15 августта күренекле якташыбыз, Камышлы районының кечкенә генә Йолдыз авылында (хәзер ул юк инде) туып үскән Татарстанның халык шагыйре, республиканың Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Рөстәм Мингалимгә, әгәр исән булса, 80 яшь тулган булыр иде. Тик явыз үлем аны 2014 елның 1 июнендә 77 яшендә арабыздан алып китте. Без аның 80 яшьлек юбилеен үзеннән башка гына каршылыйбыз инде.
Рөстәм Мингалим иҗаты — тел тоемлау сәләтенә бик югары дәлил. Чөнки шагыйрьлекнең асыл сыйфаты — фикерне хисси төсмер белән сурәтләп, тасвирлап бирү сәләте ул. Рөстәм Мингалим иҗатында ул аермачык чагылыш таба. Фикри, мәгънәви төсмерне хисси төсмер белән табигый бердәйлектә урап бирү чын талантның гына кулыннан килә. Моның өчен тумыштан көй-моңга һәм тел тоемлау сәләтенә ия булуы зарур. Әйдәгез, аның сүз дәрьясына, үзе әйтмешли, “күңеле Иделенә” шигырьләре аша сәяхәт кылып алыйк.
Юлдаш
I
Юллар тигез, дөнья тигез,
И, рәхәт бу җиһанда, -
Ышанып баш тапшырырлык
Юлдаш булса янда.
Миңа Аллаһ- шундый юлдаш,
Һәм Ул озын юл биргән.
Узган һәр елым тиң тора
Кадерле бер гомергә.
II
Җирдә яшәү — хәтәр юлда
Юлдаш эзләп бару ул.
Чиксез юллар челтәрендә
Юлдаш табу авыр ул.
Бик еракта гөрләп калды
Балачак тавышлары.
Их, гомер агышлары:
Шатлыгы, сагышлары
Безне соңгы юлга хәтле
Озата барышлары.
И, гомер агышлары…
Шөкер әле, без табыштык,
Бик күпләр табышмады.
Кай арада кая җиттек,
И, гомер агышлары!
Җанга куәт биреп тора
Шатлыгы, сагышлары.
Йөрәк сыза,
күңел сизә
(Ташландык авылым урамын узганда)
Туган җир безгә пар канат
Һәм очар куәт биргән.
Инде сорыйм үзебездән:
«Ни бирдек туган җиргә?»
Хуҗалары ташлап киткәч,
Кимсенеп яши бу як.
Чикерткәләр җырлап түгел,
Очалар хәзер җылап.
Киткәннәр хәлен күрергә
Төрле якка төркем-төркем
Ак күбәләкләр оча.
Күбәләкләр йә кайтмыйлар,
Йә кайталар тапмыйча.
Кала шул, кала туган як
Һәм торган якларыбыз.
Йөрәк сыза, күңел сизә -
Туза канатларыбыз.
Туган як елгасын хәтерләү
Касады-су, әй, кадерлем,
туган су,
Әнкәм йөзен, әткәм йөзен
юган су.
Юлың җиргә түгел,
Миңа уелган.
Төнбоеклы култыкларың
Куенымда.
Ашыгып яшел ярга ташлап
Кайчак кармагым,
Балыкларың тырпылдавын
Карадым.
Яр буйларың төркем-төркем
Тал гына;
Малай чакта
Ялап белдем -
Яфраклары бал гына!
Исә дә җил,
Камышларың сөрлегә.
Туган якта
Җем-җем аккан
Бер генәм.
Тамчы күрсәм дә
Төшәсең исемә,
Диңгез күрсәм дә
Киләсең уема.
Дөньяда иң йомшакта,
Иң яшел яр -
Синең яр.
Җирнең иң ак казы
Синдә коена.
Охшашлык һәм кыргыйлашу
(Юкка чыккан авылымны узганда)
Монда капкалар җырламый,
Чиләкләр чылтырамый,
Хуҗабикәдән су сорап,
Бер сыер да мөгрәми.
Вакыт җиңгән шул -
Авылның туктап калган
йөрәге.
Бар тарафын басып алган
Алабута, кычыткан.
Урамнар кыргыйлашкан.
Мин шәһәрдә
Кыргыйлаштым.
Чүп-чар уем
Чиктән ашты.
Рөстәм МИНГАЛИМ.
Просмотров: 1422