“Сәләт”кә тагын бер бару хыялы белән яшим!

сэлэт самара 2Биләр җирлегендә узган «Сәләт» VI халыкара яшьләр белем бирү форумына барган 5500 бала 180 мәйданчыкта осталык дәресләрендә, фикер алышуларда катнашты. Самарадан да бу чарага кырыклап бала барган иде. Алар һәм тагын шул хәтле үк Татарстан балалары “Самара-Сәләт” аланы дип аталды, ә балалар барысы да сәлкеш (сәләтле кеше) булып йөрде. Биредә 500 эксперт һәм укытучы катнашты. Форум программасы белем бирү технологияләре белән таныштыруга юнәлдерелгән иде. Бу турыда «Бердәмлек» редакциясе хәбәрчесенә “Сәләт” лагерена беренче тапкыр барган “Яктылык” татар мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Шамил Вәлиев сөйләде.

- Башта без, Самара өлкә­сеннән һәм Татарстаннан килгән 71 бала, өлкәбезнең “Кос­мос” лагеренда ял иттек. Дөрес, “ял итү” сүзе монда урынсыздыр. Без көннәр буе Та­тарстанның Биләр шәһәр­чегендә уздырылачак VI халык­ара яшьләр белем бирү форумына әзерләндек.

“Космос”та без бөтен уңай­лыклары да булган агач өйләрдә яшәдек. Иртәдән кичкә кадәр бер минут та буш вакытыбыз булмады. Иртәнге аштан соң уздырылган линейкада көндәлек эшләр билгеләнә дә һәрберебез холык-фигыленә туры килгән эшкә керешә. Мин, мәсәлән, биология фәнен сайлап алдым. Үзе әле биология факультеты студенты гына булган Алсу апа дәресләрне шулкадәр кызыклы итеп алып барды ки, мин мәктәп программасында булмаган күп яңа нәрсәләр белү бәхетенә ирештем. Ә төшке аштан соң без яңа биюләр өйрәндек. Спорт чараларында катнаштык. Алар да “Сәләт” форумына баргач кирәк булып чыкты.

«Космос»та безнең 12 ке­шедән торган отряд — “Ялкын”, ә кичке җыелышларыбыз “Шәм” дип атала иде. Аның да үз кагый­дәләре бар. Мәсәлән, кул чабарга, кычкырып сөйлә­шергә ярамый, ә анда сөйләш­кән сүзләрне башкалар белергә тиеш түгел. Шуңа күрә мин дә сезгә анда сөйләгән сер­ләребезне сөйли алмыйм.

Бер атна шулай әзерләнә торгач, Биләргә барырга вакыт җитте. Ләкин һава торышы начар булу сәбәпле безне вакытлыча өйләребезгә кайтарып җибәрделәр. Татарстаннан килгән дусларыбызны да Самарадагы татар гаиләләренә кунакка алып кайтырга туры килде. Иртән без “Яктылык” мәктәбенә җыелып репетицияләр үткәрсәк, кичкә таба Идел ярына төшеп велосипедларда чаптык, аралашып, дуслашып беттек. Дүрт көннән соң һава торышы яхшыра башлады, һәм без, ике зур автобус­ка төялеп, Биләргә килдек.

сэлэт самара 2Анда безнең кебек балалар бихисап иде. Ләкин форум бик яхшы оештырылган булганга күрә, әйдаманнарыбыз барысын да аңлатып, кая барырга, ни эшләргә кирәклеген аңлатып торганга күрә, без бер чарадан да калмадык, бөтен эшләрдә дә актив катнаштык. Безнең алан эстафетада һәм волейбол уенында беренче, ә стрит-боллда өченче урынны яулады.

Шундый зур форумда булу минем өчен зур яңалык, го­меремдә дә күрмәгән мог­җиза кебек булды, күп нәрсәгә күзләрем ачылды. Мин хәтта Татарстан Президентын үз күзләрем белән күрдем, дусларым белән “Яктылык” татар мәктәбендә хореограф булып эшләүче Инзилә апа Гыйззәтуллина өйрәткән “хип-хоп” биюен форум сәхнәсендә биедем. Ә инде палаткаларда яшәү рәхәтен аңлатып торырга да кирәкмидер. Яшьтәшләребез белән сөйләшеп тә, серләшеп тә туя алмадык. «Сәләт» аланына аяк баскан кеше, һичшиксез, анда кире әйләнеп кайтачак, дигәннәр иде. Чыннан да шулай икән. Хәзер мин тик шул хыял белән генә яшим.

Эльвира РӘФЫЙКОВА язып алды.

«Бердәмлек».

Просмотров: 997

Комментирование запрещено