Отрадный шәһәрендә төзеләчәк яңа мәчет бинасы проектын раслау тантанасы узды (ФОТОРЕПОРТАЖ) / В Отрадном — мечети быть! (ВИДЕО)

DSC0923812 августта Самар өлкәсендәге Отрадный шәһәрендә төзеләчәк яңа мәчет бинасы проектын раслау тантанасы булып үтте. Бирегә мәртәбәле кунаклар һәм монда яшәүче мөселман-кардәшләребез килгән иде.

DSC09187 DSC09216 DSC09238 DSC09244 DSC09257 DSC09259 DSC09266 DSC09275 DSC09280 DSC09296 DSC09312 DSC09320 DSC09322 DSC09329 DSC09388 DSC09398Нурсинә ХӘКИМОВА фотосурәтләре.

Отрадный шәһәре.

samtatnews.ru

* * *

12 августа  произошло событие, знаменательное для всех верующих мусульман Отрадного. В этот день на ул. Мира было заложено основание для строительства мечети.

Так повелось, что с момента рождения Отрадного здесь  бок о бок живут, трудятся и уважают друг друга люди разных национальностей и вероисповеданий. Отрадненская земля стала родной для людей разных конфессий. И вполне естественно, что у представителей каждой из них должно быть место, где бы они могли отправлять свои религиозные обряды.

Долгое время у верующих мусульман Отрадного не было своего здания, и приходилось совершать намаз в одной из квартир города. Периодически были попытки построить мечеть, но возникали проблемы со средствами и местом, что надолго откладывало воплощение задуманного, хотя потребность была велика. Наконец, мечта многих мусульман сбылась. Нашлись спонсоры  – Мударис Латыпов и Равиль Мустафин. Выбрано место, подготовлен проект и получено разрешение на строительство.

На торжественную церемонию закладки фундамента мечети приехал Муфтий Регионального Духовного Управления мусульман  Самарской области Талип-­хазрат Яруллин.

Он поздравил собравшихся с этим знаменательным днем. «Сегодня наша страна столкнулась с серьезным историческим вызовом. От того, насколько наше общество даст достойный ответ терроризму и экстремизму, зависит дальнейшая судьба мира», – сказал он, отметив, что строительство мечети позволит верующим людям почувствовать единение, а молодежи  приобщиться к изучению ислама.

От лица Главы города присутствующих поздравил замглавы города по экономике и финансам Николай Бышкин.

О том, как родилась идея открытия мечети в Отрадном, «РТ» рассказал один из спонсоров, предприниматель Мударис Латыпов. Сам он житель Похвистнева, но по делам часто приезжает в Отрадный. В его родном городе есть две мечети, где он, как человек верующий, регулярно совершает намаз. А как же быть отрадненским мусульманам, ведь им тоже нужно место, где можно молиться и слушать проповеди, подумал предприниматель и предложил свою помощь. Его идею поддержали, и скоро начнутся строительные работы.

 «Совсем неважно, сколько денег у человека, важнее, чтобы они приносили пользу людям. Мечеть необходима для всех верующих, особенно для наших жен и матерей, ведь именно они воспитывают молодое поколение», – говорит Мударис Латыпов.

Газета «Рабочая трибуна» г.о.Отрадный.

* * *

Мәчет урынына беренче казык кагылды

Моннан берничә ел элек Отрадныйда мәчет төзеләчәге турындагы яңалыкны мил­ләттәшләребез куанып каршы алган иде. Анда инде шактый эшләр дә башкарылган: төзелешкә ризалык алынып, Мир урамында җир дә бүлеп бирелгән.

Ә августның матур, җы­лы көннәренең берсендә тө­зеләчәк мәчет урынына тантаналы рәвештә беренче казык кагылды. Чарага шәһәр хакимияте вәкилләре, төзелеш иганәчеләре, Самарадан, Уфа­­дан мөхтәрәм кунаклар кил­­гән иделәр. Аларны булачак мәхәллә имамы итеп бил­ге­лән­­гән Нурислам хәз­рәт Тлеков сәламләп, От­рад­ныйның тарихына кереп калырлык вакыйга белән котлады.

Булачак мәхәллә имамы Нурислам хәзрәт ТЛЕКОВ.

Булачак мәхәллә имамы Нурислам хәзрәт ТЛЕКОВ.

Мөхтәрәм кунаклар да чарага җыелган халыкка тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр.

- Әлегә кадәр биредә яшәүче дин кардәшләребез бер фатирга җыелып намаз укырга мәҗ­бүр иделәр. Аллаһының рәхмәт­ле бәндәләре ярдәме белән мәчет тиз арада төзелеп бетәр һәм аның ишекләре бер дә ябылмас, дип ышанам, — дип сөйләде өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин. Коръән сүрәләре укылып, аятьләр әй­телгәннән соң мөфтиебез мә­чет төзеләчәк урынга беренче казык какты.

Бергәләшеп намаз укыганнан соң кунаклар үзара аралашуны дәвам иттеләр.

- Мин үзем Похвистнево районыннан. Хәзерге вакытта анда 17 мәчет бар. Ә менә От­радныйга йомыш белән килгәч, кереп намаз укырга урын булмау зур кыенлык тудыра иде. Бервакыт башыма “Биредә мәчет салдырырга кирәк” дигән уй килде, һәм мин аны тормышка ашырырга булдым.

Иң элек гыбадәтханәне үзем генә салырга теләгән идем. Тик аксакаллар белән киңәшкәч, алар миңа: “Аллаһ Раббыбызның изге йортын бергәләшеп төзү хәерлерәк”, — дип киңәш бирделәр. Алар­ның сүзләренә колак салдым һәм эшләр алга китте.
Мәчет төзү эшенә урынбасарым Равил Мостафин һәм Отрадныйның “Уют” кибете генераль директоры Илнур Карибуллин бик теләп алындылар. Иншалла, озак еллар шушы бәхеттән мәхрүм булып торган газиз мөселман кардәшләребезнең теләкләре тиздән кабул булыр, дип ышанам. Без бергә булганда, күмәк көчебезне туплаганда гына барлык кыенлыкларны да җи­ңеп чыгып, теләгән максатларга ирешеп була бит
, — дип сөйләде төзелеш иганәчесенең берсе, Похвистнево районының «Дуслык» оешмасы җитәкчесе Мөдәррис Латыйпов.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1312

Комментирование запрещено