Казанда Габделхак хәзрәт Саматовның хатыны белән хушлаштылар

Clipboard39Күренекле галим, имам-хатыйб, казый Габделхак хәзрәт Саматовның (1930-2009) хәләл җефете Кәүсәрия Миншакир кызы Саматова 7 августта 82 яшендә вафат булды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән хәбәр иттеләр.

Мәрхүмәгә җеназа намазын Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе янәшәсендә урнашкан “Ал” мәчет янында нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров укыды. Шунысы игътибарга лаек, Габделхак хәзрәт әлеге мәдрәсәне оештыручыларның берсе һәм аның беренче директоры, мөгаллиме һәм тәрбиячесе дә булган.

Кәүсәрия Миншакир кызын соңгы юлга озатырга туганнары, дин әһелләре, мәдрәсә мөгаллимнәре җыелган иде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән мәрхүмәнең туганнарының, якыннарының кайгысын мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да уртаклашты.

«Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмәнең якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашам. Аллаһы Тәгаләдән әлеге зур югалтуны күтәрергә ярдәм, сабырлык һәм ныклык бирүен сорыйбыз! Раббыбыз Кәүсәрия Миншакир кызының урынын оҗмах түрләреннән итсә иде!

Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин», — диелә кайгы уртаклашу хатында. 

Мәрхүмәне Яңа татар бистәсе зиратында ире Габделхак хәзрәт Саматов янәшәсендә җирләделәр.

“Татар-информ”.

Просмотров: 885

Комментирование запрещено