«Татар яшьләре көннәре»нең «Татар кызы» һәм «Татар егете» исеме билгеле булды

AI3I8780Алар — Самарадан Альбина Миңнегалиева һәм Мордовиядән Салават Бәдретдинов.

«Татар яшьләре көннәренең» «Татар кызы» һәм «Татар егете» билгеле булды. Бу бәйгене катнашучылар да, тамашачылар да бик теләп көтеп алды. Һәр катнашучының да залда үз җанатарлары булды, шуңа алар үзләрен иркен тотты.

«Татар егетен» һәм «Татар кызын» сайлау җиңел эш түгел. Шуңа жюри әгъзалары булып милләтнең тугры егетләре һәм кызлары билгеләнде. Алар филология фәннәре кандидаты Николай Максимов, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Фаяз Хуҗин, Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова, политолог Руслан Айсин һәм «Идел» яшьләр үзәгенең җитәкчесе Ләйсән Сафина иде.

Катнашучылар беренче чиратта алдан әзерләп килгән номерларын күрсәтте. Кемдер — оста бии, кемдер — оста җырлый, ә кемдер оста итеп шигырь сөйли белә.

Икенче турда кызлар һәм егетләрне эшкә осталыкта сынадылар. Кызлар тиз һәм тәмле итеп пилмән әзерләде, ә егетләр баудан нык итеп элмәк ясады.

Өченче турда катнашучылар белемнәрен күрсәтте. Оештыруылар әзерләгәннәрдән тыш, Миңгол абый да үз сорауларын бирде. Билгеле, катнашучыларыбыз сынатмады.

Бәйге булгач, җиңүче дә булырга тиеш. XXVII «Татар яшьләре көннәре»нең «Татар егете» булып Мордовиядән килгән Салават Бәдретдинов билгеләнде. «Бәйгедә көчле көндәшләр иде. Мин бу бәйгедә беренче тапкыр катнашам. Оештыручыларга һәм жюри әгъзаларына рәхмәт», — диде ул.

8792AI3I8780«Татар кызы» исемен Самарадан килгән Альбина Миңнегалиева алды. Ул үзенең хис-кичерешләрен сөйләп китте. «Монда көндәшлек булмады, дип әйтеп була, чөнки һәр кыз үзенчә матур, гүзәл, уңган. Сораулар алай ук авыр булмады. Безгә таныш, милләткә кагылышлы сораулар иде», — дип сөйләде «Татар кызы» Альбина Миңнегалиева.

Исегезгә төшерәбез, 25-29 августта «Татар яшьләре көннәре» форумы уза. Форумда Россиянең 30 төбәгеннән һәм Канададан 147 делегат катнаша. Алар «Борис Полевой» теплоходында Ульяновск, Самара, Тольятти, Зөя һәм Болгар шәһәрләренә сәяхәт итә.

«Татар-информ».

Просмотров: 1056

Комментирование запрещено