“Тормыштагы иң зур табышым — минем хатыным”

Анвар абый 2Төрле сәләтләр һәм мөмкинлекләр кешегә тумыштан бирелә. Үз мөмкинлекләреңне яшьтән үстерә һәм тормышта уңышлы куллана алганда гына, яшәү эчтәлекле һәм бәрәкәтле була.

Әлбәттә, бу мөмкинлекләр тирәннән, нәсел тамырларыннан килә. Алар гаиләдә, ата-ана, әби-баба үрнәгедә үсеш алалар һәм ныгыйлар.

Сөнгатулла углы Әнвәр Гыйззәтуллин тормышта дөрес юлны үзе тапкан. Шуңа күрә дә ул — бәхетле кеше һәм һәрвакытта актив тормыш позициясендә тора. Шушы көннәрдә аңа сиксән яшь тулды. Юбилее уңаеннан аның белән әңгәмә тоттык.

- Әнвәр ага, нинди гаиләдә туып-үстегез, нинди тормыш үрнәкләре алдыгыз?

- Төрле һөнәр ияләре булганга, ата-бабаларым һәрвакытта уңай тормышта яшәгәннәр. Язмыш сынаулары ничек кенә каты бәрелмәсен, алар беркайчан да югалып калмаганнар, төшенкелеккә бирелмәгәннәр. Авылдан-авылга йөреп, мич чыгарганнар һәм тимер-агач эшләренә дә оста булганнар. Шуңа күрә беркайчан да эшсез калмаганнар һәм ачкага тилмереп яшәмәгәннәр.

Элгәре татарларның яшелчә үстерүгә исләре китмәсә дә, әтием һәм бабаларым оста бакчачылар да булганнар. Алар әле үз бакчаларын эшкәртергә авырсынган кешеләрнең дә бакчаларын чәчкәннәр. Акрынлап, башка кешеләрне дә бу эшкә күндергәннәр.

Анвар абый 2- Сез бай гомер кичергәнсез. Үзегез үткән тормыш юлын ничек бәялисез?

- Тормыштагы иң зур табышым –хатыным Мария, Әбдери авылы кешесе. Ул һәрвакытта миңа ышанычлы терәк һәм чын мәгънәсендә тормыш иптәшем булды. Үз өстемә йөкләнгән бурычларны үтәү, булган мөмкинлекләрне тормышка ашыру юлында ул миңа иң ышанычлы ярдәмче һәм киңәшче. Бертуган энем Дамир белән дә без һәрвакытта киңәшләшеп, ярдәмләшеп яшәдек.

Яшьтән үземдә белемгә омтылыш булуын сизеп яшәдем. Шуңа күрә заводта эшләгәндә, читтән торып, техникумда укыдым, аннан соң институтны тәмамладым.

Заманалар үзгәргәч, бизнесымны булдырдым. Аллаһыга шөкер, тик акчага гына табынып яшәмәдем. Самар Җәмигъ мәсҗиде төзелгәндә аңа һәрвакытта акчалата булышып килдем. Мохтаҗларга да, мөмкин булганча, ярдәм итәргә тырыштым.

Мавыгучан кеше буларак, мин 35 ел буена “Ялкынлы яшьлек” ансамбленә йөреп, үзешчән сәнгатьтә катнаштым. Монда үз мөмкинлекләремнең тагын бер ягын сынап карадым. Менә шунда тормышыма ямь һәм яшәү дәрте өстәлде.

Пенсиягә чыккач, 1993 елдан 2000 елга кадәр мәсҗид рәисенә төзелеш эшләрендә ярдәм итеп, хезмәт хакы алмыйча эшләдем.

Аллаһыга шөкер, тормышым матур һәм эчтәлекле булды. Шуңа да үткәннәремне рәхәтләнеп, сагынып искә алам.

- Кеше өчен бу дөнья — сынаулар йорты. Сез аларны ничек үтәсез?

- Ата-аналарым, әби-бабаларым ихластан динле кешеләр булганга, миндә дә дингә көчле тартылубулды. Аллаһыга шөкер, үз гомеремә кешеләр белән гаугалашып, талашып яшәмәдем. Динне хөрмәт итеп, Раббыбыз кушканнарны үтәргә тырыштым. Тормышта шуны ачык аңладым – тик үзең яхшы булганда гына, башкалар да сиңа яхшы булалар һәм хөрмәт итәләр.

Әлхәмдүлилләһи, үз баламнан, оныкларымнан һәм киленнәремнән канәгать һәм аларга чиксез рәхмәтлемен. Барысы да — югары белемле, кешелекле, ярдәмчел кешеләр, тормышта уңышлылар.

Улым Рәшит һәм оныгымның хатыны Инзилә “Яктылык” мәктәбендә укучыларга татар сәнгате серләрен өйрәтәләр – бию түгәрәкләре алып баралар.

Үзара аралашканда, без барыбыз да туган телебездә сөйләшәбез. Татар теленә, татар мәдәниятенә, милләтебезгә һәм Ислам диненә хөрмәтне үз арабызда тәрбиялибез.

Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә әҗерен дә бирә. Һәрберебезнең тормышы һәм эшләре уңышлы бара. Арабызда аңлашучанлык һәм үзара хөрмәт хөкем сөрә.

Шөкер, без уңышлы гаилә корып, матур яшәдек, уңышлы гомер кичерәбез.

Киленем Рәмзия үз балаларын – безнең оныкларыбызны чын татар рухында, Ислам дине таләпләре буенча тәрбияләде. Дөньяви югары белеме булу өстенә, аның әле дини гыйлеме дә бар. Ул “Хөсәения” мәдрәсәсен тәмамлаган. Бүгенге көндә Самар Җәмигъ мәсҗиденә халыкка дини гыйлем бирә.

- Әнвәр ага, чәчәкләр үстерү, бакчада гүзәллек тудыру сәләте һәркемгә бирелми. Моның өчен ниләр кирәк?

- Күңелендә гүзәллеккә мәхәббәт яшәгән, уйлары якты, рухи дөньясы бай һәм уңган кешенең генә кулыннан гөлләр түгелә, диләр. Тормышта күргәнебезчә, усал кешенең гөлләре үсми. Ялкау, явыз яисә эчкече кешеләрнең тормышы төссез, йортын чүп баскан була.

Самар Җәмигъ мәсҗиде төзелеп беткәч, без хатыным Мария белән аның йортын чүпләрдән арындырып, агачлар утырттык, чәчкәләр үстердек. “Зеленхоз” оешмасында эшләгәндә, ул фитодизайн өлкәсендә мул тәҗрибә туплаган иде. Шуңа да аның ярдәме белән мәсҗид тирәсе гөлбакчага, матур ял урынына әверелде. Хәзер ул бакча Аллаһы Тәгалә йортына һәм аның тирә-ягына ямь биреп, илаһи гүзәллек өстәп тора. Без башлаган эшне Рәшит Кәримов уңышлы дәвам итә.

- Тормыш – катлаулы нәрсә. Ул шома гына, тыныч кына бармый. Усал, явыз кешеләр очрап, авыр хәлгә калганда ни эшлисез?

- Алаһыга шөкер, тормыш юлымда миңа күбрәк яхшы кешеләр очрады. Ә инде усаллар белән мин тыныч булырга, усаллыкка усаллык белән җавап бирмәскә тырышам. Авыр чакта юмор да ярдәм итә.

Явыз кеше усаллыкны, иң элек, үзендә тудыра, аннан соң гына башкаларга юнәлтә. Шуңа да зарары аның үзенә килә.

Моны яхшы аңлаганга, мин усал уй-фикерләрдән, усал кешеләрдән һәрвакытта ерак булырга тырыштым.

Әнвәр ага Гыйззәтуллин тыйнак, тыныч, белемле, киң күңелле шәхес. Шуңа да аның уйлары якты, ниятләре изге һәм тормышы нәтиҗәле. Юбилее уңаеннан аңа исәнлек, озын гомер, шатлыклы көннәр һәм бәхетле тормыш телибез.

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

«Сәлам» газетасы.


КОНТЕКСТ:

Чудеса случаются, когда в них веришь

* * *

Талантливый человек талантлив во всем

 

Просмотров: 1263

Комментирование запрещено