Галим, архитектор Нияз Халит вафат / Сегодня в КГАСУ пройдет прощание с заслуженным деятелем науки РТ Ниязом Халитовым

A8A08043-FB3C-468F-89C4-F6B1F42EA574_cx2_cy0_cw91_w1023_r1_sГалим, архитектор Нияз Халит 66 яшендә вафат булды. Ул яман шеш белән авырган.

8 август төш якынлашканда галим, архитектор Нияз Халит вафат булды. Аның улы Рәйхан Азатлыкка: «Әти авырды, яман шеш белән интекте. Аңа диагноз соң куелды. Бер ай элек кенә аның чирләгенен белдек, табиблар ярдәм итә алмауларын белдерде. Әлегә әтине кайда, ничек җирләүне әлегә әйтә алмыйм», диде.

Нияз Халит быел Тукай бүләгенә тәкъдим ителде, әмма бүләкне аңа бирмәделәр. Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Нияз Халитны Тукай бүләгенә иң лаекларың берсе һәм 2017 елның бүләге аңа бирелергә тиеш дип белдергән иде.

«Нияз Халит – гомер буе татар мәчетләре тарихын, аларның кабатланмас архитектура төзелешләрен өйрәнеп, дистәләгән фәнни хезмәтләр, уникаль китаплар язган сирәк белгечләрнең берсе.

Халитта югары профессиональлек, якты аң-интеллект, милли рух бергә тупланган, ул ташлар тарихы аша милләтебезнең бөек һәм фаҗигале язмышын тасвирлый. Һәм киләчәктә татар сәнгатенә Нияз Халитов китапларын укып бәя бирәчәкләр. Һәм, һичшиксез, быел сәнгать өлкәсендә Тукай бүләген Нияз Халит алырга тиеш иде!», диде Бәйрәмова

2015 елны Татарстандагы урыс милләтчеләре профессор Нияз Халитка каршы котырту эше алып барды. Халит интернетта ни өчен урыслар урысларга булышканда, татарлар кырымтатарларга ярдәм итмәскә тиеш дигән фикер белдергән иде.

Нияз Халит 1950 елның 19 декабрендә Казан шәһәрендә туа. Казан төзүче-инженерлар институтын тәмамлап, инженер-арихтектор белгечлеген ала. 1985 елда Совет берлегенең Архитекторлар берлегенә кабул ителә.

azatliq.org

* * *

Прощание с профессором КГАСУ, историком архитектуры, заслуженным деятелем науки Татарстана Ниязом Халитовым состоится 9 августа в 10:00 в КГАСУ, где он преподавал. Об этом на своей странице в «Фейсбуке» написал его сын, известный трип-блогер Райхан Халитов.

Нияз Халитов скончался накануне, 8 августа, на 68-м году жизни. Причиной смерти стала злокачественная опухоль. По словам родных Халитова, диагноз ему был поставлен всего месяц назад.

В этом году книга Нияза Халита и лауреата премии им. Баки Урманче Наили Альменовой-Халит о татарской архитектуре «Стили и формы татарской архитектуры Казани 1920-х и начала 1960-х годов» стала победителем самого массового и авторитетного профессионального конкурса ассоциации книгоиздателей России «Лучшие книги года».

Халитов также является автором идеи, что собор Василия Блаженного в Москве — это перенесенный «Кул Шариф». Эту версию он высказал еще в 1990-х годах.

12 июля в Татарском книжном издательстве прошла автограф-сессия Халитова, где он презентовал свою книгу, прочитал небольшую лекцию о том, что такое татарская архитектура, а также делился своими планами на будущее. В начале июня этого года данная книга также была презентована на книжном фестивале «Красная площадь» в Москве.

Халитов Нияз Хаджиевич родился в 1950 году. Занимал должность главного научного сотрудника в Институте истории Академии наук РТ. Доктор архитектуры, заслуженный деятель науки Республики Татарстан.

business-gazeta.ru

Просмотров: 421

Один комментарий

  1. Авыр туфрагы җиңел булсын. Урыны оҗмахта булсын. Милләттебезнең яхшы кешеләрә арабыздан китеп бара (((

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>