Яхшы күрше — ярты бәхет

Хәлимулла мулла Салих белән.

Хәлимулла мулла Салих белән.

Хәлимулла мулла һәм Гыйльмисрур абыстайның якты истәлегенә

Тормыш юлларында кешегә кемнәр белән генә очрашырга туры килми. Арада яхшылары да, начар холыклылары да була. Ләкин бик сирәкләрен генә гомерең буе хөрмәт итеп, вафатыннан соң да яхшы сүз белән искә аласың, догаларыңнан калдырмыйсың.

Җитмешенче елларда Пох­вистнево районының Гали авылында имам булып хез­мәт иткән Хәлимулла (Габтелхәлим) Гани улы Ганиев һәм аның хатыны Гыйльмисрур Ширияздан кызы Шакирова минем бертуган Халисә апамның күршесендә яшиләр иде. Репрессияләр чорында аларның тормышы ничек ботарланганын күпләр белмидер әле.

Яңа Усман авылында туган Гыйльмисрур башта Миргабиҗан исемле кешегә кияүгә чыга, һәм алар Татар­станның Ютазы станцасына барып төпләнәләр. Хатын яңа туган улы Салихны карый, өй эшләрен алып бара, ире көне-төне үзенең җир биләмәсендә бил бөгә. Ул бик уңган кеше булып, тормышны да матур гына корып җибәрә, хәтта ялчылары да була. Ләкин советлар власте бу матур тормышны челпәрәмә китерә.

1927 елда аларны кулакка чыгарып, йорт-җирләрен алып, балаларыннан аерып, икесен ике якка сөргенгә озаталар. Гыйльмисрур Магаданга барып эләгә. Ач, ялангач булса да, чыдый, түзә, тешен кысып эшли дә эшли. Ә менә ире вафат була.

Гыйльмисрурның уңган-булган, пөхтә хатын икәнлеген күреп, аны Дальстрой МВД СССР оешмасының санитария ида­рәсендәге бала табу йортына нянечка итеп куялар. Шул вакытта төрмә начальнигының баласы бик нык пешеп, сызланып ятканда Гыйльмисрур аны, үзе белгәнчә дәвалап, аякка бастыра. Шуннан соң төрмә начальнигы аны үз өенә бала караучы, йорт эшләрен эшләүче итеп эшкә ала.

Шул ук төрмәдә бер уч тары урлаган өчен Кукмара районы, Чулы авылы кызы Сәрвәр Якупова да утыра икән. Бу чибәр кызны жәлләп, Гыйльмисрур аны сыер фермасына эшкә урнаштыра. “Сыер саварга өйрән, тамагың тук булыр, ичмасам”, — дип үгетли ул аны.

Сәрвәр дә бик җитез кыз булып чыга. Бераздан аның сыерлары шул хәтле күп сөт бирә башлыйлар, хәтта аны Мәскәүгә Бөтенроссия авыл хуҗалыгы казанышлары күр­гәзмәсенә (ВДНХ) җибә­рергә дә ниятлиләр. Ләкин төрмә сыерларын күргәзмәгә алмыйлар икән.

Менә Гыйльмисрурның улы Салих та 1945 елда армиягә китә һәм, японнар белән сугышта катнашып, 1951 елда гына демобилизацияләнә. Кая барсын? Егет тота да әнисе янына Магаданга китеп бара. Шунда ул Сәрвәр белән таныша, өйләнешеп, бер кыз, бер малай үстерәләр. Ә алты елдан соң туган якларына кайтырга ният итәләр.

Гыйльмисрур да шул чорда Хәлимулла хәзрәт белән танышып кавыша. Мулла үзенең яңа хатынын Богырысланга алып кайтып китә, указлы мулла булып эшли башлый. Ә 1972 елда аны безнең Гали авылы мәчетенә эшкә чакыралар.

Менә шул елларда алар безнең гаиләгә бик нык ярдәм иттеләр дә инде.

Ул чакта өебез бик кечкенә иде. Хәлимулла хәзрәт: “Кызым, акча бирәм, бура сатып алыгыз да өй күтәрә башлагыз. Акчасын аннары әкренләп түләрсез әле”, — дип әйткән иде. Без ике әйткәнен көтеп тормадык, бура сатып алып, тиз арада эшләтеп тә куйдык. Менә шулай, мулла ярдәме белән без яңа өйле булдык. Ә телевизор да алып җибәргәч, ул безгә “В мире животных” тапшыруын карарга керә иде. Хайваннарны бик ярата иде бит, мәрхүм.

Ә абыстайның бакчасында җиләк бик тә уңа иде. Ул аларны кечкенәрәк тубалларга җыеп тутыра да күрше-күләннәргә өләшеп йөри. Күп нужа күргән кешеләр башкаларның да хәлен күрә беләләр шул. Ә инде Себердә күргәннәрен сөйләргә тотынсалар, без еламыйча түзә алмый идек. Бер кеше гомеренә бирелгән шушы хәтле кайгыга, авыр эшкә, кимсетүләргә ничек түзгәннәрдер, белмим.

Күрше хакы – Тәңре хакы, дигәннәр борынгылар. Бу изге кешеләрнең яхшылыгын истә тотып, абыстай күзенә операция ясаткач, бабайга тәрбия кирәк булгач, апам да, мин дә аларга гел кереп, хәлләрен белеп, йомышларын йомышлап тордык. Хәзер дә догадан калдырмыйбыз.

Хәлимулла мулла Салих белән.

Хәлимулла мулла Салих белән.

2ганиевы 2

Гыйльмисрур абыстай улы Салих һәм килене Сәрвәр белән (1954 ел).

Бик олыгайгач, Салих белән Сәрвәр аларны Похвистневога алып китеп карый башлаганнар иде, тик күп тә үтмәде, Салих юл һәлакәтенә эләгеп, һәлак булды. Картлар килен кулына калдылар. Сәрвәр бабайны — 1985 елга, абыс­тайны 1995 елга кадәр карап, кадерләп җирләде. Туган туфракта 32 ел буе бәхеттә-шатлыкта яшәп калдылар алар. Аллаһы Тәгалә яшьлектә күргәннәре бәрабәренә шундый озын гомер, бәхетле картлык бир­гәндер инде. Сәрвәр үзе дә юк инде бу дөньяда. Оныкчыгы Әлфия генә миңа аның турында сөйләп, шушы фоторәсемнәрне җибәрде. Урыннары оҗмахта булсын иде!

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1046

Комментирование запрещено