Язмышыма рәхмәт

i2Язмышыма рәхмәт әйтеп туймыйм
Синдә туган өчен, авылым.
Синең җылы назлы кочагыңда
Иркәләнеп үтте яшь чагым.
 

Рәхмәт укыйм, тугры юлдашларны
Бүләк иттең минем юлымда.
Һәм телемне — горур татар телен
Дустым итеп бирдең яныма.
 
Мең рәхмәтем, эштән ләззәт тоеп,
Өйрәткәнгә мине яшәргә.
Милләтемә хезмәт итәр өчен,
Каләм бирдең аңа дәшәргә.
 
Рәхмәт укыйм сиңа, язмышыма,
Аерсаң да туган җирләрдән,
Сагынып авылын саргаймасын, диеп,
Төшләремә керттең төннәрдә.
 
Чын рәхмәтем сиңа, язмышыма,
Минем белән бардың янәшә.
Үткәннәргә кайтып йөрдек икәү,
Яшь чаклар искә төшсә.
 
Кайтардың туган җир куенына,
Дөньяның күрсәтеп төрлесен.
Бер сиңа, язмышым, мин тугры булганга,
Шифалы сулышың юлыма өрәсең.

Ульян өлкәсе Иске Кулатка районының Иске Мостяк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Самарда яшәүче Наилә ХӨСӘЕНОВА.

samtatnews.ru

Просмотров: 1126

Комментирование запрещено