Казань намерена получить право на проведение юношеских Олимпийских игр / Казан яшүсмерләр Олимпия уеннарын үткәрүгә дәгъва кыла

68d05d7bde42677bКазань намерена получить право на проведение юношеских Олимпийских игр, сообщает «Татар-информ» со ссылкой на заявление депутата Госдумы от РТ, члена комитета по физической культуре, спорту, туризму и делам молодежи Марата Бариева.

— На заседании нашего комитета в Казани поднимался вопрос о проведении юношеских Олимпийских игр, — сообщил Бариев. — Президент республики поддержал такую идею, как и вице-премьер российского правительства Мутко. Насколько я знаю, сейчас готовятся материалы для того, чтобы обсудить этот вопрос с руководством страны.

Юношеские Олимпийские игры проводятся среди молодых спортсменов в возрасте от 14 до 18 лет, проходят они раз в четыре года — летние с 2010 года, а зимние с 2012. По заявлению Бариева, эти игры являются вторым по величине проектом Международного олимпийского комитета (МОК) после самой Олимпиады.

realnoevremya.ru

* * *

Казанда яшүсмерләр Олимпия уеннары үтәргә мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” корреспондентына Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты, Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре буенча комитет әгъзасы Марат Бариев сөйләде.

“Казанда безнең комитет утырышында яшүсмерләр Олимпия уеннарын үткәрү мәсьәләсе күтәрелде. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия хөкүмәте вице-премьеры Виталий Мутко кебек үк, әлеге идеяне хуплады. Хәзер, минем белүемчә, ил җитәкчелеге белән әлеге мәсьәлә буенча сөйләшү өчен материаллар әзерләнә”, – дип билгеләп үтте Бариев.

Яшүсмерләр Олимпия уеннары 14тән 18 яшькәчә булган яшь спортчылар арасында дүрт елга бер тапкыр: җәйгеләре – 2010, кышкылары 2012 елдан бирле үткәрелеп килә. Уеннарның төп максаты – спорт белән мавыгучы яшьләрне Олимпия хәрәкәтенә тарту.

“Бу – олимпия комитетының Олимпия уеннарыннан соң икенче халыкара проекты. Бик зур яшүсмерләр проекты бу. Зурларның Олимпия уеннары Европада якындагы 20 ел эчендә үтәр дип ишетелә. Мәсәлән, 2024 елда Уеннар Парижда үтәчәк. Аннан киләсе Уеннар Европада тагын 20 елдан соң гына узачак, шуннан да иртәрәк түгел. Безнең сайлау мөмкинлеге бар – шушы 20 елны көтәргә, яисә хәзер якындагы елларда ни белән булса да шөгыльләнеп, аннан алдагы киләчәк 20 еллыкка әзерләнергә”, – дип белдерде Марат Бариев “Татар-информ”га биргән әңгәмәдә.

“Татар-информ”.

Просмотров: 739

Комментирование запрещено