“Максатлар ачыкланды, бурычлар куелды. Эшкә, туганнар!”

"Корстон" сәүдә һәм тамаша үзәгендә үткәрелгән утырышта (уңнан сулга) - Фәх¬ретдин КАНЮКАЕВ, Әнвәр ГОР¬ЛАНОВ, Рифкать ХУҖИН, Ильяс ШӘКҮРОВ.

«Корстон» сәүдә һәм тамаша үзәгендә үткәрелгән утырышта (уңнан сулга) — Фәхретдин КАНЮКАЕВ, Әнвәр ГОРЛАНОВ, Рифкать ХУҖИН, Ильяс ШӘКҮРОВ.

2 — 5 август көннәрендә Татарстан баш­каласы Казан­да Бөтендөнья татар конгрес­сының алтынчы съезды бу­лып узды. Миңа шуларның барсында да, менә инде 27 ел дәвамында атна саен даими чыгып килүче Самара өлкәсе татар­ларының “Бердәмлек” га­зетасының баш мөхәррире бу­ларак, катнашырга насыйп булды.

Бу юлы өлкәбездән съездда барлыгы 16 кеше катнашты. Шулар арасында өлкә мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, “Дуслык” региональ татар милли оешмасы президенты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бюро әгъзасы, танылган эшкуар Фәхретдин Канюкаев, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, татарлар күпләп яшәгән Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов, Самара шәһәренең “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизовның һәм башка мөхтәрәм җәмәгатьчелек вәкилләренең булуы куандырды, әлбәттә. Өлкәбезнең татар массакүләм мәгълүмат чараларыннан съездда минем белән бергә соңгы вакытларда укучылары алдында шактый зур абруй казанырга өлгергән “Самара татарлары” дип аталган интернет сайты хәбәрчесе һәм мөхәррире Римма Нуретдинова да катнашты. Дөрес, без делегатларыбызның барсы белән дә очрашып, күрешеп сөйләшә дә алмадык, чөнки алар төрле кунакханәләрдә яшәделәр, Самарадан да бергә килмәделәр.

Ә менә беренче көнне Татарстан Республикасының Фән­нәр академиясе бинасында үткәрелгән “Татар халкы­ның телен, рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасын” тикшерүгә багышланган секция эшендә самара­лыларның берничәсе — Талип хәзрәт Яруллин, өлкә татар милли-мәдәни автономия­се рәисе Әнвәр Горланов, “Дуслык” оешмасы әгъзасы Винер Нурмөхәмитов, Радик Газизов, Рафаэль Баһаутдинов, татар милли хәрәкәтенең иң актив ветераннарының берсе Идеал Галәүтдинов катнашты. Бу аңлашыла да, чөнки бу тема бүгенге көннең иң актуаль мәсьәләләреннән санала. Башка делегатларыбыз “Гаилә, демография, милли тәрбия” һәм “Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек” секцияләрендә катнашуны файдалырак дип тап­каннардыр, күрәсең. Бу мәсьә­ләләрнең барсы да мөһим һәм зур әһәмияткә ия бит.

“Татар телен, рухи мирасны саклау һәм үстерү” секциясе эшендә катнашкан бер төркем самаралылар - Рафаэль БАҺАУТДИНОВ (уңнан сулга), Камышлы районының Яңа Усман авылында туып-үскән, Азәрбайҗаннан килгән делегат Ләлә ЙОСЫПОВА, Идеал ГАЛӘҮТ¬ДИНОВ, Әнвәр ГОРЛАНОВ, Талип хәзрәт ЯРУЛЛИН, Винер НУРМӨХӘМИТОВ, Радик ГАЗИЗОВ.

“Татар телен, рухи мирасны саклау һәм үстерү” секциясе эшендә катнашкан бер төркем самаралылар — Рафаэль БАҺАУТДИНОВ (уңнан сулга), Камышлы районының Яңа Усман авылында туып-үскән, Азәрбайҗаннан килгән делегат Ләлә ЙОСЫПОВА, Идеал ГАЛӘҮТДИНОВ, Әнвәр ГОРЛАНОВ, Талип хәзрәт ЯРУЛЛИН, Винер НУРМӨХӘМИТОВ, Радик ГАЗИЗОВ.

Ә татар телен саклауга багышланган сөйләшүдә катнашучыларга өч док­лад тәкъдим ителде. Беренчесен Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина ясады. Ул бүгенге вәзгыятьтә татар халкының үсеш стратегиясен билгеләү тел һәм рухи мирас белән турыдан-туры бәйле булуы турында әйтте һәм моның өчен аерым платформа кирәклегенә басым ясады. Анда дүрт юнәлеш булачак: татар теле, милли мәгариф, мәдәният һәм фән.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова үзенең чыгышында татар халкының мәдәни байлыгы мирасын саклауга аерым тукталып үтте.

Татарстан Республика­сы­ның мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мө­хәммәтов балалар бакчаларыннан башлап, югары уку йортына кадәр туган телдә белем алуның өзлексез чылбырын булдыру кирәклеге турында әйтеп үтте.

Самара шәһәренең “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов һәм Ульян өлкәсе Димитровград шәһәренең татар мәктәбе җитәкчесе Мөнирә Джумаева үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртак­лаштылар.

- “Яктылык” Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе исемлегенә кертелде, Бердәм дәүләт имтиханнарын бирүдә безнең күрсәткечләр Самара шәһәре һәм өлкә­сенекеннән дә күпкә өстенрәк, — дип белдерде Радик Газизов. Аның фикеренчә, татар теле рус телен һәм башка фәннәрне үзләштерүгә һич кенә дә комачауламый.

Димитровград шәһәре татар мәктәбе директоры Мөнирә Джумаева да татар теленә Татарстаннан читтә яшәүче балаларны өйрәтергә мөмкин икәнлеген үз тәҗрибәсенә таянып, төрле мисаллар китереп аңлатты. Ә татар телен яхшы белү рус теленә зыян китерми, киресенчә, ярдәм генә итә.

Башкорт дәүләт педагогия универ­ситетының татар филологиясе кафедрасы мөдире Илшат Насыйпов татар теле укытучысына хөрмәтнең бик түбән булуын җиткерде. Бу Башкортостанга гына түгел, башка төбәкләргә дә хас.

Мәсьәләне тикшерү вакытында шактый гына тәнкыйть сүзләре дә, төрле тәкъ­димнәр дә яңгырады. Хокук як­лаучы, Бөтендөнья татар конгрессының элеккеге юристы Роза Фәрдиева күп очракларда татарларның хокуклары якланмый, дип сөйләде. Аның әйтүенчә, “Конгресска башка берни дә кирәкми, ул җыр-биюгә генә калды”.

Танылган җырчылар Миңгол Галиев һәм Гөлзада Сафиул­линаның да чыгышлары бик кайнар булып, алар җыр сәнгатебезне саклап калу мәсьәләләрен күтәрделәр. Шагыйрә Нәҗибә Сафина милли төбәк компонентын тыю телебезне юкка чыгаруга илтә диде һәм шуңа күрә бу канунга каршы чыгарга өндәде.

Татарстан Дәүләт Сове­тының элеккеге депутаты, танылган җәмәгать эшлеклесе, залда җаваплы җитәкчеләрнең күренмәвенә аптырау белдереп, бу сөйләшүне “эчне бушату һәм бераз гына стрессны киметү” дип атады. “Димәк, нәтиҗәләр булмаячак. Безнең милли мәгарифебезнең моңа кадәр мондый авыр хәлгә калганы юк иде әле”, — диде ул.

Бу утырышта Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров та катнашты. Ул телне саклау платформасының, һичшиксез, резолюциягә кер­теләчәгенә ышаныч белдерде. “Анда татар теленең кулланышы һәр урында да ничек тәэмин ителәчәге турында язылган. Бу эшнең нигезен булдырсак, киләчәктә уңышка ирешәчәкбез”, — дип әйтте ул.

Икенче көнне, 3 августта, Опера һәм балет театрында үткәрелгән пленар утырышта да бу мәсьәләләр көн тәртибендә булды.

Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңнеха­новны бөтен зал аягүрә басып каршы алды. Ул сүзен бисмилладан башлады, конгрессны халыкны берләштерүче, уңышлы проектларны күтәреп чыгучы оешма дип атады, бу юнәлештә актив эшләүче аерым шәхесләрне санап китте. Президент үзенең чыгышында Милли Шура булдыру кирәклеге турында да әйтеп үтте. “Без Россиянең көчле булуын телибез. Ә Путин — безнең милли лидерыбыз”, — дип тә белдерде.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Россия Президенты конгресс адресына съездны сәламләп телеграмма да җибәргән.

Конгресс рәисе үзенең хисап чыгышында татар телен укытуда шактый зур кыенлык­лар булуы турында белдерде. “Укыту программасыннан милли төбәк компонентын алып ташлау, бердәм дәүләт имтиханын татар балаларына туган телдә тапшыруны тыю мәсьәләне тагын да кискенләштерде. Ата-аналарыбызның күп кенә тис­кәре күренешләргә битарафлыгы бернинди кысаларга да сыймый. Милләтебезнең язмышы үзебезгә бәйле”, — дип тәмамлады ул чыгышын.

Татарстанның беренче президенты, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев: “Туган тел мәсьәләсе мөһим. Хәзерге заманда югалып калмау — безнең бурыч, — дип белдерде. — Владимир Путинның күптән түгел Йошкар-Олада ясаган чыгышын күпләр аңлап бетермәде. Ул анда рус теленә күбрәк игътибар бирергә кирәклеген генә әйтте. Ә туган телне өйрәнмәү сәясәте юк һәм булмаячак та. Туган тел мәктәптә генә түгел, гаиләдә дә сакланырга тиеш. Бу эшне без үзебез башларга тиешбез.

Үзгәртү чорында Мәскәү белән Татарстан арасында өзелгән шартнамә Россиянең язмышын хәл итте. Аның әһәмияте арта гына бара, безгә әлегә хәл ителмәгән кат­лаулы мәсьәләләр турында Федераль үзәк белән уртага салып сөйләшергә кирәк. Ачыклык кертү зарур. Россиягә карашлар үзгәрә, кайберәүләрнең аны көчле итеп күрәселәре килми. Безгә исә куәтле, демократик Россия дәүләте кирәк”, — диде Татарстан дәүләт киңәшчесе, Республиканың элек­кеге президенты Минтимер Шәймиев.

Фикер алышулар төшке аштан соң да дәвам итеп, сөйләшүләрдә Россиянең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, Дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Казанның Мәрҗани исемендәге гимназиясе мөдире Кәмәрия Хәмидуллина, танылган галим Рәшит Сюняев, академик Роберт Нигъмәтуллин, Саратов өлкәсе эшмәкәре Камил Әбләзов, Чувашстаннан Фәрит Гыйбатдинов катнашты. Аларның барсы да татар телен сакларга, якларга чакырды.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов та: “Татар гаиләсендә бала­ларның туган телсез үсүе фаҗигага тиң. Хәзер телне өйрәнү өчен каршылыклар юк диярлек. Безгә төп игътибарны татар телен аралашу чарасы буларак өйрәтүгә юнәлтергә кирәк”, — диде.

Корылтай бетүгә таба якынлашканда сүз Уфа татарларына да бирелде. Башкортостанның “Рамазан” оешмасы рәисе Марат Шәрипов “Юлдаш” телевизион каналында татар тапшырулары, Уфада татар гимназия-интернаты, балалар бакчалары булмавы турында сөйләде. Ул шартнамәнең дә кирәклеген телгә алып: “Әгәр бу нәрсә эшләнмәсә, Татарстан Уфа татарларына ярдәм итә алмаячак”, — диде.

Сүз шулай ук чит ил вәкилләренә – Германиядән “Таtаrlаr Deut­schland” иҗ­тимагый оешмасы рәисе Венера Вагыйзовага да, Сан-Франциссконың татар оешмасы җитәкчесе (АКШ) Туран Апакайга да бирелде.

Алардан соң да башка илләрдән килүчеләр чыгыш ясарга теләп, чират торды. Ерак Австралиядән кил­гән делегатның соравына Фә­рит Мөхәммәтшин: “Хәтта җәһән­нәмнән килсәгез дә, сүз бирмим, вакыт бетте!” — дип кырт кисте. Бу берникадәр дор­­­фарак булып яңгырады, әлбәттә.

Моннан соң да әле Фәүзия Бәйрәмова сәхнәгә күтәрелеп, татар конгрессы каршында татар халкының хокукларын яклау комитетын булдыруны һәм Бауман урамының исе­мен Сөембикәгә алмаштыруны тәкъдим итте, тик резолюциягә Фәүзия ханымның бу тәкъдимнәре кертелмәде.

Резолюция һәм татар теле платформасы беренче укылышта һәм тулаем күпчелек тавыш белән кабул ителгәннән соң, Бөтендөнья татар конгрессы Уставына үзгәрешләр дә кертелде. Хәзер Конгрессның Башкарма комитеты һәм Федераль милли-мәдәни автономия белән җитәкчелек итәчәк 75 кешедән торган Милли Шура оештырылды. Аның рәисе итеп — Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары булып эшләгән Васыйл Шәйхразиев сайланды. Билгеләнде дисәң дә, ялгыш булмас кебек.

Ринат Закиров, Илдар Гыйль­метдинов, Казахстанның татар һәм башкорт конгрессы рәисе Тәүфыйк Кәримов, Саратов өлкәсенең милли-мәдәни автономиясе Советы рәистәше һәм Федераль татар автономиясе Советы рәисе Камил Әбләзов, Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина Шура рәисе урынбасарлары итеп сайландылар.

Президиумга Шура рәисе Васыйл Шәйхразиев үзе, Бө­тендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасында калган һәм Шура рәисе урынбасары итеп сайланган Ринат Закиров, тагын дүрт урынбасар һәм Башкортос­таннан Фәнир Галимов, Ульян өлкәсеннән Эдуард Ганиев, Рәмис Сафин, Чувашстаннан Фәрит Гыйбатдинов, Казаннан Рәфыйк Мөхәммәтшин, Марат Тукаев, Кәмәрия Хәмидуллина, Данис Шакиров һәм безнең Самара өлкәсеннән Фәхретдин Канюкаев кертелде.

Пленар утырыш тәмам­лан­ганнан соң, делегатлар һәм кунаклар бергә, аягүрә басып, “Туган тел” җырын җыр­ладылар.

Шулай итеп, кем әйтмешли, “Максатлар ачыкланды, бурычлар куелды, эшкә, туганнар!” дисәң дә ярыйдыр.

“Бердәмлек”нең киләсе сан­нарында без укучыларыбызга Бөтендөнья татар кон­грессының алтынчы съездыннан соң туган уй-фикерләр, алынган тәэсирләр турында тәфсилле язмалар тәкъдим итәр­гә планлаштырабыз.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.

Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Бөтендөньяга сибелеп яшәүче татар халкының лаеклы уллары һәм кызлары очрашты / VI съезд Всемирного конгресса татар завершил свою работу

 * * *

Соплеменники из Самарской области приняли участие в работе VI съезда Всемирного конгресса татар (ФОТОГРАФИИ)

Просмотров: 1475

4 комментариев

  1. Как пишут, мы на Земле живем в толпо-элитарной концепции, она действует и в татарской нации. Есть толпа и есть «элита». Элитой себя считают те, кто смог (правдами или неправдами) или кому дозволили приобщиться к материальным благам. Посмотришь на некоторых……..гонору……. в общем через край, хотя вчера крутили в месте с родителями или дедами хвосты быкам. Для допуска в «элиту», человек должен отделить себя от «толпы», смотреть на нее презрительно-брезгливо, держать ее под контролем и раболепствовать перед более богатыми и властными. Таковы требования имущественной вертикали в толпо-элитарной системе. Иначе разорят и, соответственно, понизят статус. Хотя, конечно, есть исключения. Это те, кто не кичится своим богатством, положением во власти и в меру возможности тратит часть своих богатств на пользу людям, в том числе и лицам татарской национальности. Но таких мало. Основная часть занята приращением своих богатств.

  2. Татар телен эйренер эчен интернет бар, татарча мультфильмлар, радиоспектакльлар куерга кирек, киналар, словарьлар куерга кирек.

  3. Просвещенные татары, элбетте, татар телен, рус телен хем инглиз телен белерге тиеш. Рус телен бик якшы белерге кирек. Русча якшы белмеген кешене ничек деулет должностяны куясын ? Русский язык — общегосударственный язык, его плохое знание закрывает доступ к государственным должностям.

  4. Ерак Австралиядән килгән делегатның соравына Фәрит Мөхәммәтшин: “Хәтта җәһәннәмнән килсәгез дә, сүз бирмим, вакыт бетте!” — дип кырт кисте. Бу берникадәр дорфарак булып яңгырады, әлбәттә.»»»»»»»»»»»»»»»»»»»»»»»Слово жехеннем надо было заменить словом женнеттен. Кунакларны тынларга кирек иде, элбетте.