Иске татар бистәсе төзекләндерү сәбәпле, «Печән базары» быел Черек күлдә оештырыла

C40F3D18-23EB-4ACC-8596-D874A7F7B9DF_w1023_r1_sСоңгы елларда Иске татар бистәсендә уздырылган «Печән базары» фестивале быел Черек күл паркында оештырылачак. Моны бистәдә төзекләндерү эшләре алып барылу белән аңлаттылар.

Иске татар бистәсендә төзекләндерү эшләре алып барылганлыктан, фестивальнең урыны үзгәртелде, быел ул Черек күл паркында булачак, диде Азатлыкка Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин.

Паркта моңа кадәр берничә зур чара уздырылды, анда шартлар тудырылган, ди Тәбрис Яруллин. Ул шулай ук Иске татар бистәсен, Кабан күле буен онытмауларын, киләчәктә шунда оештырачакларын да әйтте.

Фестиваль 19 августта берничә мәйданчыкта узачак. Бер мәйданчыкта дизайнерлар үз эшләнмәләрен сатачак. Быел дизайнерлар саны 100гә якын.

Икенче мәйданчыкта аш-су сату оештырылачак. Башка елларны кафе һәм кофейнялар гына килсә, быел теләсә кем өйдән пешереп ризыкалар алып килә ала. «Ат итеннән шашлык һәм казылык, пәрәмәч, бәлеш һәм чын эре төшле чәкчәк, Мари кырларында җыелган үләннәрдән чәй — боларның барысын да моңарчы өйдә генә пешереп ятучылар алып килеп сатачаклар», ди оештыручылар. Алдан язылып, һәркем үзе пешергән ризык алып килеп, сата ала.

Шушында ук талкыш-каләвә ясарга өйрәтәчәкләр, вегетариан татар ризыклары турында лекция укыячаклар. «Түбәтәй» һәм «Еда татар» аш-су челтәрләре уникаль рецептлары белән бүлешәчәк, дип вәгъдә ителә.

Өченче мәйдан — Уку паркы. Анда Шигъри бүлмә оештырылачак, лекцияләр укылачак. 100 ел элек хатын-кызларга караш, татар байлары һәм федерализм турында сөяләчәкләр, ди оештыручылар.

Тагын бер яңалык — фестивальдә Нигина Әхмәдуллина биергә өйрәтәчәк.

Монна тыш, ачык экскурсияләр дә була. Сабыйлар өчен аерым програм әзерләнәчәк.

azatliq.org

* * *

Быел “Печән базары” фестивалендә милли дизайнерлар һәм аш-су осталарының товарларыннан тыш, фестивальнең ике яңалыгы – шигъри бүлмә һәм бию дәресләре булачак.

Быел Бөтендөнья татар яшьләре форумы проекты булган “Печән базары” фестивале 19 августта Черек күл паркында оештырыла. Оештыручылар әйтүенчә, катнашырга теләүче милли дизайнерларның саны 100гә якынлашкан.

Мәгълүмат өчен. Үткән ел Кабан күле буенда үткән “Печән базары” фестивалендә 60лап дизайнер үз товарын тәкъдим итте.

“Фестивальдә һәркем үзенә кызыклы әйбер таба ала: тематик мастер-класслар, лекторийлар, «Черек күл” тирәли экскурсия, «Бию for you», яңа татарча фильмнар, тәм-томнар, яхшы музыка, файдалы белемнәр, якыннарыгыз өчен оригиналь бүләкләр”, — дип кызыктыра оештыручылар.

Быел оештыручылар аш-су мәйданчыгы булуга да басым ясый. “Европада таралган ресторан көне кебек булачак. Ат итеннән шашлык һәм казылык, пәрәмәч, бәлеш һәм чын эре төшле чәкчәк һәм Мари кырларында җыелган үләннәрдән чәй — болар барсын да моңарчы өйдә генә пешереп ятучылар алып килеп сатачаклар, — дип яза Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин. — Ашау белән бергә белем җыярга да мөмкин булачак. Талкыш кәлавәне ясау мастер-классы, татар ризыклары турында лекция, уникаль рецептлар тәкъдим ителәчәк”.

Фестивальнең уку паркында шигъри слэм үткәреләчәк һәм кичен фильмнар күрсәтеләчәк. Оештыручылар Илшат Рәхимбай, Салават Юзеев, Байбулат Батуллин фильмнарын тәкъдим итә.

“Печән базары” фестивале көндезге сәгать 11дән башланып, кичке 10га кадәр дәвам итәчәк.

“Татар-информ”.

Просмотров: 397

Один комментарий

  1. Оештыручыларга зур рэхмэт. Туган телебезне, гореф-гэдэтлэребезне кызыксындырып татар миллэт очен мохим , изге эшен алып барасыз

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>