса ертып ташлыйсың да, тагын язасың. “Җиде кат үлчә, бер кат кис”, дигән халык мәкале нәкъ безнең хезмәткә туры килә дә инде. Җиде кат күңелдән үткәрәм мин үз язмаларымны. Бигрәк тә язмам кеше язмышы, аның тормыш юлына багышланган булса. Әле ярый да, син язмаң героен күреп сөйләшсәң, аның турында хәбәрдар булсаң. Кызганычка каршы, бүгенге героемның үзе белән күрешергә насыйп булмады миңа. Күптән мәңгелеккә күчкән инде ул…

Бу язмам тальян гармун моңына уралып, гомере моңаеп үткән сугыш ветераны-Нурсәхи Мөхәммәдсафа улы Әхмәтшин турында.

Күптән түгел редакциягә ягымлы гына, таныш түгел бер ханым килеп керде. Үзе белән таныштырганнан соң болай диде ул: “Мин гаиләм белән читтә яшим. Ләкин тамырларым монда: әтием Бозбаш авылы егете, әнием Дәүләткол авылы кызы иде. Әти-әнием гаилә корып Похвистнево шәһәрендә яшәде. Мин дә анда туып үстем. Кечкенә чакларымда ялларымны авылда үткәрә идем. Шуңа күрә бу ике авыл да минем өчен бик тә якыннар. Бозбаш авылындагы әби-бабамнан калган төп йортны саклап калырга дигән ният белән төзекләндерү эшләре алып барам. Бәлкем, кайчан да булса бөтенләйгә дә кайтып төпләнербез дигән нияттә без. Олыгайган саен туган якларга тарта икән ул. Камышлы бик нык үзгәргән, елдан-ел матурая, зурая бара. Әле менә авылның үзәк урамын карап йөредем дә, уйга баттым, күңелем тулып китте: ветераннарның, тыл ветераннарының төсле фоторәсемнәре эленгән. Ә минем дәү абыемның рәсеме дә юк, хәтер китабында да аның турында бернинди дә мәгълүмат тапмадым. Дөрес, дәү абыем туган якларында гомер кичермәде. Ләкин ул бит монда туып-үскән, моннан сугышка киткән. Ул-Дәүләткол авылы егете, әниемнең бертуган абыйсы-Нурсәхи Әхмәтшин”.

Һәм Мәдинә апа кыскача гына дәү абыйлары турында сөйләде.

Ә язмам героеның үткәне кызыклы гына түгел, кызганыч та. Без елый-елый экраннардан караган кинолар нәкъ менә шундый кешеләр язмышыннан барлыкка киләдер дә инде ул.

1923 елда, Дәүләткол авылында яшәүче Миннебанат апа (Иске Ярмәк авылы кызы) һәм Мөхәммәдсафа ага (Дәүләткол авылы егете) Әхмәтшиннар гаиләсендә тупырдап торган ир бала дөньяга аваз сала. Кояш нуры кебек балкып торган нурлы йөзле сабыйларына Нурсәхи дип исем куштыра ата-ана. Әкияттәгедәй, ай үсәсен көн үсеп, су сөлегедәй чибәр егеткә әйләнә Нурсәхи. Инсафлы, акыллы егет өздереп гармунда да уйный, ул җырласа аның моңына хәйран калып, сайрар кошлар тынып кала торган була. “Моңлы бала-бәхетсез була”, диюләре дә хакмы икән әллә? Үзеннән соң туган сеңелләре Хәнифә (1929 ел), Миңкамал (1932 ел), Сәгыйдә (1938 ел) өчен дә бердәнбер абыйлары иң матуры, иң-иңе булып күңелләрендә кала. Шушы сеңелләрнең иң төпчеге белән генә очрашу насыйп булды безгә. Сәгыйдә апа Карамалы (Яңа Балыклы) авылы егетенә кияүгә чыга һәм алар гаиләсе Богырыслан шәһәренә барып урнаша. Матур, татар авылына хас булган зур урамда, “Татарлар бистәсендә” үз йортлары белән яши алар. Дөрес, тормыш иптәше Миннәзетдин ага да бакыйлыкка күчкән инде.

Сәгыйдә апа безне якты йөз, тәмле сүз белән, үз туганнарыдай каршы алды, тәм-томнар белән тулы өстал артына дәшеп, хуш исле чәй, тәмле шулпа белән сыйлады. Бар җире җитеш, мул тормышта яши якташыбыз. Тик, бик тә тыйнак, аз сүзле булып чыкты ул. “Абыебыз бик чибәр, акыллы, ярдәмчел иде. Аның ничек сугышка алынуын, ул елларны хәтерләмим инде. Сугыш башланганда сабый гына булганмын бит. Нурсәхи абый сугышның башыннан ук фронтка җибәрелә һәм 1942 елны яраланып госпитальгә эләгә. Яңадан фронтка киткәнче авылга да кайтып китә әле ул. Өч көнгә. Якыннарын, газизләрен, сөйгән кызын үз күзләре белән соң мәртәбә күргәнен уйламый да әле абый ул вакытта”.

Нурсәхи абый яшерен хәрби частьта хезмәт итү сәбәпле, без аның сугыш елларын тасвирлый алмыйбыз. Бары тик сугышның башыннан ахырына кадәр алгы сафта сугышканын, Берлинны алганда каты яраланганын, күкрәге тулы орден-медальләре булганы турында гына мәгълүмат бирәбез.

Нурсәхи аганы мәетләр арасында санитар эт таба һәм санитарка кызны аның янына алып килә. Шушы эт һәм кыз якташыбызны үлем тырнагыннан йолып калалар һәм хәрби госпитальгә илтәләр. Башы каты яраланган егетнең башта колаклары ишетми. Бераз дәваланганнан соң колаклары ишетә башлый егетнең, әмма ул күзләренең начар күрүен аңлап ала. Бер айдан Нурсәхине Сызрань шәһәрендә урнашкан хәрби госпитальгә озаталар һәм аны озата барырга Наташаны юллыйлар, дөресрәге кыз үзе сорала. Егетне урнаштырганнан соң, Наташа янә хезмәтенә китә. Ләкин яралы татар егетен бер генә дә исеннән чыгармый. Берничә айдан егет дөм сукыр кала. Бу килеш беркемгә дә кирәк түгелен аңласа да, туган якны, газиз кешеләрен, сөйгән ярын сагыну егетне үз якларына тарта. Менә, ниһаять, туган авыл, туган нигез. Ни көтә аны монда?! Шулай да, өмет чаткысы сүнми егетнең. Әти-әни, якыннары аны юатса да, сөйгәне белән кушыла алмаган егет, йөрәк януларына чыдый алмый, кулларына тальян гармунын ала. (Үзе сугышта чакта, бердәнберенә бүләк итеп, Гали ага Гарәевтән яңа гармун ясатып ала Мөхәммәдсафа ага).

Егет гармун уйнап җырлаганда, моңланганда күз яше түкмәгән кеше калмагандыр авылда, мөгаен. Алар арасында егетнең сөйгәне дә булгандыр…

Ник алар кавыша алмаган? Күзләр генә гаеплеме монда? Ә күңел күзләре?! Мәхәббәт?! Язмышмы бу, әллә ялгышмы? Егет түгел, мәхәббәт сукыр булганмы әллә? Бу кыз үз бәхетен тапканмы? Сораулар күп, җавап бирүче генә юк.

Ә менә рус кызы Наташа яралы татар егетенә бер күрүдә гашыйк була һәм гомеренең соңгы сәгатенә кадәр мәхәббәтенә тугры кала.

Нурсәхи һәм Наташа (Фатыйма) Әхмәтшиннар.

Нурсәхи һәм Наташа (Фатыйма) Әхмәтшиннар.

Нурсәхи ага ветераннар белән очрашу кичәсеннән соң.

Нурсәхи ага ветераннар белән очрашу кичәсеннән соң.

Истәлекле гали гармуны.

Истәлекле Гали гармуны.

Хезмәтеннән азат ителгәч, егетне эзләп госпитальгә килә ул. Нурсәхинең дөм сукыр калганын һәм туган якларына кайтып китүен әйтәләр, адресын бирәләр. Адресында хата китү сәбәпле, көч- хәл белән эзләп таба ул сөйгәненең туган йортын. Дөрес, башта әти-әни, туганнар марҗа кызын теләп кабул итми. Әмма соңгы сүзне егет әйтә, чөнки Наташаның мәхәббәте саф икәнен аңлый егет. Аннан килеп, ул бит кызга гомере белән бурычлы икәнен дә, яшьлек мәхәббәте белән мәңге кушыла алмавын да аңлый.

Яшьләргә никах укыталар, Наташа үз исемен Фатыйма исеменә алыштыра. Яшьләр авылда кала алмаганнарын аңлыйлар һәм Сызрань шәһәренә килеп урнашалар. Фатирлы да була алар. Фатыйма апа лаеклы ялга киткәнгә кадәр шәфкать туташы булып эшли, Нурсәхи ага сукырлар җәмгыятендә мастер, профсоюз җитәкчесе була. Бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп, яратып яши Әхмәтшиннар, мәхәббәтләренә гомере буе тугры кала. Ходай Тәгалә аларга бала гына насыйп итми. Әтисенең бүләге, юанычы булган тальянын, моңлы җырларын да юлдаш итә фронтовик. “Аның гармун чыңнары, моңлы җырлары бүген дә безнең күңелләрдә моңлы бер җыр булып саклана”, ди Сәгыйдә апам күз яшьләрен сөртеп һәм абыйсының бармак эзләре калган тальянны кадерләп сыпырып куя. Гүя абыйсының башыннан сыйпый. “Гармунны сатуымны сорап та берничә мәртәбә килделәр. Сатаммы соң! Миннән соң балалар саклар-абыебыз төсе итеп”.

Гармунның урыны түрдә, ә үзе зыңгылдап тора. Рөхсәт сорап кулларыма алдым, телләренә басып карадым, күрүген тарттым. Күзләргә яшь тулды. Бер мизгелгә генә яраткан укытучым Наиль Сәлимовичның, Мидехәтемнең кулларында гармун сайратулары күз алдына килде, колакта моңнары чыңлады. И-и, гомерләр, и-и, язмышлар. Алар да юк, Нурсәхи ага исән чакта үзен күреп, гармун моңнарын тыңларга да насыйп булмаган. Үкенеч. Ә шулай да бу шәхес турында шушы язмамны язуым белән бәхетле мин. Чөнки, монда минем яраткан темаларым: моң, мәхәббәт, гармун чыңлавы…Һәм бу мәхәббәт кыйссасы безнең күңелләрдә моңлы бер җыр булып сакланыр. Һәм инде, әлбәттә, без тынычлыкта, рәхәттә яшәсеннәр диеп, яу кырында ятып калганнар да, күзләрен югалтканнар да онытылырга тиеш түгелдер. Хакыбыз юк.

1988 елда бакыйлыкка күчкән Фатыйма апаның, 1993 елда безнең арадан мәңгелеккә киткән Нурсәхи аганың рухларына дога булып ирешсен шушы искә алулар. Амин.

Редакциядән: Нурсәхи аганың сеңелесе Сәгыйдә апага, сеңелесе Миңкамал апаның кызы Мәдинә апага рәхмәтләребезне белдереп, аларга озын гомер, сәламәтлек, җан тынычлыгы, мул тормыш телибез.

Ә Сәгыйдә апага килгәндә, ул авылдашларына, аны белүчеләргә сәламнәрен әйтеп җибәрде. Сирәк кенә булса да Камышлыга килгәли икән ул, чөнки аның монда тамырлары, монда аның туганнары.

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.

Фоторәсемнәр гаилә архивыннан алынды.

«Камышлы хәбәрләре».

 

Просмотров: 1235

Один комментарий

  1. Минем ин кядерле и ин матур НУРСЯХИ АБЫ и ФАТЫМА АПАЙ