Көләч йөзле, тәмле телле сатучы

1Кемгә ничектер, миңа калса ипи исеннән дә тәмлерәк, ипи исеннән дә хушлырак ис, икмәктән дә кадерлерәк бернәрсә дә юктыр. Менә шушы ис белән җәлеп итәдер дә «Лилия» кафесы Камышлы авылы халыкын.

Кибетләр күп инде анысы, ни генә юк анда?! Тик «Лилия» кафесындагы кебек ипи, пирогилар, өчпочмак-пәрәмәчләр, теләсәң зур бәлешләр дә салып бирә торганы менә алар гына.

Эшмәкәр Абраровлар турында язмам булса да, бүген тагын бер кат Венераның өйдә генә түгел, хезмәтендә дә зәвыклы, белдекле ханым икәнен әйтеп үтәсем килә.

Чүп үләне үсеп утырган бу җирдә матур кафе пәйда булды. Анда кемнәр генә үзләренең гомер бәйрәмен, кавышу көннәрен билгеләп үтми һәм алар югары дәрәҗәдә үтә дияр идем, чөнки беләм, үземә дә анда юбилей кичәмне үткәрергә туры килде.

2Кафеның тирә-юне дә бик матур – чәчәкләр үсеп утыра, ә фонтаны — күз явын алырдай, сокланып карыйсың! Венераның коллективы да үзе кебек эшчән, үз эшләренең осталары, көләч йөзле, тәмле сүзле.

Фоторәсемдә сез нәкъ менә шундыйларның берсен күрәсез дә инде, хөрмәтле укучыларым.

1Гөлүсә Илгизәр кызы Хәлилова сату эшендә яңа кеше түгел. Яшь булуына карамастан, 20 елдан артык стажы бар инде аның бу өлкәдә.

Камышлы авылы урта мәктәбен тәмамлап таныклык алган кыз Самара шәһәре авиация техникумына укырга керә. Укуын уңышлы гына бетергән кыз баланы авиация заводына эшкә алалар һәм бер бүлеккә мастер итеп билгелиләр. Эшен, хезмәттәшләрен яратса да, Гөлүсә авылын, газиз кешеләрен сагына. Шушы сагыну, сагыш аны кире авылына кайтара. Үз белеме белән эш булмаганлыктан гына сатучы булып эшли башлаган Гөлүсә бу хезмәтнең дә кирәкле, кызыклы икәнен аңлый. Әнисенә ошап ачык күңелле булган Гөлүсә сатып алучылар белән уртак тел таба, итәгатьле була. Аның кибетенә кергәннәр буш кул белән чыгып китми. Үз товары турында дөрес мәгълүмат, киңәшен дә бирә ул.

Үз авылында сөйгәнен дә очрата ул һәм матур, яшь гаилә барлыкка килә. Баку егете Ибраһим Гөлүсәне бер күрүдә ярата һәм үзенә яр итә. Хәлиловларның мәхәббәт җимешләре Нәргиз дөньяга аваз сала.

2005-2013 елларда чит өлкәдә яшәп, үз бизнесларын да булдыра Хәлиловлар. Ямь өстенә ямь булып уллары Эмиль дөньяга килә.

2013 елда янә туган якка кайтып урнаша алар, үз тырышлыклары белән матур йортлар корып керә. Өй түрендә бер-берсенә булган хөрмәт, мәхәббәт яши аларның. Тормышлары матур, балалары бар яктан үзләренә ошап булдыклы, яхшы күңелле. Нәргиз 11 сыйныф тәмамласа, Эмиль быел 1нче сыйныфка укырга керә икән. Нәргизгә үз хыялларына ирешергә, Эмильгә апасы үрнәгендә тырышып укырга язсын, Ходай Тәгалә. Амин.

 

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.

Автор фоторәсемнәре.

“Камышлы хәбәрләре”.

Просмотров: 1326

Один комментарий

  1. Ильсияр Фатхутдинова (Шарипова) в пишет:

    Наша старшенькая)))))))))))))))))))))))))))))) Однажды маленькая сестра спросила у старшей сестры: » Что такое любовь?»
    Она ответила: Это когда ты каждый день воруешь у меня из портфеля шоколад… А я продолжаю класть его в одно и тоже место…