Рәхмәт сезгә, изге җанлы кешеләр

1-whnYX8s6IRUҖәй уртасында без бик якын кешебезне — хөрмәтле улыбызны, әтиебезне, бабабызны Хәйдәр улы Халит Шәйхетдиновны мәңгегә югалттык. Гаиләбез һәм барлык Иске Ярмәк авылы халкы өчен ул бик тырыш, игътибарлы, гадел кеше иде. Һәркемгә һәм һәрвакытта да җылы, яхшы мөнәсәбәттә булды, шат көләч йөзе белән каршы алып, ярдәм һәм киңәш сораучыларга булышырга ашыга иде.

Безнең газиз кешебезне соңгы юлга озатырга җыелган авыл халкына, рухи һәм матди ярдәм күрсәткән туган-дусларга, күршеләргә, мәчет олыларына, хезмәттәшләренә, Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы медицина хезмәткәрләренә, Волгоград шәһәреннән, Башкортостан Республикасыннан кайткан, Чулпан, Балыклы һәм  Яңа Ярмәк авылларыннан килгән туганнарыбызга чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сезгә Аллаһының рәхмәте яусын. Барчагызга да исәнлек-саулык телибез, сезнең капкагызны вакытлы-вакытсыз кайгы җиле какмасын. Рәхмәт сезгә, изге җанлы кешеләр.

Әнисе Сания, хатыны Гөлзинә, балалары Лия, Лилия, кияүләре Илдар һәм барлык туганнары.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1598

Один комментарий

  1. Халит дустым, гомерен эзелеп китте
    Пенсиягэ чыгам дигэндэ.
    Бу дэньяда ямьле яшэден син
    Гаилэнне ныгытып сэйгэнгэ.
    Печэн тэяргэ барып, егылыл тэштен
    Биек олаулардан аркан эзелеп.
    Тормышыннын ин матур чагында
    Гомерен китте синен эзелеп.
    Эшендэ дэ хормэт иттелэр гел,
    Намус белэн эшлэп йерден син.
    Эти-эниен дэ горурланды,
    Шундый яхшы кеше иден син.
    Халит дустым, тыныч йокла инде
    Якты булсын синен гурлэрен.
    Ахыргачак менеп житэ алмадын
    Гомер дигэн таунын урлэрен.
    Гомерлэрен эзелеп китте синен
    60 яшькэ житэсе дигэндэ.
    Авыр туфракларын жинел булсын
    Урыннарын булсын жэннэттэ…
    Салават Мусин.