«Бердәмлек» газетасыннан, 12 август, 2017 ел

i3Самара шәһәре,

Богатырская урамы

Фәридә Кашаф кызы Мәүлетовага!

Кадерле Фәридә апа! Без сине юбилеең белән чын күңелебездән котлыйбыз һәм иң якты теләкләребезне юллыйбыз. Алдагы көннәреңдә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвеңне телибез. Гомер юлың якты кояш кебек озын булсын.

Дөньядагы һәрбер

                             яхшылыктан

Өлеш чыксын сиңа мул гына.

Без телибез сиңа ак бәхетләр,

Шатлыкларга илткән юл

                                           гына.

Бәйрәмеңнең матур хатирәсе

Күңелеңдә калсын уелып.

Тәбриклибез сине чын

                                     күңелдән

Барыбыз да бергә җыелып.

Изге теләкләр белән Мәү­летовлар, Такташевлар, Ибә­туллиннар, Ибраһимовлар гаи­ләләре.

* * *

Самара шәһәре,

Богатырская урамы

Равил Кашаф улы

Мәүлетовка – 65 яшь!

Кадерле Равил! Без сине, барлык туганнарың бергә җые­лып, бүгенге зур бәйрәмең — юби­леең белән тәбрик итәбез. Исәнлек, озын гомер, шатлык, бәхет телибез.

Туган көнең-юбилеең белән

Чын күңелдән сине котлыйбыз.

Сәламәтлек,

                 шатлык-куанычлар,

Күңел тынычлыгы телибез.

Теләкләрнең кайсын теләсәк

                                               тә,

Аз булыр күк синең хөрмәткә.

Аяз булсын мәңге күңел күгең -

Без калабыз шушы теләктә.

Изге теләкләр белән Мәү­летовлар, Такташевлар, Ибә­туллиннар, Ибраһимовлар гаи­ләләре.

* * *

Асадуллин на 12 авгКамышлы районы,

Иске Усман авылы

Равил Фәрит улы Әсәдуллинга – 60 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз һәм кодабыз! Сине олы бәйрәмең — 60 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.

Әтиебез — безнең кадерлебез,

Без бәхетле җирдә син барга.

Фәрештәләр кунсын иңнәреңә

Туган көнең белән котларга.

Төрле чакны күргәнсеңдер,

                                             әти,

Йөрәгеңдә күптер яра да.

Киңәшчебез, терәгебез булып,

Озак яшә безнең арада.

Парлап канат кагу җиңелрәк,

Тормыш сезне ялгыз итмәсен.

Тормыш чишмәләре чылтырап

                                         аксын,

Мәңге-мәңге суы кипмәсен!

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Руфия, улың Ренат, киленең Гүзәл, кызың Эльвира, киявең Ринат, онык­ларың Илназ, Әмилә, Рамилә, кода-кодагыең Ис­мәгыйль — Фәридә.

* * *

ибатулловаСамара шәһәре,

Стара Загора урамы

Әлфия Летфулла кызы Ибәтулловага – 70 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, сөекле әниебез, яраткан әбиебез! Сине юбилеең белән тәбрик итеп, озын бәхетле тормыш, исәнлек, җан тынычлыгы телибез. Барлык тормыш авырлыклары артта калсын. Алдагы көннәрең алтын көз кебек якты, бай, мул булсын. Балаларыңның игелеген күреп, тынычлыкта, рәхәттә яшәргә насыйп булсын.

Чәчәк бәйләмнәре сиңа,

Иң матур җылы сүзләр.

Бары шатлыктан балкысын,

Бу матур, серле күзләр.

Картайтмасын сине еллар,

Гомер алга барса да.

Өебезнең күрке булып,

Яшә безнең арада.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Нәдим, кыз­ларың Румия, Кадрия, кияү­ләрең, оныкларың, онык­чыгың.

* * *

Похвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылында

туып үскән, хәзер

Самара шәһәрендә яшәүче

Рамил Шәрифулла улы

Таишевка – 30 яшь!

Кадерле улыбыз, энебез, тормыш иптәшем, әтиебез! Сине 30 яшь тулган көнең белән кайнар котлыйбыз. Әле синең, яшьлек хыялларыңны канат итеп, яңадан-яңа үрләр яулап яши торган чорың. Без сине барлык башлангычларыңның тормышка ашуын, һәрвакыт сау-сәламәт, бәхетле булуыңны телибез. Якын кешебез, син безгә җирдәге йолдыз кебек, йөзең һәрвакыт нурлы, ягымлы, мөлаем. Һәрчак безнең өчен борчылып, хәлләрне белешеп, хөрмәтләп торасың. Киләчәктә дә шундый сөйкемле, киң күңелле, туган җанлы булып калуыңны телибез. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртып торсын. Таң җилләренең наз­лысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа.

Бигрәкләр дә туган җанлы

                                       бит син,

Изгелекләр тулы күңелең.

Бәхет-шатлыкларга гына

Тулы булсын гомерең.

Озын гомер сиңа насыйп

                                       булсын,

Игелекле булсын тормышың.

Бүләк итеп сиңа шигырь

                                        яздык,

Саулыкларның теләп

                                     корычын.

Иң изге теләкләр белән әти-әниең, апаларың Мөнирә, Гүзәл, сеңелкәшең Алия, тормыш иптәшең Румия, балаларың Алсу, Илнур.

* * *

Самара шәһәре,

Ново-Садовая урамы

8 августта Рәхинә

Гариф кызы Кудралеевага

65 яшь тулды!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, яраткан әбиебез! Без сине туган көнең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Нык­лы саулык, озын гомер, шатлык-куанычлар, күктәге кояш­­ның тик сихәт нурларын гына коюын, күңел тынычлыгы, сөе­­нечләргә куанып яшәвеңне телибез. Бала чагыбызда без агарткан чәчләрең, битләреңдәге җыерчыкларың, йөрәк борчулары өчен кичерсәң иде безне.

«Әнкәй», диеп әйтер кешең

                                         булу -

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса — уртак

                                           була,

Кайгыларың булса — югала.

Шатлык, бәхет, саулык,

                               тынычлык -

Бездән шул теләкләр һәр

                                         көндә.

Безне сөендереп озак яшә,

Лаеклы син кадер-хөрмәткә.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рәфыйк, улың Рамил, кызың Эльмира, ки­ленең Римма, киявең Шәү­кәт, оныкларың Камилла, Карина, Альмира, Камил, Әмилә.

* * *

Красный Яр районы

Кызылсу авылында туып үскән, хәзерге көндә

Самарада яшәүче Гөлчәчәк Минегыйльметдин кызы

Камалетдиновага – 50 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, яраткан әбием! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Киләчәктә тормыш күгең аяз, гомерең озын булсын. Аллаһы Тәгалә сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен. Гомер юлың якты кояш кебек булсын, һәрбер көнең куаныч, дөнья иминлеге белән тулып торсын.

Котлы булсын синең юбилеең,

Шатлык балкып торсын

                                        йөзеңдә.

Безнең өчен мәңге кадерле син,

Рәхмәт яусын барсы өчен дә.

Син бит безнең өчен якты

                                           кояш,

Синнән нурлар алып яшибез.

Озак яшә, мәңге яшь бул,

Иң кадерле якын кешебез.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Газыйм, улларың Наил, Раил, киленең Рәсимә, оныгың Камил.

* * *

Камышлы районы,

Иске Ярмәк авылы

Тәбрис Әхәт улы Вәлиәхмәтовка!

Кадерле абыебыз! Без сине туган көнең белән чын күңелдән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Кайгы-хәсрәт күр­мичә, картаюны сизмичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшә­веңне телибез. Исәнлек-саулык сиңа, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын.

Туган көнең котлы булсын,

Бәхет алып килсен һәр көнең.

Гомер үтә диеп син сүрелмә,

Кояшныкы булсын гомерең.

Авырлыклар бер дә кичермә

                                           син,

Кыенлыклар бер дә килмәсен.

Йөзләреңдә һәрчак шатлык

                                             нуры

Балкып торсын, мәңге

                                 сүнмәсен.

Иң изге теләкләр белән Фатыйх, Әлфирә һәм аларның кызлары гаиләләре белән.

Просмотров: 399

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>