Арабыздан яхшы кеше китте…

201707Һәрбер үлем — зур фаҗига. Ә яшәүнең кадерен белеп, эчтәлекле гомер кичергән һәм якты истәлекләр калдырырлык итеп яшәгән кешенең үлеме – ул аеруча тетрәндергеч вакыйга.

Габидулла углы Әнәс Гайзуллинның инде бу дөньяда юклыгына һич кенә дә ышанып булмый. Бу турыда уйлаганда, ул исән кешедәй, елмаеп, күз алдына килеп баса. 

Гали авылындагы гади генә гаиләдә туып-үссә дә, ул үз гомеренә дөньяга киң карашлы, тирән фикерле һәм төпле акыллы шәхес булып яшәде.

Студент чагыбызда без аның белән биш ел буена бер бүлмәдә тордык һәм гомеребез буена дуслыкның кадерен белеп, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәдек. Башкалар үзенең татар булуыннан тартынып, үз исемен урысчалатып атаган чакта, Әнәс үз милләте белән горурланып яшәде. Киләчәктә татарларның тулы метражлы нәфис кинофильмнары булачагына, татар сәнгате һәм мәдәнияте дөнья күләмендә танылачагына чын күңелдән инанды.

Ул һәрвакытта Татарстан тапшыруларын карап, хозурланып яшәде. Элгәре телефоннан шалтыратканда миңа: “Нәрсә, “тарелка” куйдырдыңмы әле? Ничек итеп татар моңнарын тыңламыйча, андагы матур үзгәрешләрне күреп, куанмыйча яшәргә була икән?!” — дип, гаҗәпләнеп орышына иде. Аннан соң да һәрвакытта: “Бүген Казаннан менә мондый яхшы тапшыру була, карамыйча калма”, — дип кисәтә иде.

Нинди генә кеше белән, нинди генә темага кагылып сөйләшмәсен – ул бар нәрсәдән дә хәбәрдар булып, эчтәлекле әңгәмә кора белде. Әнәс гомере буена хисләргә, моңга бай, нечкә күңелле һәм шигырь сөюче, милли җанлы, чын татар кешесе булды. Яшьлегендә аның шигырьләре Татарстан гәҗитәләрендә, “Ялкын” журналында басылып чыкты.

Нинди дә булса әңгәмә корганда аның белән сөйләшеп туеп булмый иде. Ул кешене тыңлый, аңлый һәм сөйләшүне уңай якка борып, аны эчтәлекле, файдалы һәм кызыклы бер эзгә сала белде.

Һәрнәрсәнең төбенә төшеп, тирән анализ ясарга да оста булганга, студент чакта аның биргән төрле сорауларына әле укытучы-галимнәр дә җавап табарга авырсыналар иде.

Әти-әнисе аңа яшьтән догалар һәм намаз укырга өйрәтәләр. Институттагы укудан каникулга кайткан чакта алар аны чаршау артына бастырып, кычкырып намаз укырга куша торган булганнар.

Аның тормышка тирән һәм фәлсәфи карашы да динне чын күңелдән, тирәнтен хөрмәт итүенең нәтиҗәсе булса кирәк. Дингә битараф булган, Аллаһының барлыгына һәм берлегенә шикләнгән кешеләргә ул Ислам диненең асылын җиренә җиткереп төшендерә ала иде.

Мин аның мактанганын, кемне булса да юкка кыерсытканын, җәберләгәнен, кешене батырырга тырышканын һәм ялганлаганын беркайчан да күргәнем һәм ишеткәнем булмады.

Шулкадәр тормышчан, шат күңелле һәм эчкерсез кешенең көтмәгәндә үлеп китүе – күпләр өчен зур югалту булды. Кечкенәрәк буйлы булса да, аңардагы яшәү дәрте гөрләп, күкрәп тора иде. Ул тормышка, аның гүзәллегенә соклана белә һәм андагы бихисап могҗизалы күренешләрнең серләрен белергә һәм аңларга тырыша иде.

Үткәннәрне күзаллаганда, аның белән булган кызыклы вакыйгалар да искә төшә. Берзаман, студент чакта, аның Самар шәһәрендә үз йорты белән яшәүче авылдашын эзләп йөрибез. Капкасыннан узып, аның ишегеннән кергән чакта Әнәснең өстенә бер эт ташланды. Яшен тизлеге белән ул аның колакларыннан эләктереп алды һәм хуҗасы килеп чыкканчы шулай күтәреп торды.

Тормыш барышында очраган проблемнарны да бугазлап алырлык көч һәм гайрәт тә бар иде әле аңарда.

Әнәс һәрвакытта үткәннәрдән гыйбрәт алып һәм киләчәкне чын күңелдән кайгыртып яшәде. Ул телебез, милләтебез, язмышын уйлап, илебез киләчәген кайгыртып борчыла иде. Менә шундый киң күләмле иде шул аның фикерләү офыгы.

Еш кына ул мондый фикерне кабатлап: “Гомер барышында һәрнәрсә өчен кайчан да булса җавап тотарга, түләргә туры килә,” — дия иде.

Дөрестән дә, яхшылык – яхшылык белән түләнә, ә яманлык – яманлык белән. Моны тирәнтен аңлаганга булса кирәк, соңгы елларда ул үз фикерләрен кабат-кабат уйлап, киңәшеп гамәлгә ашыра иде.

Аллаһы Тәгаләнең кешегә бирә торган иң кыйммәтле бүләге – ул бу дөньяда яшәү мөмкинлеге. Әнәс шул кадәр үз гомеренең кадерен белеп, аннан ямь һәм тәм табып яши белде.

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1113

Один комментарий

  1. Я знала Анас абыйны только с хорошей стороны….Скажу прямо—для меня и многих людей с Кировского рынка известие о смерти этого прекрасного человека было неожиданным.Ведь он всегда был подвижным,веселым.Поднимал всем настроение и был просто добрым человеком.Анас абый оставил о себе только добрые воспоминания.