«Татар конгрессның тәүге адымнары ясалганда мөнәсәбәтләр һәм рухи энергия хәлиткеч роль уйнагандыр»

a6e187159740c906«Реальное время» говорит по-татарски: Римзиль Валеев о первых меценатах ВКТ, переговорах с губернаторами и энтузиазме при барреле за $20

Римзиль Валеев, с 1992 года заместитель председателя исполкома ВКТ, а до этого председатель Совета федеральной национально-культурной автономии татар России, вспоминает, как создавалась организация, кто участвовал в ее становлении и о первых медиа-проектах конгресса.

Татар милләтен туплаучы оешманың тәүге адымнары

Тарихи җыенның төсмерләре

1992 нче елның 19 июнендә Казанда, М.Җәлил исемендәге театр бинасында Бөтендөнья татар конгрессының беренче корылтае ачылды. Бу көннең милләт календарена рәсми рәвештә кертелеп, татар тарихының мөһим сәхифәсе буларак танылуына шигем юк. Аның мәгънәсе һәм әһәмияте еллар үткән саен арта барачак. 1905-1906 елларда Россия мөселманнарының корылтайлары Түбән Новгородта, Казанда һәм тагы 12 ел үткәч Мәскәүдә үткәрелү, Казанда оешкан дини, хәрби, милли шураларның 1917 елның 22 июлендә үткән уртак җыенында Россия татарларының милли-мәдәни мохтариятын төзү, шул ук елның норябрендә Уфада Россия мөселманнарының милли мәҗлесе эшчәнлеген башлап җибәрү – болар барысы да гаять зур вакыйгалар.

Әмма бу чараларның үзенчәлеге — аларның кыска вакытта үтеп китүе һәм бер генә тапкыр гамәлгә куелуы. Хәзерге вакыйгалар үзгәрәк һәм нәтиҗәлерәк. Иң мөһиме — хәзер татарның дәүләти берәмлеге -Татарстан Республикасы бар. Һәм, элекке заманнардан аермалы буларак, хәзер дәүләт ярдәмендә эшләүче урта һәм югары уку йортлары, фәннәр академиясе, мәдәният учаклары, милли мәгълүмат чаралары бар. 1992 нче җыелган корылтайда халыкны ихтыяры менә шушы гуманитар инфраструктураларда таяныч тапты.

Мәгариф, мәдәният, сәясәт өлкәләрендә әзерлекле кадрлар катнашлыгында һәм дәүләт структуралары катнашлыгында милли җәмгыятьләрнең экстерриторриаль халыкара оешмасын төзү татар халкы тормышында яңа баскычка күтәрелү иде.

Шуны да ассызыкларга кирәк: Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең 1989 елның 17 февралендә Камал театрында үткән беренче съезды да Бөтендөнья татар оешмасын булдыруга беренче адым булды. Аерма шунда: Бөтендөнья татар конгрессы дәүләт дәрәҗәсендә, Президент Минтимер Шәймиев указы буенча үткәрелде. Бу фәрманга төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләр теләктәшлек белдерделәр. Димәк дөнья татар халкының Татарстан байрагы астында җыелуын күрде.

1992 елның 19 июненә кадәр дөньяның дистәләгән илләрендә, Россия Федерациясе төбәкләрендә яшәүче татарларның вәкилләре дәүләт оешмалары белән килешеп эшләү өчен милләтебез мәркәзендә җыелганы булмады. Делегатларның яшәү географиясе, җәмгыятьтә тоткан урыннары, белем-тәҗрибә, вакәләтләре шундый зур һәм мөһим оешманы гамәлгә куярга лаеклы иде.

Татар халкы Татарстан Республикасы тирәсендә туплану мөмкинлеген беренче тапкыр гамәлгә кую шунда булды. Совет чорында бу турыда уйлау, милли яшәеш механизмын Коституциягә кертү турында хыялланырга да мөмкин түгел иде.

Җаваплылык кемнәргә йөкләнде?

Беренче корылтайда дөнья халыкларына, Берләшкән милләтләр оешмасына мөрәҗәгать кабул ителде, татар конгрессы дигән халыкара оешма булдыру һәм аның башкарма комитетын сайлау турында карар кабул ителде. Конгрессның максатлары шул карарда күрсәтелгән иде.

Башкарма комитетның беренче утырышында рәис итеп Казан университетының тарих факультеты деканы, ватан тарихы кафедрасы мөдире Индус Таһиров сайланды. Бу комитетка сайланучылар арасында үземнең исем булуга әллә ни гаҗәпләнмәдем. Чөнки конгрессның оештыру комитетында «Ватан» җәмгыяте вәкиле, үзем оештырган «Дөнья» газетасы мөхәррире буларак катнашып, чит илләрдә яшәүче татарлар белән хезмәттәшлек мәсьәләре белән шөгыльләндем. Башкарма комитетка мөһаҗирлар — Финляндия татар җәмгыяте рәисе Окан Таһир, шул ук җәмгыять яшьдәре вәкиле Айнур Низаметдин, Америкада яшәүче Рифат Таби сайландылар. Беренче корылтайның 15 секциясенең берсе мөһаҗирләр язмышына багышланган иде, аны алып барырга туры килде. Әмма башкарма комитетның беренче утырышында Индус Таһиров мине үзенең урынбасары итеп тәкъдим иткәч, бик гаҗәпләндем, хәтта каушадым бугай. Тормыш иптәшемә шалтыратып киңәшкәнем хәтердә.

Шулай ук урынбасар итеп сайланган «Сөембикә» журналы мөхәррире, татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Роза Туфитулова һәм «Мирас» журналы һәм шул исемдәге фондның җитәкчесе Флүн Мусин бу эшне төп вазыйфаларын калдырмыйча башкардылар. Ә миңа исә «текучка», кәгазьләр язу, рәсми оешмаларга рәис исеменнән мөрәҗәгать итү, утырышлар әзерләү мәшәкате төште. Бу бик четрекле эш иде. Чөнки яңа оешманың бинасы да, штатлары да, акчасы да, хәтта эшчәнлекнең кагыйдәләрен чагылдырган низамнамәсе дә юк иде. Устав булмагач, оешманы теркәү дә мөмкин түгел. Бу мәшәкатьләрне җәйге 2 ай эчендә генә башкарып булмау, оешманы гамәлгә кую беничә елга сузылу соңрак кына аңашылды.

Аның каравы Президентның, хөкүмәтнең, дәүләт оешмаларының уңай мөнәсәбәте, Башкарма комитетка керүчеләрнең вакәләтле булуы безгә куәт бирде. Татарстанның мәгариф министры Васыйль Гайфуллин, мәдәният министры Марсель Таишев, «Татарстан» телерадиокомпаниясенең җитәкчесе Илгиз Хәйруллин, Фәннәр академиясе президенты Мансур Хәсәнов, Академиянең тел, әдәбият һәм тарих институтын җитәкләүче Мирфатыйх Зәкиев, педагогия институты ректоры Рузәл Йосыпов, Г.Камал исемендәге театрның баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов, Үзбәкстанның мелиорация министры Рим Гыйниятуллин, Башкорт дәүләт университеты профессоры Суфиян Поварисов, Россия фәннәр академиясе әгъза-мөхбире Роберт Нигъмәтулин кебек тәҗрибәле шәхесләр иҗтимагый эшкә формаль карамадылар. Утырышларда катнашканда, сәфәрләргә барганда, мөһим мәсьәләләрне хәл иткәндә алар үз мөмкинлекләрен кулланып Башкарма комитетка таяныч булдылар. Академик Индус Таһиров университеттагы зур эше белән беррәттән конгресс мәшәкатьләрен башкарды. Аның җитәкчелегендә көн саен диярлек Ирек мәйданындагы хөкүмәт бинасындагы бүлмәгә җыелып, башкарган эшләргә йомгак ясап, алдагы эшләр турында киңәш тота идек.

Оешманың программасын, Уставын, структурасын булдыру өчен «БТК Башкарма Комитеты» һәм «БТК фонды» дигән юридик затлар теркәп, төбәкләрдәге оешмалар белән даими элемтәләр көйләдек. Фонд директоры Лилия Нарбекова, тарихчы Тәэминә Биктимерова, сәркатип Люция Гыймадиева (Кутузова), хисапчы Наҗия… һәм без — Башкарма комитетның сайлап куелган әгъзалары һәм Индус Таһировның ярдәмчеләре — конгрессның агымдагы эшчәнлеген көйләү белән шөгыльләндек.

Конгрессның 1997 нче елның августында үткән икенче корылтаенда оешманың Низамнамәсен (Уставын) раслагач, 1998 елның мартында РФ юстиция министрлыгында теркәлдек. Башкарма комитетның икенче составына Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама администрация башлыклары, Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, матбугат һәм мәгълүмат чаралары министры Ислам Әхмәтҗанов, ТФА Тарих институты директоры, Татарстан Президенты киңәшчесе Рафаэль Хәкимов, «Татар-информ» агентлыгы җитәкчесе Гомәр Богдалов, атаклы тюрколог академик Әдһәм Тенишев (Мәскәү), контр-адмирал Марс Искәндаров (Санкт -Петербург), КФУ ның татар филологиясе факультеты деканы Тәлгать Галиуллин, тарих факультеты деканы Рәмзи Вәлиев, Уфада яшәүче галимнәр Радик Сибәгатов, Рәиф Әмиров, Казан төзелеш институтында татар бүлеген оештыручы декан Вәгыйзь Фәтхуллин, Уфа педагогия институты ректоры Эдуард Хәмитов, җәмәгать эшлеклесе, профессор Морат Кәримов (Казахстан), милләтнең иҗтимагый тормышында кайнашкан Рәшит Ягъфаров, Фәндәс Сафиуллин, Фәрит Уразаев (Казан), Камил Әбләзов (Сарытау), Әнвәр Алмаев (Әстерхан), Мәсгут Гаратуев (Удмуртия), Азат Курчаков (Ульяновск), Равил Яһудин (Самара) кебек шәхесләрнең сайлануы да конгрессның абруен, төбәкләрдә тоткан урынын ныгытты, аның төпле уйланган юлдан баруын тәэмин итте. БТК ның нинди дәрәҗәдәге оешма икәнлеге һәр вакыт ачыклана барып, хәзер дә ул иң мөхтәрәм структура буларак танылды.

Элегрәк төзелгән оешмалар белән каршылык чыгармаска тырыштык. Татар иҗтимагый үзегенң җитәкчесе конгресс корылтаенда катнашты һәм чыгыш ясады. «Иттифак» партиясен оештыручы Фәүзия Бәйрамова хәзергә кадәр конгресс чараларында катнаша. «Милли мәҗлес» дип аталган шактый үзенчәлекле һәм тирән тамырлы оешманың җитәкчесе Тәлгать Абдуллин конгрессның беренче корылтае мөнбәреннән делегатларны сәләмләгән иде. Гади генә адымнар түел болар, аларның тирән мәгънәсе бар.

Академик Индус Таһиров төрле карашлы, төрле дәрәҗәдәге шәхесләр белән дә, төбәкләрдәге милли хәрәкәт активистлары белән дә, губернаторлар һәм җирле администрацияләр белән дә дустанә мөнәсәбәт урнаштыруны хуп күрә иде. Проблемалар күп булса да, бер кайчан да үзара яки хакимият белән кискен каршылык, шәхси бәхәсләр чыкмады дип әйтә алам. Татарга хас булган сабырлык белән хәрәкәт итү ул вакытта бигрәк тә урынлы булды.

Шулай итеп, бу елларда татарлар укмашып яшәгән яшәгән барлык төбәкләрдә дә милли җәмгытьләр эшләп китте, аларның күпчелеге урындагы хакимият белән хезмәттәшлек башлап җибәрделәр. Иң абруйлы оешмалар, бигрәк тә Идел-Уралдагы Самара, Сарытау, Ульяновск, Удмуртия, Башкортостан, Пермь өлкәләре, Көнбатыш Себер, Мәскәү, Санкт-Петербург төбәкләрендәге татар җәмгыятьләре һәм аларның Фәрит Ләпин (Иваново), Рәсим Акчурин (Мәскәү) кебек лидерлары нәтиҗәле эшләделәр, хәзер дә аларның кайберәүләре милли эшләрдә катнашалар.

Хәтердә уелып калган вакыйгалар

Әлбәттә, беренче дистә елда җәелдерелгән эшчәнлекне хәзерге мөмкинлекләр, масштаблар белән чагыштырып булмый.Ул чакта система үзгәрү, икътисади мөнәбәтләр алышыну чоры иде. Нефтьнең мичкәсе 10-20 доллар торып, бөтен илдә фәкыйрьлек хөкем сөрде. Дәүләтнең ярдәме чикле иде, зур милли җыеннар, чит илләр белән интернет аша бәйләнешкә керү, челтәрдә конфренцияләр үткәрү мөмкинлеген, иярченле телевидение проектларын Башкарма комитет утырышларында тикшерә идек. Хәзергедәй федераль сабантуйлар, Татарстан Президенты һәм төбәк губернаторы белән милли җәмгәгатьчелекнең очрашулары, ай саен һәм квартал аралаш 500-800 кешелек форумнар үткәрү күз алдына да килмәде.

XXI гасырга кергәч, Россиянең һәм Татарстанның икътисади хәле яхшырып, базар мөнәсәбәтләре урнашкач, милли эшчәлек системасы формалашкач, татар һәм Татарстан факторы көчлерәк яңгырый башлады.

БТК ның тәүге адымнары ясалганда административ һәм матди ресурслардан бигрәк шәхси мөнәсәбәтләр һәм рухи энергия ярдәмендә ясалган адымнар хәлиткеч роль уйнагандыр. Ул вакытта фотоаппаратлар аз иде, видеокамералар, хәтта диктофоннар, кесә телефонына яздырып алулар булмады. Шуңа күрә уникаль хәлләрне тасвирлау бик читен иде. Бик күп вакыйгалар бары тик хәтердә уелып калган. Бүгенге мәгълүмат тарату мөмкинлекләре бөтенләй үзгә, алар милли эшне камилләштерергә ярдәм итә ала.

Мин үзем чит ил татарлары, мәгълүмат чаралары һәм рәсми карарларның проектларын язу белән шөгыльләндем. РФ төбәкләрендәге татарларга, бигрәк тә чит илләрдәге мөһаҗирларга мәгълумат җиткерүдә «Азатлык» радиосы мөмкинлеклекләре ярдәм итте. Хәтта аның тапшыруларын җирле канал аша трансляцияләү дә мөмкин булды.

АКШ радиосы үтемле булса да, Татарстан үзе дә кыска дулкыннарда тапшырулар оештырсын дигән төкъдимнәр яңгырагач, Индус Таһиров кушуы буенча һәм «Татарстан» телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илгиз Хайруллин ярдәмендә чит төбәкләрдәге милләттәшләр өчен махсус әзерләнгән тәүлегенә бер сәгатьлек радио тапшырулары оештырдык. Сигналны кыска дулкыннарда эфирга таратучы станция Самарда урнашкан иде, ул Казанда әзерләнгән тапшыруларны эфирга биреп торды. Бу эш 2015 елда гражданнар оборонасы карамагындагы станция сүтелгәнгә кадәр дәвам итте.

БТК Башкарма комитетының һәм дәүләт радиосының уртак проекты булган «Дөнья» радио студиясе хәзер конгрессның шул исемдәге видеостудиясе буларак үз эшен дәвам итә. Татарстан радиосы тапшырулар челтәрендә көндезге 12 сәгаттән соң эфирга чыгучы «Татарстан дулкынында» тапшыруы хәзер дә интернетта һәм FM ешлыкларында милли-мәдәни темаларны яктыртуын дәвам итә.

Иң беренче күчмә утырышларны Екатеринбургта, Уфада, Санкт-Петербургта, Самара өлкәсе Камышлы районында, соңрак Анкарада һәм Истамбулда үткәргәннән соң күрелгән чаралар, конкрет гамәлләр эшкә уңай тәэсир ясагандыр мөгаен. Татар конгрессы БДБ илләренең Парламентара Ассамблеясенә күзәтүче буларак кергәч, Санкт-Петербургтагы Таврический сараенда урнашкан бу оешма белән даими элемтәләр урнаштырды. Миңа да бу Ассамблеяның Әрмәнстанда үткән утырышында катнашырга насип булган иде.

1999 елның октябрендә Мәскәү татарларының абруйлы делегациясе махсус очкыч яллап эшкуар Ильяс Мөслимовның туган ягы Волгорадка барып, зур чаралар үткәрде, Губернатор Н.К. Максюта белән очрашу, Мамаев курганга чәчәкләр салу, үтә дә четрекле шартларда бу шәһәрдә мәчет сала башлау омтылышы кебек гамәлләр 2-3 көн дәвам итте. Генерал-полковник Рәсим Акчурин, РФ мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин кебек затлар катнашкан бу вәкилчелек Волгоградка Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән барды. Нәкъ шул көннәрдә Башкарма комитет рәисе Индус Таһировка Президент М.Ш.Шәймиев белән бергә Финляндиягә китәргә туры килде. Шунлыктан Волгоградка бару өрынбасарга тапшырылды. Ильяс Мөслимов һәм Мәскәү татарлары оештырган бу очыш онытылмаслык маҗаралы сәфәр булды. Башка беркайчан мондый дәрәҗәдәге делегацияне җитәкләү кебек җаваплы миссияне башкарганым булмады.

1998 нче елда Новосибирскида себер татарларының зур конфренциясе үтте. Ул мөһим җыенга конгресс делегациясе булып бардык, шул ук вакытта себер авылларында да булып кайттык. Конгресс сайтында шул вакытта төшергән видеоязма куелган. Ул көннәр беркайчан да онытырлык түгел.

2001 елның сентябрендә милли оешмалар исеменнән беренче вәкил буларак Ерак Шәрыкка сәфәргә бару, Владивостокта, Хабаровскида очрашулар үткәрү хәтердән җуелмый. 1998 нче елның 20 маенда илдә беренчеләрдән булып федераль милли -мәдәни автономиянең беренче конференциясен үткәреп, аның Советын төзеп куйдык, тиешле рәвештә ФНКАТ ның уставын РФ юстиция министрлыгында теркәдек. 1992 нче елда конгресс Башкарма комитетының эш кәгазе бланкы өчен үзебез уйлап тапкан тамга — җир шары фонында Сөембикә манарасы төшкән рәсем хәзер дә Башкарма комитетның символы бөлып яши.

1997 нче елда үткән икенче корылтай кысаларында Татарстан фәннәр академиясе «Татарлар хәзерге дөньяда» дигән темага зур конференция үткәргән иде. БТК ның 2002 елда үткән III съезды алдыннан да шундый ук фәнни-аналитик чаралар булды.

Шул чорда эшкә керешкән яңа җитәкчелеккә киң колачлы практик эшләр башкару өчен яхшы гына нигез салынды. Кыскасы, милли эшчәнлекне алып баруда иң кирәкле гамәлләр тәртибе алдан уйланган, кайбер йомгаклар ясалган, беренче корылтайлар стенограммасына мөһим чыгышлар теркәп калдырылган. Киләчәктә дә конгрессның һәр корылтаенда милләтнең инди хәлдә булуына бәя бирү, алга таба бару юлларын билгеләү дәвам итәр дип өметләник. Югары һәм урта мәктәпләрдә милли үсеш тарихы чагылган аерым дәресләр, махсус курслар кертү никадәр файдалы булыр иде!

Милли хәрәкәт тарихы, бөтендөнья күләмендәге оешма һәм Россия Федарациясе төбәкләре һәм Татарстан арасындагы хезмәттәшлек турында китаплар, фильмнар, фәнни хезмәтләр, проза, поэзия, публицистика, сәхнә әсәрләре дөньяга килсен иде. Милләт язмышы чагылган сәнгать көзгесе кирәк!

Бу хәлләрнең барысын да җентекләп кәгазьгә теркисе, тарихи вакыйгалар турында мәгълүматлар туплыйсы иде. Белгән кешеләрдән хатирәләр сөйләтеп, язып алу, документларны, ядкәрләрне, фото-кино язмаларын туплап, музей ачу ихтыяҗы бар. Төрле чорлардагы милли хәрәкәт тарихы чагылдырган музейның төп нигезен БТК төзелү тарихы алып торырга тиеш. VI корылтайга минем тәкъдимнәрем шул.

Римзил ВӘЛИЕВ.
Справка

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары (1992-2003 еллар)


«Реальное время».

Просмотров: 793

Комментирование запрещено