Исегезгә төшереп үтәбез, 25-29 августта XXVII «Татар яшьләре көннәре» форумы уза. Россиянең 30 төбәгеннән һәм Канададан 147 делегат “Борис Полевой” теплоходында Идел буйлап Ульяновск, Самар, Тольятти, Зөя һәм Болгар шәһәрләренә сәяхәт итә.
«Татар яшьләре көннәре» форумы делегатлары кичә Самарда татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Теплоходтан төшүгә, делегатларны җыр, бию һәм милли ризыклар белән татар милли оешмаларының активистлары каршы алды. Милли ризыгыбыз чәкчәктән кала, «Татар яшьләре көннәре» форумы делегатларына Самар шоколадларын да тәкъдим иттеләр.