Нурания Җамали чынбарлык хәлләргә нигезләнгән «Үксезләр» фильмын төшерә

index-10-07-2017-03«Өч аяклы ат» нәфис фильмы һәм «Яланаяклы кыз», «Китәм димә», «Сөюләрең синең хак булса» кебек татар телесериалларын төшергән Нурания Җамали быел октябрь аенда «Үксезләр» исемле яңа нәфис фильмын чыгарачак. Фильм нигездә Казанда төшерелә. Авыл күренешләре Теләче районының Алан авылында төшереләчәк.

«Бу сәгать ярымлык нәфис фильм була. Фильм кинофестивальләр өчен түгел, аны Татарстан районнары буйлап прокатка чыгару өчен әзерлибез. Бәлки, 2 серияле телевидение варианты да булыр», — диде кинорежиссер «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фильм эшмәкәр һәм язучы Равилә Шәйдуллинаның шул исемдәге повесте буенча төшерелә.

Повестьнең төп геройлары  — 7 яшьлек ятим кыз бала һәм аның эте. Нәкъ «Золушка» әкиятендәгечә, кыз баланы үзенең ике кызын ияртеп килгән үги ана кыерсыта, үзе генә түгел, аның кызлары да ятимәгә начар мөнәсәбәттә. Әтисе авырып урын өстенә калгач, сабый көзге салкыннарда яраткан эте белән эт оясында яшәргә дә мәҗбүр була. Аның әбисенә адрессыз язган хаты иясенә килеп ирешкәч кенә кызны дачадан алып кайталар. «Әсәр чын вакыйгаларга таянып язылган һәм чынбарлыкта ул кыз үлә. Әмма әдәби әсәрдә дә, безнең картинада да ул исән кала», — дип сөйләде Нурания Җамали.

Төп рольне Казанның 2нче гимназиясендә укучы Таңсылу Хәсәнова уйный. «Мин бу гимназиядә Театр студиясе алып барам. Таңсылу шушы студиягә йөри», — дип аңлата Нурания Җамали. Аның әтисен — Г.Камал театры артисты Илнур Закиров, үги ананы Диләрә Фәттахова уйный. Фильмда Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдинов, Әлфинур Хисамилар да катнаша.

Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нурания Җамали — телевидение һәм кино режиссеры, сценарийлар авторы. Айдар Хәлим повесте буенча төшерелгән «Өч аяклы ат» фильмы 2008 елда Казанда «Алтын мөнбәр» Халыкара мөселман кинофестивалендә катнашты.

«Татар-информ».

Просмотров: 1321

Комментирование запрещено